“Замандашы булуым белән бәхетле!”

– Мөхәммәт абый белән дуслар булдык. Ул мине бик якын итте, – дип сүзен башлады Наил Газизович Габдрахманович язучы Мөхәммәт Мәһдиев турында. – Авылын бик тә ярата иде ул. Гомере буе туган авылын сагынып, шул темага багышланган әсәрләр язып яшәде. Мин Арчада роно мөдире булып эшләгән вакытта аны мәктәпләргә очрашуга чакырам, ә ул бик теләп кайта иде. “Шәһәр шаукымыннан арыйм, мин шушы очрашуларда ял итәм. Ә шәһәргә килсәң, безгә керми китмә”, – дия иде Мөхәммәт абый. Очрашулар беткәч, Арчада йөрибез, ә кичен, әлбәттә, Гөберчәккә барабыз. Ишегалдындагы шалашында ял итеп, сөйләшеп, төне буе истәлекләр бүлешеп, вакыт үткәнен сизми дә калабыз. Авыл темасын күтәрсәң, мөкиббән китә иде Мөхәммәт абый.

Төне буе сөйләшеп утырган шалашы минем күңелгә бик ятып бетмәде. Олпат язучының ял итү урыны башкачарак булырга тиеш дип, мин аңа яңа беседка төзергә кирәк дигән фикерне җиткердем. Педучилищеда агач белән эшләү остасы Габделбәр Галиевич бар иде. Ул беседканы бизәкләп, матур итеп эшләп бирде. Мөхәммәт абыйның соңгы еллары иде инде ул, мин дә аның белән ул беседкада бер тапкыр гына утырып сөйләшә алдым. Вафатына бер ел кала, көзен, Мөхәммәт абый Арчага кайтты. Аның белән авылларны әйләнеп кайттык. Укытучылар көне иде ул. Бәйрәм башланганчы минем эш кабинетында бераз сөйләшеп утырдык. Шунда шкафтан үзенең “Әдәбият һәм чынбарлык” дигән китабын алып, бер битенә “Наил Габдрахмановка, Арчада үткәрелгән бер көннең истәлеге. Быел җәйләр үтеп китте, киләсе җәйләр җитәрме? Киләсе җәйнең рәхәтен күрергә Ходай насыйп итәрме?“ – дип язып куйды. Ул җырларга ярата иде, бәйрәмдә дә җырлады. Гаиләсе янына кайткач та, менә укытучылар бәйрәмендә җырладым дип, шул хакта мактанып утырган әле. “И-и, әти, авызыңда тешең юк, ничек анда җырлый алдың син дип, кызым бераз орышып та алды” дигән хәбәрен соңрак җиткерде.

Август аенда укытучылар өчен җыен үткәрү гадәте бар иде. Укытучылар арасында Мөхәммәт абый укытканнары да бар. Шуңа да укытучылар җыенына кайтырга яратты ул. Соңгы елларында улы Искәндәр белән кайткалады. Шул вакыттан бирле Искәндәр белән дә, кызы Гәүһәр, туганы Җәүһәр белән дә гел элемтәдә торабыз, аралашабыз. Ел саен сабантуйга кайтырга яратты. Бу бәйрәмдә авылдашлары, замандашлары белән очрашу, аралашу, бәйрәмне карау аңа зур ләззәт биргәндер дип уйлыйм.

Ул язучы гына түгел, ә галим дә иде бит әле. Аның белмәгән нәрсәсе булмагандыр. Мөхәммәт абыйның китапларын кабат-кабат укып та армыйсың, ниндидер сорауларга җавап та табасың, укыганнан соң, күңелгә рәхәтлек иңә. Моңсу, күңелсез, эч пошкан вакытларда китапларын укысаң, күңел күтәрелә. Аның һәр әйткән яки язган сүзе галим буларак язылган дип уйлыйм. Мөхәммәт абыйның галим булуы безнең өчен, бигрәк тә укытучыларга, бик файдалы булды. Ул теләсә ни вакытта кайтып, лекция укый ала иде. Аның өчен президиум өстәле дә кирәкми. Ул утырып яки басып, аудитория каршында сәгатьләр буе сөйли ала иде. Аны, дымга сусаган үлән шикелле, һәркем йотлыгып тыңлый ала. Һәр сөйләгән сүзе гыйльми эшкә тиң кебек. Галим буларак та, язучы буларак та башкалардан гадилеге белән өстен булгандыр дип беләм.

“Мөхәммәт абый, синең инде язмаган авылдашың калмады, аларның уңай һәм тискәре якларын да юмор белән яздың. Авылдашларыңның фикерләре ниндиерәк соң?” – дип сорагач, ул көлеп: “Минем бәхетем шунда – авылдашларым китап укымыйлар”, – диде. Геройларының язмышлары, тормышлары хакында сорагач та, гаҗәпләнә иде. “Каян бөтенесен укып бетереп барасың”, – дия иде ул. “Фронтовиклар” әсәрендәге геройларның прототипларын танып, фәлән кешеме ул дип тә сорыйм. Ул көлеп кенә, бар инде бераз диеп, төгәл җаваптан бераз читләшә иде. Геройлары җирлектән булса да, ул үз фантазиясе яки башка кеше язмышы белән кушып, аны баета, бераз үзгәртә. Шулай булса да, прототипларын танып була иде. “Фронтовиклар” дигәннән, минем армиядә булган вакыт. Мөхәммәт абыйның бу әсәре журналда басылып чыккан. Әни шуларны җыеп барган да, мин армиядән кайткач, син укытучы кеше, моны укырга тиеш дип, кулыма тоттырды. Наласа мәктәбендә укытканда хезмәттәшләремә дә тәкъдим иттем, барысы да йотлыгып, чират торып укыдылар. Аннан аның русчага тәрҗемәсе чыкты, анысын да укыдык. Мөхәммәт абыйның “Летят гуси” әсәре басылды, аны да бөтен укытучылар коллективы укып чыктык. Татарчасы, “Каз канатлары” романы, соңыннан гына басылды, гәрчә ул алдан язылган булса да.

Ул инде авылны язып бетердем, “Бәхилләшү”не шуңа күрә дә яздым диде. Соңгы елларында да тик ятмады, матбугатта аның саллы-саллы мәкаләләре чыга торды. Педучилище директоры булып эшләгән вакытта укытучыларның күбесе рус телле иде. Алар татар әдәбияты белән бик таныш түгелләр. Шул укытучылар пенсиягә чыккач, Мөхәммәт абыйның китапларын укый башлаганнар һәм миңа ничек без бу язучыны белмәдек, укымадык икән диделәр. Сез үз вакытында күп нәрсәне югалткансыз дидем.

Авырган вакытында да янына хәл белергә бардык. Безнең киләсен белгәч: “Инде мин сезне иртәдән бирле тәрәзә төбенә утырып көтә башладым, ниһаять, килдегез”, – дип каршылады. Ә без аның янына шәһәрдәге эшләрне бетергәч кенә керә алдык шул. Мөхәммәт абый белән бер заманда яшәп, аралашып яшәвем белән мин бик тә бәхетле. Ул – безне, без аны хөрмәт итеп яшәдек, әсәрләрен яратып укыдык, укыйбыз.

Халидә Габидуллина

М.Мәһдиев музее мөдире

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика