Зур галим булыр иде…

Кулымда Мөхәммәт Мәһдиевнең Сикертән мәктәбеукучыларына язган хаты. Кат-кат укыйм. Хатның беренче битендә үк классташларының исемлеге язылган. Күңелем белән һәркайсын барлыйм: Сәгыйдулла- ул инде бик күптән вафат, Гарифулла — үлде, Мәгъсүм – бу абзый да китеп барды инде, Гамбәр – бик матур җырлаучы бу апа да күптән вафат… Барлый торгач, исемлектә берничәсе генә калды. Шулар арасында Газизова Минзада апа бар. Тукта, ди күңел, бу апа бит Сикертәндә генә яши. Хезмәттәшем Ленар Гобәйдуллин белән киттек Минзада апа янына кунакка, язучыбыз турында истәлекләр барларга. Ул безне үзенең көр тавышы, мөләем йөзе белән бик теләп каршы алды. Үзе кебек җыйнак кына өйгә үттек. Һәм мин сораулар бирә башладым, ул бик рәхәтләнеп сөйләде дә сөйләде.

“Мин, Минзада Газизова, 1929 нчы елның 1 нче маенда Яңа Чуриле районы Сикертән авылында туганмын. Әтием- Газизулла, әнием-Мәрфуга. 1936 нчы елда сеңелем Рәйхана туды. Башлангыч һәм җиде класс белемне мин Сикертән мәктәбендә алдым…”

dsc_0323

Кызның мәктәптә укуы бик яхшы билгеләренә бәяләнә. Әтисе Бөек Ватан сугышына киткәндә Минзадага нибары 12 яшь була. Әниләрен эшкә колхозның ындырына көндезге каравылчы итеп билгелиләр, ләкин уракка кеше җитмәү сәбәпле, Мәрфуга апа кырда , ә кечкенә буйлы кыз Минзада әнисе урынына көндезге каравылда эшли. Ул эш белән генә чикләнми , ә башкалар белән кырда чүп үләне дә , башак та җыя. Балалык һәм үсмер еллары аның авыр хезмәт белән үтеп китә.

Кечкенә буйлы Минзада 1941 нче елда мәктәпкә 5 нче сыйныфка белем алырга бара. Ә анда дүрт авылдан җыелган 45укучы: Сикертән, Казаклар, Гөберчәк, Чөмә-Елга авылы балалары.
Минзада апаның истәлекләренә кабат күз салыйк : “Гөберчәк һәм Чөмә-Елга авылларыннан килгән укучылар барысы да малайлар булып чыкты. Гөберчәктән җиде малай килгән. Араларында Мөхәммәт тә бар. Ул тырышып укуы белән башкалардан нык аерылып торды. Укытучы нинди генә сорау бирсә дә, Мөхәммәтнең җавабы әзер иде. Гел дәресләргә әзерләнеп йөрде. Укып бетергәч, Сабантуйларда очрашып, мәктәп елларын сагынып искә ала идек. Бер очрашуында ул: “И, Минзада , укулырың әрәм калды…”, — дип әйтте.

Гөберчәк малайлары арасында Гарифулла да бар иде. Бүген инде ул мәрхүм. Менә ул өйләнгәч, үзенең ике улына классташларның исемнәрен куйдырды: Сәгыйдулла, Мөхәммәт. Гарифулла улларының иптәш егетләре кебек зирәк акыллы, тәртипле,тырыш булуларын теләгәндер ”.

М.Мәһдиев белән очрашулар сирәк булса да, әдип үзенең классташын бер дә онытмый, хәтта 1977 нче елда Сикертән мәктәбе укучыларына язган хатында да( хатның күчермәсе музей фондында һәм мәктәптә саклана) Минзада апа турында искә ала: “…Иң әйбәт укучылар менә болар иде: беренче урында , әлбәттә, Газизова Минзада. Аның тырышлыгы, сәләте белән, әгәр ул алга таба да укыган булса, бүгенге көнне күренекле зур галим булган булыр иде”.

Әйе, булыр иде. Чөнки кыз барлык фәннәрне дә “бик яхшы” билгеләре белән мәктәпне тәмамлый . Минзада апаның кулында моны дәлилләүче таныклык та бар, анда барысы да “5” ле белән бәяләнгән. 1944 нче елның 5 нче июнендә бирелгән таныклык янында “Мактау грамотасы” да сакланган. Ләкин сугыш дигән афәт кызның киләчәк юлын кисә. Мәктәпне бетерүгә ул “Комбайн” колхозында яшелчә бакчасында эшли. Аннан соң 1945-1946 нчы елларда хисапчы, 1947 нче елдан табельщик-секретарь, кассир ,хисапчы булып хезмәт куя.43 ел хезмәт стажы белән пенсиягә чыга: “Атказанган колхозчы”, “Хезмәт ветераны” исемнәре бирелә.

Минзада апаның гаиләсеннән биш ир-егет сугышка чыгып киткән. Ләкин биш баһадирдай ир-атның сугыштан кайтмавы, әнисен ялгыз калдырып читкә китәсе килмәве кызны бу тормышта ялгыз калдырган, авылда төпләнергә мәҗбүр иткән. Бертуган сеңелесе Казанга бала карарга китеп, Буа егетенә кияүгә чыгуы да ике туганның Татарстанның ике ягында яшәүгә китергән. Аралашып торсалар да, сеңелесе кирәк чаклар күп булгандыр Минзада апаның, чөнки ике кызның серләшәсе, фикер алышасы килгән чаклар булмыймыни? Ярый әле әнисе Мәрфуга апа белән алар бер-берләренә кирәк һәм терәк булып яшәгәннәр. Әнисе вафат булгач, квартирант кызлар белән яшәгән . Бүгенге көндә дә ялгыз түгел “Хезмәт ветеран”ы –туганнары, күрше-күлән аның хәлен һәрдаим белешеп тора. Бигрәк тә ул туганнары Мансурга , Мәүлиягә бик рәхмәтле булып яши. Минзада апа ил-көнгә тынычлык теләп, биш вакыт намазын укып, кешеләргә авыр көннәрендә сабырлык һәм юаныч теләп, Сикертән авылының иң хөрмәтле кешесе – Ак әбисе булып яши.
Язучы Мөхәммәт ага Мәһдиевнең классташлары барысы да Минзада апа шикелле – “Хезмәт ветеран”нары, бүгенге буынга үрнәк кешеләр.
Халидә Габидуллина,
М.Мәһдиев музее җитәкчесе.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика