Үлеп терелгән Габдрахман
– “Габдрахманыңның җырын яздырырга килгәннәр, Миңлебәдәр. Өйдә нишләп ятасың, урман буена бар! Ирең сукада җырлый-җырлый эшли. Казаннан килгәннәр”, – дип, Майтап апа өйгә килгән. Әтинең тавышы бик матур иде. Гел җырлый иде ул. Хәсрәтне күп күргән кеше моңлы була диләр. Бу сүзләр әтигә туры килә. Сугыштан кайткач, аңа басу сукаларга ике ат биргәннәр. Иртүк басуга киткән әтинең моңлы тавышы авыл өстендә яңгырап торган. Җыр тавышы булса, авылдашлар безнең әти икәнлеген аңлаган. Ул башкарган җырны Казаннан килеп, яздырып алып киткәннәр. Ул “Габдрахман” җыры дип атала.Зифа Басыйрова, Лена Бичарина, Таһир Якуповлар җырны гел җырладылар. “Габдрахман” җыры татар халык җыры дип башкарыла. Әни исән вакытында ул җырның сүзләрен бер дәфтәргә яздыртты. Ә дәфтәр һаман да саклана, дәфтәрдә җырның сүзләре, ә көе күңелдә саклана, – дип сөйли Рузалия апа Гайфуллина әтисе турында һәм җырның бер куплетын җырлап та бирде:“Сары сандугач баласын, кулларымда сайратам, күрер күзгә матур түгел, әллә нигә яратам”. Әти үзе сүзен чыгарган, шуларны көйгә салып башкарган. Бик моңлы булган ул. Аның моңы безгә дә күчкән.
Әтием Гайфуллин Габдрахман 1907 елда Гөберчәк авылында гади крестьян гаиләсендә туган. Бөек Ватан сугышына кадәр өйләнеп, өч баласы дөньяга килгән: Мәдинә, Нурзидә апалар, Габдразак абый. Әти сугышка беренчеләрдән булып китә. Сугышта берничә мәртәбә яраланган. Хәтта берсендә ул снаряд шартлаган урынга туры килгән. Шулвакыт әтинең бер күзе чыккан, ләкин өзелеп бетмичә, бер тамырында асылынып калган. Борыны чәрдәкләнгән, бер як җилкәсе яраланган. Җирдә аунап яткан әтине үлеләр арасыннан аралап алып, госпитальгә җибәргәннәр. Аңына килгәч, әти күзен тартып алган да, шинель кесәсенә салып куйган. Шул күз кесәдә кибеп, шинеле белән бергә туган нигезенә кайткан. Күпмедер вакыттан соң әтине кабат сугышка алганнар.
Әти белән авылдашыбыз Ибрай абый сугышта бергә булганнар. Бервакыт болар окопта утыра, ә фашистлар аталар икән. Шунда Ибрай абый: “Әйдә, бәр, бәр”, – дигән фашистларга. Чөнки пулялар гел яннарында сызгырып кына торган. “Бисмиллаңны укы, каян чыкан хәл ул?!” – дигән әти. “Без коммунистлар”, – дигән дә, шунда ук Ибрай абый һәлак тә булган. Моны сугыштан кайткач, әти әнигә сөйләгән. “Мин белгәннәремне эчтән укыдым, шуның белән генә исән калганмындыр”, – дигән ул.
Әтине бик аз хәтерлим, чөнки мин кечкенә, сугыштан соң туган бала. Күбрәк әни сөйләгән буенча беләм. Сугыштан кайтканда әтинең эчәгеләренә зур зыян килгән булган. Хәтта кендеге дә янда булган аның. Кешене исән калдыру өчен ул вакыттагы медицина хезмәткәрләре шулкадәрле зур хезмәт куйганнар. Снаряд шартлап, әтинең эченә эләккән. Госпитальдә аның тышка чыгып таралып торган эчәгеләрен кире эчкә урнаштырып, йөрерлек халәткә китергәннәр. Ул сугыштан кайтканда аның гәүдәсендә бер генә исән җире дә калмаган булган. Әз генә эшли башласа, хәле киткән. “Бераз ял итә дә, яңадан эшенә тотына иде”, дия иде әни. Авыр хезмәткә ярамагач, әти урманчы булып урнашкан. Анда да озак эшли алмагач, аның урынына әни эшләгән. Ә әти өй тирәсен карап торган.Ул арада әтигә бер-бер артлы җиде операция ясалган. Ахыргы операцияне әти күтәрә алмыйча, больницада үлгән. Шулай итеп, без алты бала бик яшьли әтисез калдык. Җитмәсә өебез иске иде. Әтинең яңа йорт төзисе килде, ләкин җитешмәде.
Әни алты бала белән тол калгач, тормышны ничек тә алып барырга кирәк иде. Абый Лесхоз урманчылыгына урманчы булып урнашты. Бераз эшләгәч, йорт салу өчен агачлар кайтартты. Шуны буралап, өй итеп күтәрер өчен акча кирәк, ә колхозда эшләгәнгә акча бирелмәде. Шуңа күрә абый, өй җиткезерлек акча эшләргә уйлап, себергә китеп барды. Күпмедер вакыттан соң хаты килде: “Озакламый кайтам, мин акча тупладым”, – дигән иде. Бер ай көттек, абый юк та юк. Бераздан аның үлгәнлеге турында хәбәр килде. Шул рәвешле, без кабат иске йортта калдык. Әни Гөлнәзирә апаны урманчылык эшенә урнаштырды, ә үзе колхозда эшләде. Урманчы булып апабыз унҗиде елхезмәт куйды. Хатын-кыз өчен бик авыр хезмәт ул. Абый кайтарткан бүрәнәләрне эшкәрттереп, бура буратып, әкренләпөйле булдык.
Өйдә ир заты булмагач, миңа мич чыгарырга да туры килде әле. Ничәнче еллар булгандыр, хәтерләмим: күрше авылдан бер миччене чакырттык, килде. Ләкин ул салмыш. Утырган көйгә ул әйтеп тора, мин мич өям. Шулай итеп, мичне ахырына кадәр эшләп чыктым. Без бер генә эштән дә куркып тормадык, тырышып эшләдек. Өлкән апабыз Мәдинә урман да кискән, урак та урган. Без авыл башында торабыз. Басулардан җыелган көлтәләрне безнең хуҗалык янына атлар белән төяп алып кайталар иде. Тимер тәгәрмәчле, кабинасыз трактор белән ашлык суга торган агрегатны безнең яндагы басуга алып киләләр. Берничә кеше өстән көлтә салса, кемнәрдер сугылган ашлыкны капчыкларга тутыра. Ашлыкның саламы агрегатның арткы өлешенә чыга. Аны берничә кеше кибәнгә өеп тора. Агрегатны “сложный” дип йөртәләр иде. Мәдинә апа шунда ялгыш бер аягын кыстырды. Ә урманчылык безнең гаилә өчен төп эш урыны булды. Чөнки башта әти, аннары әни, Габдразак абый, Гөлнәзирә апа һәм мин күп еллар урманчылык эшендә хезмәт куйдык. Ә Нурзидә апа Арча педучилищесында белем алып, гомер буе укытучы булып эшләде. Бөрлидә апам Казанга китеп маляр һөнәрен үзләштерде.
…Рузалия Гайфуллина утыз җиде ел Лесхоз урманчылыгында эшли. Мәктәпне тәмамлагач, әнисе Миңлебәдәр апа аны урман буйлатып, мамык шәлгә төреп, урманчылыкка эшкә илтә. Шулвакыттан соң күпме гомер узган. Унике чакрым араны көн дә җәяүләп үтеп йөрү яшьлеге белән сизелмәгәндер. Елның нинди көне булмый: яңгыры, җил-бураны. Әтисез үскән кыз авырлыкларга баш ими, үз-үзен яклап эшли һәм гомер кичерә. Иске Масра авылына кияүгә чыгып, гаилә кора. Кызганыч, бүгенге көндә Рузалия апа ялгыз, ире Рафыйк абый вафат.
Сугышның бөтен авырлыгын үз күзе белән күреп, аннан исән-сау кайта алган Габдрахман аганың бер кызы Нурзидә апа бүген Лесхоз авылында яши. Ул гомер буе балаларга белем биргән укытучы. Мин аның белән дә аралашып, аннан да әтисе турындагы истәлекләрен язып алдым.
–Әти төшкә кадәр өйнең морҗа башын чыгарды, ә төштән соң сугышка чыгып китте. Күпмедер сугышканнан соң әти яраланып кайтты: бер күзе чыккан, борыны чәрдәкләнеп, авызы кыйшайган. Госпитальдә беркат дәва алгач, аны өйгә кайтарып җибәргәннәр. Ләкин озак тормыйча аны кабат сугышка алдылар. Шулкадәр яралар белән ничек аны кабат сугышка алганнардыр: бер күзе юк, борыны җимерелгән, авызы кыйшайган, җилкәсе янтайган.Тәмәке тартса, төтене ике күз арасыннан чыга иде.Чәрдәкләнеп беткән борыныннан госпитальдә борын рәвеше генә ясап кайтарганнардыр, күрәсең. Әти кабат сугышка китте. Сугышның эчендә булгандыр ул,чөнки икенче кайтканда яраланмаган, тегелмәгән бер генә җире дә калмаган иде. Элеккеге яралары өстенә, бу юлы бөтен эчәгеләренә операция ясап кайтарганнар. Юан эчәгесе дүрт миллиметр гына өзелми калган булган. Аны ялгап, кендеген янга урнаштырып куйганнар иде.
Бервакыт безгә күрше авылдан бер солдат килде. Ул: “Иреңне үз кулларым белән күмеп кайттым. Габдрахманың үлде”, – дип, әнигә кайгылы хәбәр җиткерде. Без бу хәбәрне ишеткәч, елаштык. Мин бигрәк елак идем, әтинең үлеме турында ишеткәч, үкереп-үкереп еладым. Әни шулчак ачуы беләндерме, кайгыдандырмы, мине идән астына ыргытты. Мин уянганда караватта ята идем. Күрәсең, елый-елый мин шунда йоклап киткәнмен. Мине идән астыннан алып менеп, караватка салганнар. Әни үз-үзен кая куярга белмәде. Шулай итеп без кайгы эчендә калдык. Әнинең соңгы өмете сүнде.
Сугыш бетте, авылга берәм-берәм солдатлар кайта башлады. Кемнең генә әтисе яки туганы кайтмасын, барысын да авыл халкы белән бергә каршыладык. И-и куана идек. Ә өйгә кайткач елыйбыз, чөнки безнең әтинең үлгәнлегенә кара пичәтле кәгазь килмәсә дә, күрше авыл агае үлде дигән хәбәрен күптән ирештерде.
Сугыш чорында авылларда әллә ниткән караклар йөрде, шуңа күрә авыл халкы өй ишекләрен бикли торган булды. Без дә ишекне бикләп йөрттек. Көз. Тышта пыскып яңгыр ява. Көн болытлы булгангадыр, караңгы тиз төште. Без, балалар, чоланга урын җәеп, тәгәрәшеп яттык. Безнең бик тә әшәке ата казыбыз бар иде. Ишегалдына чит кеше керсә, эт урынына ул ысылдый иде.Берзаман ул ыслый башлады. Ир кеше сөйләшкән тавыш ишетелде: “Аллага шөкер, бәрәңге дә утырткан булганнар”, – ди бу. Без әсәрештек. Ишек шакыдылар. Әни, куркынып, ишек артында кем булуын сорады. “Мин бу, Габдрахман”, — диде әлеге тавыш. Без барыбыз да куркып аягүрә бастык. Әни әйтә теге тавышка: “Син нинди Габдрахман ди?! Карактыр, хәзер үк чыгып кит! Габдрахманым үлгән инде. Күрше авылдан бер солдат килеп әйтте”, – диде. Без елаша башладык, нишләргә белмибез. “Мин исән, Бәдәр. Мине үлде дип кем әйтте? Мин яраландым гына. Госпитальдә яттым. Хәзер ярты кеше мин. Син мине кертерсеңме икән? Мин хәзер эшкә дә яраклы түгел”, – диде бу. Әни нишләргә белмичә, аптырап ишекне ачты. Ул вакытта ут юк. Караңгыда бер шәүлә күренде. “Мин инде, мин, курыкмагыз”, – дип кабат эндәште теге шәүлә. Әни якынрак килеп караса, әти бу! “Кертмимме соң! Син исән!” – дия-дия, әни әтине кочаклап алды. И-и, безнең шатланганны күрсәң, сүз белән генә аңлатып та булмый ул вакытларны. Куандык та, сөенечтән елашып та алдык. 1947 ел иде ул.
Шулай итеп безнең әти сугыштан исән-сау кайтты. Яраланган булса да, ул безнең белән иде. Без аның белән горурланып яшәдек, ул әйткәнчә эшкә өйрәндек, аның һәр сүзен тыңладык. Әти авыр эшкә яраклы түгел иде. Бер-бер артлы җиде операция ясадылар. Кызганыч, соңгы операция вакытында, 1956 елда, әтиебез вафат булды.
Без, биш кыз, бер малай үстек, бик дус-тату булдык.
Сугыштан соңгы еллар да бик авырлык, юклык, хәерчелек белән үтте. Ашарга ипи юк, бәрәңге дә юк иде бит. Көздән кырда калып өшегән бәрәңгеләрне язын җыеп, аннан умач шикелле ризык булдырып, шуны аш итеп ашый идек. Бер кечкенә генә вакыйга күз алдымнан гомер буе китми. Әнием белән синең әбиең Сәлимә апа бик каты еладылар. Ни өчен дисеңме? Элек басуда эшләүче тракторларга су илтәләр иде. Әни белән Сәлимә апа чиләк-көянтә белән иң ерак басуда эшләүче тракторга су илткәннәр. Кайтышлый басуның бер өлешендә җыелып калган вика күчен күргәннәр. Буш чиләкләренә шул виканы тутырып кайтканнар һәм бер ат караучыданшул виканы атларга бирелә торган фуражга алмаштырып бирүен үтенгәннәр. Ачлык еллары бит, икесенең дә өйдә балалары бар, ирләре юк. Әз булса да шул фураждан ипи пешереп, балаларына ашатасылары килгәндер. Ат караучы: “Ярты өегезне сатыгыз да, шул акчага ипи ашарсыз”, – дигән горур кыяфәт белән. Аның әйткән сүзләре әни белән Сәлимә апаны бик нык рәнҗеткән, шуңа күрә гарьләнеп еладылар. Теге абзый виканы атларга ашатса, берни дә булмас иде югыйсә. Ул заманның әшәке кешеләре дә күп иде шул. Кайнар күз яшьләре белән елаган шул вакыт гел күзалдымда тора…
…Истәлекләрне тыңлагач, интернеттан Зифа Басыйрова башкаруында “Габдрахман” җырын таптым. Тыңлыйм, ә үземнең күздән яшь ага. Гап-гади сүзләр, ләкин мәгънәсе, эчтәлеге хәзерге җырлардан нык аерылып тора.
Сугыштан кайтканнар бар, кайтмаганнар бар. Кайтканнары да алган яралардан озак яшәмәгән шул. Кайтмаганнарның бүген дә күпләре хәбәрсез югалганнар исемлегендә йөри. Ә авылдашыбыз башкарган “Габдрахман” җыры һаман яңгырасын иде.
Халидә Габидуллина