Әдибә Гүзәл Әдһәмнең туган көне
Бүген якташыбыз, Наласа авылында туып үскән язучы, педагог, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гүзәл Әдһәмнең туган көне — 65 яшьлек олуг юбилее. Күркәм юбилеегыз белән ихлас күңелдән тәбрик итәбез.
Сезнең иҗат – яраттыра белә торган, татар теле һәм моңы белән дөньякүләм әдәбиятта һәм мәдәнияттә үз урынын тапкан иҗат ул, мәңге шулай дәвам итсен. Иҗатыгыз сүнмәсен-сүрелмәсен, җанга рәхәт әсәрләрегез яшәү рухын арттырсын! Исәнлек-саулык белән, озын гомерле булып, мул, имин тормышта тыныч яшәүләр насыйп булсын! Гүзәл ханымга без ихлас күңелдән яңа, яхшы әсәрләр иҗат итүен телибез!