Әтиләр – гаилә терәге
( 17 октябрь — Әтиләр көне уңаеннан)
Күп еллардан бирле дөньяның иллеләп илендә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Рәсәйнең кайбер төбәкләрендә дә, мәсәлән, Волгоград, Курск, Липецк, Ульян өлкәләрендә Әтиләр көне 2005 елдан, Санкт Петербургта 2011 елдан бәйрәм ителә. Россия Президенты Владимир Путин Әтиләр көнен билгеләп үтү турында Указны имзалады. Карар нигезендә, аны октябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтәчәкләр. Указда әйтелгәнчә, бу көн гаилә институтын ныгыту һәм балалар тәрбияләүдә аталарның әһәмиятен арттыру максатыннан булдырылган. Указ 4 октябрьдән үз көченә керде. Быел Әтиләр көне 17октябрьдә билгеләп үтелә.
Бу бик дөрес карар, әтиләр дә әниләребез кебек бик кадерле булырга тиеш бит. Әтиләрнең гаиләдәге дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен бу бәйрәм бик тә кирәк иде. Әтиләр көне гаилә турында тагы да ныклап уйлану, бу көн балалар белән вакытны кызыклырак, файдалырак итеп үткәрү өчен өстәмә мөмкинлек бирә. Бу бәйрәм гаиләдә әтиләрнең ролен тагын да күтәрәчәк, әтиләр һәм балалар өчен аңлашу, аралашып яшәү бик әһәмиятле булуын искә төшереп, көн дә әтиләрнең балаларга игътибары кирәклеген дә искәртәчәк.
Бу көннәрдә үзенең юбилеен билгеләп үткән якташыбыз, шагыйрь, өч бала әтисе Рифат Җамал “Туган өй” шигырендә әти-әни, туган нигез турында уйлана.
Әти-әни исән чакта,
Кайтасың йөгерә-йөгерә.
Әти-әни китеп баргач,
Төшләргә генә керә.
***
Туган өй бары бер генә.
Әти-әни торган өй.
Әти-әни китеп баргач,
Кала бары моңсу көй.
***
Әй, әтием, син киткәчтен
Инде күпме ялгышым.
Бу ялгышлар булмас иде,
Булса синең каешың.
Бу бәйрәм әтиләре сугыштан кайта алмаган балалар өчен берникадәр моңсулык тудырыр, алар әтиләрен искә төшереп хатирәләрен яңартырлар. Арчада яшәп иҗат итүче, бик күп шигырь китаплары авторы Роза Шәйхетдинованың “Әтиләрне көттек” шигыре әтисенә багышлана.
Кырык беренче ел баласы мин,
Сугыш башланганчы туганмын.
Яу кырына киткән чакта әти,
Ярты гына яшьлек булганмын.
Атна буе ярсып елаганмын,
Сабый күңелем сизгәндер бәлки.
Шул китүдән хәбәрсез югалды,
Яу кырыннан кайтмады әти.
Әтисезләр, ятим сабыйлар без,
Күңелебез булды гел китек.
Кемнең әтисенә әти диеп,
Эндәшергә белми интектек.
Чит кешегә “әти” димәгәнне,
Каян белсен инде сабыйлар.
Кемнең әтисе бар, кем кайсына дәшә,
Алар шуны бүлә, сайлыйлар.
Дусның әтисенә “әти” дидек,
“Әти” дидек күрше абыйга.
Тәти күлмәк, баллы конфет түгел,
Әти кирәк иде сабыйга.
Агач аякларын шыгырдатып,
Йөрүчедән күзне алмадык.
Сыңар кулы белән улын кочкан,
Әтиләргә кызыгып карадык.
…Кулсыз кайтса, бер кул җитәр,
Аяксызмы? Таяклап йөрер.
Кайтсын гына газиз әти кеше,
Күзсез булса, җитәкләп йөртер…
Мәңге кайтмас газиз әтиләрне
Хыялларда без шулай йөрттек.
Олы юлдан кайткан ир-ат күрсәк,
Әтидер, дип, каршы йөгердек.
Өметебез киселә иде дә,
Елый идек шунда тын гына.
Ятим сабый чаклар искә төшсә,
Тамакларга төер тыгыла.
Арча шәһәрендә яшәп иҗат итүче Минһаҗ Кашаповның “Сугыш чоры балалары” шигыре дә шулай ук әтиләрен сагынып яшәгән балаларның истәлекләрен яңарта.
Сугыш чоры балалары без дә,
Язмыш безне шулай тудырды.
Күрәчәкне күрми калып булмый,
Әллә тәкъдиребез шулдырмы?
Сугыш чоры балалары без дә,
Әткәйләрдән туып калганнар.
Имән кебек таза ир-егетләр
Яу кырында башын салганнар.
Сугыш чоры балалары без дә,
Шуңа шаһит булып яшәдек.
Сагыш, ачлык, кайгы ишек какты,
Тешне кысып түздек, дәшмәдек.
Сугыш чоры балалары без дә,
Хәзер инде үзебез өлкәннәр.
Нишлисең бит, ятим үсмәс идек,
Кайткан булса өзелеп көткәннәр.
Өлкәннәрдә бары изге хисләр,
Олы теләк барлык яшьләргә.
Тыныч тормыш балалары булып
Яшәргә дә сезгә, яшәргә!
Бу көн әтиләр өчен истәлекле булачак, үз балаларыннан котлаулар, рәхмәт сүзләре ишетү бик әһәмиятле һәм куанычлы да. Бу бәйрәм әти булган кешегә киләчәктә дә әйбәт, кайгыртучан әти, балаларының әнисен хөрмәт итүче ир-ат булып гомер итәргә кирәклеген аңлатып, зур җаваплылык та йөкли.
Якташыбыз, шагыйрә Сания Әхмәтҗанова “Әткәй гармун уйный” шигырендә әтисе белән горурлану, әтиле балачагы турында фикерләрен җиткергән.
Бер ялгызың калып, башың кырын салып,
Гармун дускаеңны сайратасың, әткәй.
Синең белән бергә җиһан уйга чума,
Җанны кузгатасың, елатасың, әткәй.
Балачакның рәхәт, җылы мизгелләре
Шаян көй чыңында сыена кочагыңа.
Яшьлек язларының алсу аһәңнәре
Дәртле очкын өсти хисләр учагына.
Моңсуланып китә нигә, әткәй йөзең,
Нинди гамьле уйлар кичә күңелеңнән…
Тау ташкыны булып, дәрьялардай тулып,
Җан авазың тетрәп таша бәгыреңнән.
Сөю сагышын да, бәхет агышын да,
Кавышу-хушлашуны тамчы-тамчы җыйган.
Юк, моң түгел, әткәй, гармун күрегеңә
Бөтен дөньясына әйтер сүзең сыйган.
Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч һәм иң якын кеше булып тора. Үзенең шигырьләре белән танылган Марсель Шәрәпов “Әтием” шигырендә шул изге хисләрен, әтиләрнең исән чакта кадерләрен белергә кирәклеген һәркемгә җиткерергә тели.
Әти, бәгърем, бүген синең туган көнең,
Әллә шуңа микән бик моңая күңелем,
Әни белән төшкән рәсемеңә карыйм,
Һич булмаса баян белән җырлап алыйм.
Бик яшь идем, бакыйлыкка киттең, әти,
Армиядә идем ул чакта:
Аягымда – солдат итеге,
Күңелемнең бер почмагы, әти,
Тәүге тапкыр шунда кителде…
“Әткәң үлде” – нинди авыр хәбәр,
Бармы икән моннан авыры?!
Син, әтием, бик яшь идең бит,
Язмыш нигә иртә аерды?
Гомер буе аттай эшләдең,
Орден, медаль – синең түшләрең,
Тырышлыгың чиксез булганга,
Мактау тактасыннан төшмәдең…
Марш-бросокка рота җыенды,
Старшина – хохол Харченко.
“Смирно” диеп, һаваны ярды,
Ә аннан соң яныма килде.
Авыр хәбәр миңа җиткерде.
Башын иеп: “Әткәң… – дип әйтте.-
Сиңа бүген хезмәт юк”, – диде…
Күзләремә яшьләр килсә дә,
Әткәемнең сүзе исемдә –
“Күңелеңне бер дә төшермә,
Авыр чаклар, улым, тиз үтә”.
Автоматым кысып тоттым да
Рота белән алга ыргылдым,
Казах даласының комын ярып,
Финиш лентасына сарылдым.
Ун чакрымны ничек үткәнмен,
Куллар сөялләнеп беткәнен,
Портянканың чишелеп киткәнен
Сизмичә, гел алга чапканмын…
Бу җиңүем булды беренче,
Шөкер, булмады ул соңгысы.
Җиңү арты җиңү яулыймын,
Мин аларны сиңа багышлыйм.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Дәүләт Советына еллык юлламасында: “Күптән түгел илебез Президенты Владимир Владимирович Путин Указы нигезендә Әтиләр көне гамәлгә куелды һәм халык тарафыннан гаять уңай кабул ителде. Шуңа өстәмә буларак, гаиләнең һәм ата-ана хезмәтенең абруен күтәрү максатында, Татарстанда яңа дәүләт бүләге – “Родительская доблесть – Ата-ана фидакарьлеге” медален гамәлгә кую турында карар кабул ителде”, – дип белдерде.
Әтиләр хезмәт урыннарында гаиләне тәэмин итү өчен тырышып эшлиләр, балалар тәрбияләүдә актив катнашалар. Быел Әтиләр көне Россия күләмендә беренче тапкыр зурлап билгеләп үтелә. Бу бәйрәм хөрмәтеннән яңа шигырьләр һәм җырлар туар, әсәрләр язылыр. Киләсе елларда да Әтиләр көне уңышлы дәвам итәр дип уйлыйбыз.
Кадерле Әтиләребез! Бу изге сүзгә лаеклы булып, гаиләдә үрнәк ир, балаларыгызның иң яраткан кешесе булып гаилә тигезлегендә сау сәламәт булып гомер итүегезне телибез. Сез балаларыгыз туганга сөенеп, алар мәктәптә укыганда да, зур тормышка аяк басканда да үрнәк әти булыгыз, кирәк вакытта файдалы киңәшләрегезне биреп, аларга таяныч булып яшәгез.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.