Өлкәннәр көне

Октябрь аенда илкүләм Өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Әлеге көн — әбиләребезгә һәм бабайларыбызга, сугыш, хезмәт ветераннарына, пенсионерларга, барлык өлкән яшьтәге кешеләргә озак еллар намуслы хезмәт иткәннәре, районыбыз үсешенә өлеш керткәннәре, җәмәгать һәм мәдәни тормышта актив катнашулары өчен җылы сүзләр әйтү өчен менә дигән мөмкинлек.
Кадерле өлкәннәребез! Сез — районыбызның иң мөхтәрәм кешеләре, район үсешен, тарихны, чын кыйммәтләрне яшьләргә җиткерүчеләр. Музей хезмәткәрләре һәрвакыт өлкәннәргә игътибарлы, аларны хөрмәт итеп яшибез һәм эшлибез. Өлкән буын вәкилләре белән һәрдаим эчтәлекле кичәләр оештырабыз. Сезне чын күңелдән бәйрәмегез белән тәбрик итәбез. Рәхмәт сезгә, бу дөньяда куйган хезмәтләрегез, кылган изгелекләрегез өчен. Сезгә ныклы сәламәтлек,чиксез шатлык, балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп яшәвегезне телибез.
Бәхетләре булсын җирдә һәр кешенең
Күге аяз, җире гел чәчәк.
Һәммәбезгә — сезгә, безгә, илгә
Без телибез якты киләчәк.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика