Өлкәннәрнең кадерен белик. 2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы
Һәр елны 1 октябрьдә Өлкәннәр көне билгеләп үтелә һәм ул 10 көн дәвам итә. Бу көннәрдә өлкән яшьтәге абый-апалар, әби-бабайлар үзләренең гомер юлларын, кылган эш-гамәлләрен хәтерләрендә яңарталар, үзләре хезмәт иткән оешмалардан тәбрикләүләр алып сөенәләр, ә иң мөһиме балалары һәм оныкларыннан котлаулар кабул итәләр. Соңгы елларда бик аралашып булмый, күбрәк телефон аша сөйләшәбез, хезмәттәшләр белән очрашулар да кичектерелеп тора. Шуңа күрә дә өлкәннәргә, бигрәк тә ялгыз яшәүче өлкәннәребезгә игътибарлы булырга кирәк.
Өлкәннәр белән өйләр ямьле, алар булганда гаиләдә – җылылык, җанлылык, өйдә күп еллардан бирле куелган билгеле бер тәртип яшәп килә. Кызганыч, яшьләрнең кайберләре моның шулай икәнен өлкәннәрнең үзләрен югалткач кына аңлыйлар. Әти-әниләр исән чакта алар янында ешрак булырга, җылы сүз һәм тәмле күчтәнәчләр белән сөендереп, аларга мөмкин булган кадәр булышып яшәргә һәм хөрмәт күрсәтергә кирәк.
Казанбаш авылында яшәп иҗат итүче Гөлара Шәрипованың “Моңайма әле, әнкәй!” шигырендәге фикер белән барыбыз да килешер.
Безнең өчен иң-иң матуры син,
Карт түгелсең бер дә, яшь әле.
Син булмасаң күктә кояш сүнәр,
Нурлар чәчеп мәңге яшә әле.
Картаямын диеп һич уфтанма,
Чал чәчләрең – аклык билгесе.
Әни җаным, син бит – безнең өчен
Тиңе булмас тормыш өлгесе
Бу көннәрдә катлаулы тормыш юлы узган, үз җилкәләрендә сугыш афәтләрен кичергән, Ватаныбызның көчен һәм дәрәҗәсен күтәрүдә үзләреннән зур өлеш керткән чал чәчле абый-апалар, әби-бабайлар турында күп язалар һәм сөйлиләр. Шактый олы яшьтә булуларына карамастан өлкәннәребез яшьләргә үрнәк булып, бәяләп бетергесез тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашып яшиләр. Өлкәннәребез иҗат итәргә дә вакыт табалар, шигырьләр, үткән тормышлары турында хикәяләр, сәхнә әсәрләре язалар. Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә ачылган “Тормыш сынауларын уздык без…” дип исемләнгән күргәзмәдә өлкәннәребезнең иҗатлары тупланган китаплар белән танышырга мөмкин. “Мин – Арча баласы” проектын дәвам итеп оештырылган “Мин Арчаны беләм” квестында катнашкан укучылар күргәзмәне карарга да өлгерделәр инде.
Субаш Аты авылында туып үскән Рәис абый Сафин, бүгенге көндә Казанда яши һәм шигырьләре аша үзенең уйларын һәркемгә җиткерергә тели:
Еллар үтәр, картлык җитәр,
Шундый көнгә килерсең:
Улларыңда, кызларыңда
Гамәлеңне күрерсең.
Үз-үзеңә хәйран калып,
Шатланырсың, көләрсең…
Кылганнарың котсыз булса,
“Ник яшәдем?” – диярсең…
Рәис абыйның бу фикере яшьләргә әйтелгән. Әйе, ник яшәдем дип әйтерлек булмасын иде. Ә өлкәннәребез бу 10 көндә генә түгел, һәр көнне балалары, оныклары, туганнары, дусларының кайгыртуын тоеп яшәсеннәр.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директор урынбасары Шәфигулла Гарипов