Җәйдән шифа, сихәт җыябыз! 2021ел – Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы

 

Тау битендә  ап-ак  ромашкалар –

Шундый  матур  сихри  гүзәллек!

Ак  күбектәй чәчәк дулкыннарын

Мөмкин  түгел һич тә өзәрлек.

 

Ромашкалар  җилдә  чайкалалар,–

Ак тәлинкә кебек түгәрәк.

Сап-сары  май  аның  уртасында –

Өстәлеңә куй син түргәрәк.

 

Ак тәлинкә сары май кебек бит,

Алып як син маен ипигә.

Кояш  та  күк, сары  май  да  кебек –

Аерып  утырам  шулай  икегә.

 

Тау битендә – ап-ак тәлинкәләр,

Уртасында сары май гына.

Мондый манзараны тудыра бары

Җәй айлары, акрын, җай гына.

Наласа авылында туып-үскән балалар шагыйрәсе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Гөлчирә Мәхмүт кызы Нәҗметдинованың  “Ак тәлинкә сары май”

шигырен  укыгач, бөтен матурлыгы, шул ук вакыттта эшнең күплеге белән аерылып торган җәй  фасылы күз алдына килә.   Иртәгә, 1 июль көнне, җәйнең икенче ае башлана. Шул уңайдан без   якташыбыз Гөлчирә Нәҗметдинованың 2019 елда басылып чыккан “Ак тәлинкә сары май” китабына кертелгән шигырьләренә күзәтү ясарга уйладык.  Китапта урын алган шигырьләрнең  күбесендә җәйнең  файдасы турында әйтелә. Шулай ук җәй айларының кадерен белеп, шифасын күреп, кыш өчен кирәкле файдалы үләннәрне, җиләк-җимешләрне, гөмбәләрне туплап калырга кирәклеге балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә үтемле тел белән язылган.

Сәфәр чыктым

Сәфәр чыктым җәй иленә:

Монда гөмбә, җиләкләр.

Карлыган һәм җиләк белән

Шыплап тулды чиләкләр.

 

Ак чәчәкләр, күк чәчәкләр,

Сайрый кошлар чут та чут.

Яр буеннан бака чума

Су төбенә чулт та чулт.

 

Теләсәң – син дә суга чум,

Коен кояш нурында.

Җый гөмбәсен, үләнен җый –

Бар да синең кулыңда!

 

Нарат күркәсе белән син

Самавыр куеп җибәр:

Мәтрүшкәле-җиләкле чәй

Сусаганыңны җиңәр.

 

…Сәфәр чыктым җәй иленә,

Искиткеч матур көне!

Елмаеп сәлам бирә күк

Көнбагыш – кояш гөле.

Дару үләннәрен җыеп киптерүче, сорап килсәләр аларны биреп, ничек кулланырга кирәклеген өйрәтүче, озак еллар китапханәче булып эшләгән Гөлчирә Нәҗметдинова электән үк дару үләннәре турында укырга яраткан. Ул газета-журналларда төрле авырулар, аларны дәвалау ысуллары турында язылган мәкаләләрне укып, туплап та барган. Кайсы үләннең нәрсәдән файдалы икәнен ныклап өйрәнә, төрле төнәтмәләр ясый башлый, рецептларын яза һәм башкаларга да өйрәтә.

Алоэ

Алоэ гөле – йөзьяшәр,

Мине үзенә дәшә:

“Мин – бик файдалы гөл, – ди, –

Әйдә, шифасын күр, – ди.

 

Ботагым саен дару,

Эчсәң – белмәссең ару.

Үстер мине, йөз яшә!”

Йөзьяшәр шулай дәшә.

Күптән түгел мин үзем дә кыш көне бәкедә батып үлә язган бер кыз баланың истәлекләрен укыган идем. Аны үлем тырнагыннан Гөлчирә Нәҗметдинова мактап язган йөзьяшәр гөле коткара. “Чәнечкеләрен кисеп, суын сыгып, шуны күзләргә, колакларга, борын тишекләренә тамыздылар. Кабыкларын төнәтеп, чәй итеп эчерделәр. Алланың рәхмәте, гөлнең шифасы, белдекле үләнченең зирәклеге нәтиҗәсендә исән калдым. Шул көннән бирле йөзьяшәр гөлдән аерылганым булмады,”– дип яза ул.

Файдалы үләннәрне кулланучылар арта бара. Кемдер алардан хуш исле,  файдалы үлән чәе ясап эчә, кемдер дару үләннәрен тән тиресен, чәчләрен карау-тәрбияләү өчен, ә кемдер төрле чирләрдән дәвалану өчен куллана. Максаты нинди генә булмасын, үләннәрне дөрес итеп җыя, киптерә һәм саклый белергә кирәк.

Сары-алтын чәчәк аткан

Су буенда тузганак.

Бик сокланып карап тордым,

Тик өзмәдем кызганып.

 

Берничә көн үтү белән

Калдым күреп хәйраннар:

Алтын-сары зур чәчәкләр

Ак йомгакка әйләнгән.

 

Картайганнар, мескеннәр,

Бик кызгандым күрешкә:

Өф, дип өрсәң, бу чәчәкләр

Әйләнәләр пеләшкә…    – дип язган “Тузганак” дигән шигырендә Гөлчинә Нәҗметдинова шаяртып. Ә тузганак тулысынча ашарга яраклы, аның чәчәкләреннән алып тамырларына кадәр белеп кулланганда файда алырга мөмкин. Ул гомумән файдалы үсемлек, төрле витаминнарга бай һәм бик күп авыруларны дәвалый.

Автор шулай ук табигатьтән кирәгенчә куллану гына түгел, ә аны саклау кирәклегенә дә басым ясый. Аның “Нишлибез?” шигыре һәркемне уйландыра.

Табигатьтән  алабыз  без  барысын:

Җирен, суын, кояш, һавасын.

Җаныбызга  бетмәс  сихри  ләззәт,

Тәнебезгә  сихәт, дәвасын.

 

Кояшының  сихри  нурларында

Кызынабыз, суда йөзәбез.

Саф һавасын сулап, хозурланып,

Болыннарда чәчәк өзәбез.

 

Учак  ягып  күңел  ачабыз  без

Дуслар  белән  бәйрәм  таңында:

Ни  теләсәң  шул  бар – сыйлан  гына–

Үлән  өстендәге  табында.

 

Дөнья матур, җиһан иркен безгә,

Шаярабыз, уйнап көләбез.

Тормыш  дилбегәсе  безнең  кулда –

Үзебез  хуҗа, шуны  беләбез.

 

Безнең арттан ни кала соң җирдә?

Яр буйлары чүплек, тиреслек!

Табигаькә бездән шулмы рәхмәт,

Кайда монда хаклык, дөреслек?

 

Табигатьтән  барын  алабыз  да

Үзебез  соң  нәрсә  бирәбез?!

Чүплек  башы – шайтан  оясына

Әйләнгән бит якын-тирәбез…

Быелгы җәй көннәренең эссе һәм яңгырларның сирәк булуы берникадәр уй-хыялларны үзгәртте. Каен һәм җир җиләгенең күләме кимү, урманнарга керергә ярамау бераз күңелне төшерсә дә, елга-күлләрдә су коену һәм комда кызыну җәйнең кадерен арттыра. Җәйнең һәр көнен файдалы итеп үткәреп, үзебезнең сәламәтлегебезне ныгытып, киләчәк өчен көч туплап калырга кирәк. Якташыбыз Гөлчирә Нәҗметдинованың “Җәйне сагынып “ шигырендәге кебек кыш көне җәйге мизгелләребезне сагынып яңа җырлар, шигырьләр иҗат итәрлек булсын.

…Күкчәчәкләр  иген  кырларында,

Таҗлары  кырлы-кырлы.

Кочак  тулы  шул  чәчәкләр –

Ә  күңелем  моңлы-җырлы.

 

Җәйнең  сап-сары  чәчләре –

Тузганак – кояш  гөле.

Күкчәчәкләр –зәңгәр  күзе,

Ә  гөләп – алсу  йөзе.

 

Ромашкалар  елмаялар,

Чыңлап  куя  кыңгырау.

Гөлләр гөлгә үрелгәндә

Ишетелә  яңгырау.

 

Бөтен  җирдә  чәчәк  исе,

Кояш  исе – җәй  исе.

Чикерткәсе  дә  сөйкемле –

Бу җәйнең гөле төсле.

 

…Тышта  буран  улый, дулый,

Тәрәзәгә  сарылып.

Ә мин менә  шигырь  яздым,

Яшел  җәйне  сагынып….

 “Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика