Җитмеш төрле һөнәр иясе Сәет Шәрәфи

Районыбыз халкы “Арча хәбәрләре”, “Чаян” һәм башка юмористик журналларда үзенең язылышы һәм эчтәлеге белән аерылып торган мәкаләләре, хикәяләре, юморескалары белән яхшы таныш булган Сәет Шәйхи улы Шәрәфиевне яхшы хәтерли. Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, Сәет абыйның тормыш иптәше Диләрә ападан аның тормыш юлы, иҗаты турында кызыклы материаллар алдык.

Сәет абый үзе турындагы истәлекләрендә:   “Мәрхүмә әнием сөйләве буенча, мин Донбасстагы Хәлхәү дигән посёлокта туганмын. Әмма, мине анда Загста теркәмәгәннәр, туу турында таныклык та алмаганнар. Әтием Шәйхи, шахта эшен ташлап, туган авылына – Сеҗегә мине юрганга төреп алып кайткан. Монда да мине кешегә санамыйча, бәлки яшәмәс дип, теркәп тормаганнар. Әтием сугышка киткәч, дүрт бала өстерәп әниебез Арчага күчеп килә,  кечкенә генә бер йорт шикелле нәрсәне 140 мең сумга сатып ала. Менә шул вакытта гына минем кирәгем чыга, һәм мине 1934 елда, 18 сентябрьдә туган дип, Арча Загсында теркәп, яңаәлифчә язылган туу турында таныклык язалар. Сугыш еллары чорындагы балачак хатирәләре һәркемнеке кебек инде, ачлык , ялангачлык…

Арча җидееллык мәктәбен тәмамлагач, педагогия училищесына укырга кердем. 1953 елда инде беренче мәртәбә  мәктәпкә укытырга барасы көндә военкомат шалт итеп Армиягә озатты. Педучилищеда укыганда мин парашют спорты белән шөгыльләнә башлаган идем. 92 мәртәбә сикереп, икенче разряд нормативын үтәгән булганга, әлбәттә һава десанты гаскәрләренә эләктем. Ике ай гына Тула шәһәрендә хезмәт иткәч, үз теләгем белән, үтенечем буенча Мәскәүгә хәрби элемтә училищесына күчерделәр. Менә шушы училищеда минем табигый сәләтем ачылды. Мин аны тырышканлык та, талант та дип атамыйм, минемчә чын табигый сәләтлек. Башка курсантлар ике ел буена да өченче, икенче класслы специалист булу өчен җиде кат тир түксәләр, мин, һичтә мактануым түгел, ярты ел эчендә беренче класслы радиотелеграфист булдым, гомүмән барысы да җиңел, уңышлы үзләштерелде. Парашют белән сирәк-мирәк сикергәләп беренче разрядны да алдым. Алдагы  хезмәтем Мәскәүдә, һава десанты гаскәрләренең Управлениесендә башланды. Билгеле инде, командующийга мондый сәләтле бәндәнең үз янында булуы хәерле, чөнки мин инде бу вакытка ике мәртәбә чемпион дигән кушамат яулаган идем: беренчесе Мәскәү хәрби округ, икенчесе – ВДВ буенча.  Аннан соңгы эш урыннарымда  никадәр генә дә авыр булуга карамастан спортны ташламадым.  Радиотелеграфия буенча СССР чемпионатында дүрт тапкыр, парашютизм буенча ничә тапкыр икәнен хәтерләмим, ә менә дөнья чемпионатында ике тапкыр катнашырга туры килде”,– дип яза.

Сәет абый беренче шигырьләрен, юморескаларын мәктәптә укыганда ук яза башлый. Ул Донбасста яшәгәндә рус телендә дә яза,  бик еш булмаса да “Горняк”, “Во славу Родины”, “Социалистик Донбасс” газеталарында шахтёрларга багышланган шигырьләре басыла, ә Мәскәүдә торганда “Московский комсомолец”, “Учительская газета”, “Труд” газеталары белән тыгыз элемтәдә була. Арчага кайткач район газетасында  шигырьләре, юморескалары, мәкаләләре  даими басылып килә.

Балачагым узды су буенда-

    Казлар саклап төлке-бүредән.

    Ә кичләрен әрбагыйлар укып,

           Шагыйрьлегем шул чак бөрелгән.

 

   Сеҗе болынында кузгалаклар,

   Кирәмәттә — җиләк ашадым.

 Абыйларның уку китапларын

   Дүрт яшемдә укый башладым.

 

  Өчпочмаклы хатлар укытырга

    Карт-карчыклар миңа киләйде;

Шатлыклы хәбәрләр укысам

Миңа ипи-шикәр бирәйде.

 

    Матур итеп гармун уйный идем

Кичке офыкларны озатып.

    Шопен кебек бик тә шаян идем

Чәч үстердем шуңа ошатып.

 

                                         

            Ярата идем песи балаларын;

       Олыларның сүзен үтәдем.

                Такташ кебек мин дә усал идем-

                                     Тик ,“разбойник” булып үсмәдем.

          Бик күп һөнәрләргә ия булган һәм иҗат итәргә дә вакыт тапкан , озак вакытлар Арча шәһәрендә яшәгән Сәет Шәрәфи турында 2010 елда “Чаян” журналының махсус хәбәрчесе Ринат Абзалов  “Сәет абый курайлары” дип исемләнгән мәкалә язган. Бу мәкаләдә: “Билләһи дим, күзләреннән дәрт һәм очкын бәреп торган Сәет абыйга берничек тә җитмеш алты яшь биреп булмый. Үткер акыллы, җор телле абзый салмак кына, төпләп, үзе турында сөйли; гомерендә кичергән төрле күңелле вакыйгаларны искә ала, шунда үзе дә чын күңеленнән көлеп-көлеп куйгалый. Көлмәслек тә түгел бит: менә ул офицерларның хәрби өйрәнүләре вакытында Советлар Союзы Герое Каманин белән телгә килеп ала; яисә ашханәдә күрше өстәлдә утырган Гагаринның бик үк тыйнак булмаган анекдотларын тыңлый. Ә менә ул Донбасс шахталарында эшләгән чакта атаклы Стахановның үзе белән чүт якалашып китми…

Арча сәнгать мәктәбенең иң аулак бер почмагында агачтан уеп “Настройщик Сәет Шәрәфи” дип язылган ишектән кергәч, үзеңне башка дөньяга эләккән күк тоясың. Монда аның оста куллары белән ясалган читек тегү өчен формалар, көйләргә дип китерелгән гармуннар, мандолина, скрипкалар…Ә күптән түгел Сәет абыйга 1713 елда эшләнгән Страдивари скрипкасын алып килгәннәр. Тирә-юньгә даның таралган икән – берни дә эшләп булмый: көйләп бирергә туры килә!

Иҗат дип аталган арбага бер җигелгәнсең икән, аның йөген үлчәп тормыйсың бит. Ул инде озак еллар буе безнең журналга үзенең шаян хикәяләрен, шигырьләрен җибәреп тора. Үзе “Чаян”ны соңгы битенә кадәр укып чыга – хәтта бу юлларның авторы төзегән башваткычларга җаваплар җибәрергә дә вакыт таба.

Саубуллашырга вакыт җиткәч, “Синең өчен атап ясадым”,- дип, кулыма төрле тавышлы өч курай тоттырды. Рәхмәт әйтеп, алдым, билгеле. Һәм уйлап куйдым: яныбызда мондый Сәет абыйлар булганда яшәргә була әле”, – дип якташыбыз турында горурланып яза Ринат Абзалов.

Әйе, дөрестән дә Сәет абый Шәрәфиев газета-журналларга бик күп мәкаләләр язды, шул ук вакытта 30 елдан артык район судында халык утырышчысы булды,, укучылар сарае каршында  оештырылган фото, радио, юннатлар, “Яшь әдәбиятчылар” дип аталган яшь каләм тибрәтүчеләр түгәрәкләрен җитәкләде.

Сәет Шәрәфиев : “Мин физик хезмәтне яратып башкарам, сүз дә юк. Әмма үземне иҗат кешеседер дип уйлыйм, чөнки иҗади хезмәтнең һәр төре минем өчен тормыш чыганагы, миңа көч, дәрт бирә”, – дип язган.

Сәет абый Шәрәфиев 2012 елның 25 августында вафат булды. Без ул язган материалларны туплауны һәм өйрәнүне дәвам итәбез. Китап итеп чыгарырлык язмаларын тупладык инде. Тагын шунысы кызыклы, мәктәптән башлап Сәет абый кайда гына укымаган, нинди генә курслар тәмамламаган, ә аның  документларында бары тик “5”ле билгеләр генә куелган.  Якташыбызның хезмәтләре дә иҗаты да онытылмасын иде,  аның “Рәхимле бул” шигыре һәркемне  уйланырга мәҗбүр итәр, бу көннәрдә бераз гына күңеле төшкәннәргә яшәү көче өстәр.

        Аһ син , яшьлек! Гүя яшьнәп үттең,

     Артта калды шатлык-кайгылар.

       Тәүге сөю, бергә тормыш кору –

      Истәлектә генә калдылар.

 

          Узды яшьлек дәртле кичләр белән,

       Чабатадан очкын очыртып.

        Кырык ямау салган ыштаннарны

          Хәтер сандыгына салдырып.

 

             Менә картлык, син дә килеп җиттең,

Канатларның алып җегәрен.

       Тик шулай да зурлап кабул итик

    Язмышларның безгә биргәнен.

 

       Килдең икән, ярый. Рәхимле бул,

  Кайгы-хәсрәт кертмә өйләргә.

             Өстәл тулы, тормыш тыныч булсын,

          Бәхет белән язсын яшәргә.

 

                                                           

                                                                            “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                             директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика