Өчиледән Гыйләҗ Казанский

1989 елда “Татарстан яшьләре” газетасында сәнгать фәннәре кандидаты Хәсән Гобәйдуллинның “Актер, җырчы, режиссер” исемле мәкаләсе басылган. Анда: “Әле “Нур” труппасы оештырылганчы ук, Уфаның прогрессив татар яшьләре театр өлкәсендә активлык күрсәтеп киләләр. Бигрәк тә приказчик Нәҗип Габдерәшитов зур тырышлык куя. Ул миңа биргән истәлегендә болай дип яза: “Һәвәскәрләр оешмасының җитәкчесе булуым сәбәпле, минем алдымда торган иң зур мәсьәләләрнең берсе – яхшы уйнаучылар табып, оешманы ныгыту иде. Казарменный дип аталган урамнан узарга туры килгәндә кечкенә генә кибеттә ит белән сату итүче бер чибәр егетне күрә идем. Бер көнне эштән бушагач һәвәскәрләр янына килүен үтендем. Ул исә:”Минем әллә ни эшем юк. Бер иптәшем гармун белән скрипкада уйный, ә мин җырлыйм. Шулай итеп икәү вакыт үткәрәбез”диде. Икенче көнне безнең түгәрәккә килеп, спектакльләрдә катнашырга теләге барлыгын белдерде. Без аңа “Беренче театр” комедиясендә асрау Биби ролен бирдек. Әлбәттә, хатын-кыз җитмәү сәбәпле. Ул исә бу рольне бик матур итеп башкарып чыкты” дип яза.

Бу мәкаләдә сүз Ибраһимов Гыйләҗетдин Ибраһим улы турында бара. Ул 1891 елда районыбызның Өчиле авылында туган. Дөрестән дә, актерлык хезмәтен 1908-1909 елларда Уфада башлый. Ул татар театрына нигез салучыларнаң берсе. 1912 елдан “Нур“ труппасында эшли. Гыйләҗ Казанский гражданнар сугышы вакытында фронт театр бригадаларында хезмәт итә. 1922 елда Уфада “Үрнәк” труппасын төзи, 1924-1930 елларда Башкорт академия театрын оештыруда катнаша. Ул 1929-1930 елларда Урал шәһәрләрендә эшли. 1930 елда Казанга күчкәннән соң, Татар дәүләт академия театры артисты була. 1932-1935 елларда – Гыйләҗ Казанский Чистай театрында эшли, 1935елда Минзәлә театрына килә һәм 1938 елда шунда вафат була.

Ул чорларда, алда әйтелгәнчә, хатын-кызлар спектакльләрдә сирәк катнаша, күпчелек рольләрне ир-атлар башкара. Гыйләҗ үзенә бирелгән ирләр һәм хатын-кызлар рольләрен уңышлы башкара, тиз арада тамашачыларның ихтирамын яулый. Афишаларда ул фамилиясен Казан ягыннан булуы белән горурланып Казанскийга алыштыра.

Гыйләҗ Казанский  Мирхәйдәр Фәйзинең  “Кызганыч”ында – Заһит,  Галиәсгар Камалның “Бәхетсез егет”ендә – Закир, Нәҗрифбәй Вәзировның “Мөсибәте Фәхретдин”ендә – Фәхретдин, Алексей Островскийның “Яшенле яңгыр”ында – Борис, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында – Хәлил кебек драматик рольләрне башкара. Ул шулай ук Галиәсгар Камалның “Уйнаш”ында – Әхмәтҗан, Мөхәммәтша Бурагнуловның “Ашказар”ында – Кәүсәр бай, Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт”ендә — официант, Давыт Юлтыйның “Карагул”ында – Батюшка, Баязит Бикбаевның “Салават”ында — Әким, Гафур Коләхмәтовның “Яшь гомерендә”андә — Гали, Сәгыйть Рәмиевнең “Яшә Зөбзйдә, яшим мин”ендә — Сөләйман һәм башка берсеннән берсе катлаулы, үзенчәлекле рольләрне зур осталык, үзенә генә хас тоемлау белән башкара.

Шунысын дә әйтергә кирәк: Гыйләҗ Казанский, матур тавышлы җырчы артист буларак, музыкаль әсәрләрдә гел төп рольләрне башкара.  “Галиябану”да – Хәлил, “Таһир һәм Зөһрә”дә — Таһир рольләрен аңа ышанып тапшыралар һәм ул аларны югары дәрәҗәдә итеп башкара. Казанский аерым концертларда да бик теләп катнаша. Ул турыдан-туры эстрада артисты булуны максат итеп куймый, шулай да татар һәм башкорт көйләрен эстрадада  һәм радио аша да матур итеп башкара. Кыскасы, Гыйләҗ Казанский тулы канлы сәхнә тормышы белән яши.

Якташыбыз үзен режиссер буларак та сынап карый. “Нур” труппасы Фридрих Шиллерның “Мәкер вә мәхәббәт”ен 1917 елның 24 февралендә һәм 23 декабрендә тамашачы хөкеменә чыгара. Беренче кат бу пьесаны рус труппасы артисты Винарский, ә икенчесен Гыйләҗ Казанский сәхнәләшттерә һәм ул спектакльдә Фирдинанд ролен уйный.

1917 елның көзендә “Нур”га яшь артист Сөләйманов үзенең “Каторжан” исемле дүрт пәрдәле әсәрен тәкъдим итә. Казанскийга бу пьесада Каторжан роле тапшырыла. Артистка авыр кичерешләрне күрсәтергә, төрле кыяфәткә керергә туры килә. Якташыбызның бенифисына куйган әлеге спектакль шул кадәр уңышлы үтә ки, артистка иптәшләре һәм тамашачылар тарафыннан бер көмеш портсигар, бер алтын сәгать, бер кәрзин чәчәк, ике күлмәклек, шактый акча бирелә. Артистларга хөрмәт йөзеннән бүләк бирү ул вакытта гадәти бер күренеш була. Бигрәк тә юбилярга бүләк бирү мактаулы эш санала. Бу Уфа тамашачыларының Казанскийга булган мәхәббәтен чагылдыра. Чөнки ул революциягә кадәр үк “Нур”да эшләп киң тамашачыга танылган артист була. Бу турыда Башкортстанның дәүләт архивында бик әһәмиятле документлар булуы билгеле.

1919 елда Г.Казанский бишенче армия политидарәсе карамагында татар труппасы оештыра. Аның составына Гайшә Йосыпова – Әбдерәшитова, Мөхәррәм Мәһдиев, Шакир Шамильский, Габдулла Камал, Галләм Саттаров, Гәрәй Әхмәтов һәм  якташыбыз Әрнәш кызы Зөләйха Богданова кебек сәләтле артистлар керә. Алар төрле шәһәрләрдә хәрбиләргә хезмәт күрсәтәләр. Шул елларда сакланган афишада:”Народный дом”, 1919 ел. Дүшәмбе көн 5 октябрьдә бишенче армия хозурындагы мөселман секциясенең татар драма артистлары тарафыннан Петроград һәм Мәскәүдәге ач иптәшләребез файдасына куелачак спектакльләрнең программасы. “Кызыл һәм кара” (Ике фикер), 3 пәрдәдә, Гафур Коләхмәтов әсәре…”– дип язылган, “Кызыл” – “Яңа фикер” ролен Гыйләҗ Казанский үзе башкара” диелгән.

Ә икенче программада “1919 ел, 29 сентәбрдә, печатьниклар клубы бинасында… артист Гыйләҗ Казанский иптәш иштирәке белән спектакль куелачак.Тамашага куеладыр:

1.“Казанга сәяхәт” (көлке 2 пәрдәдә)

  1. “Бер сәгатьлек хатын”, фарс 1 пәрдәдә… Режиссер – Казанский”.

Гыйләҗ Казанский төрле урыннарда эшләп татар театрының үсешенә зур өлеш кертә. Күренекле артистлар белән бергә эшләгән вакытта ул һәр коллективның иҗат мөмкинлекләрен үстерүгә ярдәм итә, аларның һәрберсе чын мәгънәсендә профессиональ театрга әйләнә.  Гыйләҗ Казанскийның актер осталыгы, режиссерлык таланты ачыла, грим салу, театр рәссамына ярдәм итү кебек эшләрне дә ул зур төгәллек белән башкара.

Оештыруда ул катнашкан, хезмәт иткән театрларның барысы да бүгенге көндә дә уңышлы эшлиләр, тарихи үткәннәрен барлаганда һәр театр коллективында  Гыйләҗ Казанский исемен олы ихтирам белән искә алалар.

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать  бүлегендә Гыйләҗ Казанский һәм аның белән бер чорда эшләгән Нәгыймә Таҗдарова, Зөләйха Богдановаларның  иҗатларына багышланган экспозиция эшли. Алар турында  мәгълүматлар туплауны дәвам итәбез. Театр сәнгатен үстерүгә үзеннән зур өлеш керткән театр артисты, җырчы, режиссер Гыйләҗ Казанскийның башкарган хезмәтләре  онытылмасын иде.

“Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

 

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика