Өлкәннәргә хөрмәт

 

 

 

 

 

1 август көнне Казан шәһәренең “Рамазан” мәчете имам-хатибы Солтан хәзрәт Мурадимов җитәкчелегендә бер төркем хәзрәтләр һәм абыстайлар Арча шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар йортына килделәр. Алар арасында Субаш Аты авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Рәис Сафин да бар иде. Ул үзенең өлкәннәргә багышланган шигырьләрен укып, аларның авыр балачакларын, яшьлекләрен, туган якларын искә төшерде  һәм китапларын бүләк итте. Солтан хәзрәт чыгышыннан соң, биредә яшәүчеләр белән бергә чәй табыны янында чын күңелдән аралаштылар, бүлмәләрдә булып яшәү шартлары белән таныштылар, күчтәнәчләр өләштеләр. Килгән кунаклар Гөлназ Төхфәтуллина җитәкчелегендә эшләүче коллективның һәркайда чисталык һәм матурлык булдырып, биредәге һәркем өчен уңайлыклар тудыруларын билгеләп үттеләр.

                                                                             “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                              директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика