Милли аһәң — 2026
Бүген Арча районы инвалидлар җәмгыяте, Арча муниципаль районы Мәдәният идарәсе, «Казан арты» тарих-этнография музее күренекле татар шәхесләре Габдулла Тукайның тууына 140 ел, Һади Такташның тууына 125 ел, Муса Җәлилнең тууына 120 ел һәм Рәсәй халыклары бердәмлеге елы уңаеннан районыбыз инвалидлары катнашында «Милли аһәң» исемле районкүләм иҗади бәйге узды.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:
— Нәфис сүз. Г. Тукайның, Һ. Такташның, М. Җәлилнең әсәрләрен уку/сөйләү;
— Г. Тукайга, Һ. Такташка, М. Җәлилгә һәм аларның иҗатына бәйле музыкаль әсәрләр башкару;
— Г. Тукайга, Һ. Такташка, М. Җәлилгә һәм аларның иҗатына бәйле сынлы сәнгать;
— Г. Тукайга, Һ. Такташка, М. Җәлилгә һәм аларның иҗатына бәйле декоратив-гамәли сәнгать;
— Г. Тукайга, Һ. Такташка, М. Җәлилгә һәм аларның иҗатына бәйле театраль, кино, мультфильм күренешләре;
— Үзешчән сәнгать (бәйгедә катнашучыларның үзләре иҗат иткән шигъри әсәрләрен башкару).
Бәйгедә төрле яшьтәге сәламәтлекләре чикле райондашларыбыз үз осталыкларын күрсәтте.
Матур чыгышлары өчен барлык катнашучыларга чын күңелдән рәхмәтләребезне җиткерәбез. Киләчәктә дә сезгә һәр эшегездә уңышлар һәм яңа иҗади җиңүләр телибез! Сезнең чиксез сәләтегез һәм көчле рухыгыз безнең өчен зур үрнәк! Афәрин! 👏













































