Бүген якташыбыз, прозаик һәм драматург Вәлиев Диас Назыйх улының туган көне (01.07.1938- 01.11.2010).
Ул районыбызның Казанбаш авылында туган, балачагы һәм мәктәп еллары Казанда уза. 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач, укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам итә. 1973-1975 елларда Мәскәүдә Югары әдәби курсларда укый һәм язучылык эшенә күчә. Диас Вәлиев рус телендә иҗат итә, шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Диас Вәлиевның “День за днём”, “Старики, мужчины, мальчишки”, “Суд совести”, “По вечному кругу”, “Дарю тебе жизнь. Диалоги. Ищу человека”, “Стук резца по камню”, “Три похода в вечность”, “Третий человек, или Небожитель”, “Охота убивать” , “Изгой, или Очередь на Голгофу”, “Я” , “Уверенность в Невидимом”, “Портрет Дон-Жуана”, “Пророк и чёрт”, “Чужой”, “Либертус или Люцифер?” исемле китаплары, кулъязмалары, шәхси әйберләре саклана.
1976 елда “Тормыш бүләк итәм” (“Дарю тебе жизнь”) пьесасы өчен Диас Вәлиевка Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен 1981 елда ул Татарстанның, 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәргә лаек була. Аның исеме 2002 елда “Татар энциклопедиясе”нә, 2005 елда Мәскәүдә чыгарылган “Россиянең яхшы кешеләре” энциклопедиясенә кертелгән.
Бу эшнең авторы — Гаимов Рәшит Хәмит улы.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика