21 февраль — Халыкара туган тел көне

Берләшкән Милләтләр оешмасы карары белән һәр елны 21 февраль – Халыкара туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Һәр халыкның – үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Аларның һәркайсы бик тә кадерле, бик тә газиз. Кеше үз төбәгенең, ыруының тарихын белергә, шәҗәрәсен өйрәнергә тиеш. Телебез исә әни кебек аеруча сөекле, шуңа да мәңге аерылгысыз, изге төшенчә. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт-сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә. Туган тел – дөньяны ганып белү, өйрәнү-төшенү өчен тылсымлы алтын ачкыч, могҗизалы асыл  корал – үзара  аралашу коралы. Адәм баласының иң изге, иң мөкатдәс хисләренең берсе – туган телгә гаме, хөрмәте булу.

Шура авылында туып-үскән якташыбыз шагыйрь, күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи “Тел турында” дигән шигырендә:

Телсез калган халык юкка чыга,

Эри, суга салган тоз кебек.

Фамилиясен дә алмаштыра,

Туй күлмәге кигән кыз кебек.

 

Телгә һөҗүм милли мәктәпләрдән,

Китапханәләрдән башлана.

И Ходаем, синдә бөтен өмет,

Берүк ярдәмеңнән ташлама.

Олы абыйдан без зарланырга

Яратабыз инде, сүз дә юк.

Татар телдән язып бара икән,

Әллә дисез гаеп бездә юк?

Әби-бабай тәрбиясен күрми

Үсә сезнең, безнең балалар.

Тырышабыз русча укытырга,

Рус телен дип белми калалар.

Хәтта сиксән яшьлек әбиләр дә

Сукалыйлар алар телендә.

Оныклары горурланып әйтә,

Яшибез дип урыс илендә.

      Әтнә районының  Иске Әҗем авылында туып-үскән профессор, Төркия һәм Алмания Фәннәр Академияләренең хокукый әгъзасе, Истанбул университеты каршындагы Тюркология  институты җитәкчесе Рәшит Рәхмәти Арат үзенең ”Тел темасы һәм төрки тел” мәкаләсендә: “Телнең кешелек җәмгыятенә  кагылышлы күп төрле вазыйфасы бар. Беренчесе: Тел ул – бер халыкның аерым кешеләре арасындагы аралашуны-аңлашуны булдыра торган чара. Икенчесе: Тел – кешелекнең гасырлар буена туплаган тәҗрибәсен үз эченә алган белем хәзинәсен саклап, буыннан-буынга тапшыра. Өченчесе: Тел – бер милләтнең күпъеллык тәҗрибәләреннән килеп чыккан төшенчәләрне сүз һәм гыйбарә формасында калыпларга сала һәм шул рәвешле, милли фикер эшчәнлеген булдыра. Дүртенчесе: Тел — уртак фикер һәм сөйләм берлеге тирәсендә җыйган халыкларны мәгънәви-рухи яктан яшәешләрен саклап килә. Бишенчесе: Тел – дөнья халыкларын, уртак фикер эшчәнлеге тирәсендә берләштереп, аларны бер милләт рәвешенә китерә.

Дөнья халыкларын, шул исәптән, аның иң югары баскычын тәшкил итүче милләтне тудыручы сәбәпләр арасында иң мөһим элементның тел булуында шик юк. Без бүген тел дигәндә, шул телдә сөйләшүче милләтне, ә милләт дигәндә, шул халык сөйләшкән телне әйтәбез. Әлеге ике төшенчә бер-берсенә бик нык береккән. Шулардан тел төшенчәсе шундый мөһим урын били  ки, юкка чыккан бер милләтнең теле бүген бар булырга мөмкин, ә телен югалткан милләт үзе юкка чыга.

Тел – халыкларның тәҗрибәләрен үз эчендә саклый торган бер хәзинә.  Ул – халыкларның үткәннәрен генә түгел, шул ук вакытта аларның киләчәктәге үсеш мөмкинлекләрен дә үзендә булдыра”,  — дигән фикерен җиткерә.

1900-1964 елларда яшәгән Рәшит Рәхмәти 1923 елда Берлин университетының фәлсәфә бүлегенә укырга керә һәм тел мәсьәләләрен тирәнтен өйрәнә. Аның: “Бер баланың хәтта үз ана телен җиңел генә өйрәнә алмавы барчабызга да мәгълүм. Бала – ашарга-эчәргә, моңа бәйле хисләрен әйтергә бик тиз өйрәнә. Кыска вакытта тәпи йөрүне дә булдыра ала. Ләкин сөйләү, уйлау һәм боларны җиткерер өчен тиешле телне үзләштерергә озак вакытлар кирәк була. Балага бер генә сүзне өйрәтер өчен генә күпме сабырлык, күпме вакыт кирәк. Шушы эш өйдән соң мәктәптә, аннан соң гомер буе тормыш юлында дәвам итә.

Адәм баласы шушындый авырлыклар белән ирешкән тел, вакыт үтү белән аның рухын, тәнен сырып алган шундый кадерле кыйммәткә әверелә. Ахыр чиктә, телне кешедән, кешене телдән аерып карап булмый һәм әлеге ике төшенчә бер-берсенә бик нык укмаша”, —  дигән нәтиҗәләре бүгенге көндә дә һәркем өчен  зур әһәмияткә ия.

Байкал авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь, драматург, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйпов 100 ел элек язган  “Әшгарь” шигырендә туган телебезне сакларга кирәклегенә басым ясап,  безгә һәм киләчәк буыннарга  теләкләрен җиткерә:

Сүз белән дөньяга шау-шу бер салыйк,

Уңга-сулга бакмыйча алга барыйк.

Гомре аз калды дигән милләтне без

Тергезик – дөньяда калсын исмемез.

Йир йөзе белсен татарның барлыгын,

Бу заманда аңа дәүләт ярлыгын.

Дөньяга үрнәк булырлык эш ясыйк,

Кулга-кул тоташып тиз үк алга басыйк .

Ләкин, иптәш, сиңа сүзем шул гына:

“Кушмый чит тел яз татарча мул гына!”

Һәр кеше дә шунда җырларны укыр,

Җыр йокыдан күп кешене уйгатыр.

                                                                                     “Казан арты” тарих — этнография музее

                                                                                      директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика