30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

1991 елдан башлап 30 октябрь — сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Казан арты» тарих-этнография музеенда төрле елларда репрессияләрдә нахакка рәнҗетелгән якташларыбызны искә алдык.
Чарада Арча 1нче мәктәп укучылары, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең ярдәмчесе Мифтахетдинова Надия Равил кызы, РСФСРның Мәгариф отличнигы, атказанган укытучысы Гарипов Шәфигулла Зәйнулла улы, «Әлифба» музее җитәкчесе Тазиев Дамир Гыйлемшәех улы катнашты.
Үткән тарихны үзгәртеп булмый. Тормыш дәвам итә. Алга таба тынычлыкта, иминлектә яшәргә насыйп булсын.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика