Аңа бүген 85 яшь!

Бу дөньяда һәркемнең дә үз язмышы,

                                                                                          Үз тормышы, үз уңышы, үз ялгышы.

          Дәрьяларның, елгаларның, инешләрнең

                                                                                     Үз юлы бар, үз суы бар, үз агышы.

                                                                                                                                                Рәис Сафин

Районыбызның Субаш Аты авылында туып-үскән, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәп иҗат итүче Рәис абый Сафин 2020 елның 6 гыйнварында үзенең 85 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт иткән, заводның гади  эшчесе дә, зур гына оешмаларның тынгысыз җитәкчесе дә  булган, һәркайда үзеннән соң якты истәлекләр генә калдырган.

Якташыбыз соңгы елларда үзенең бөтен рухи көчен, сәләтен гомер буе хыялында йөрткән әдәби иҗат эшенә багышлый. Аның туган як табигате, үзе узган авыр тормыш юлы, әти-әниләргә олы хөрмәте, туган телне саклау, билгеле инде яшьлек мәхәббәте, дини һәм башка темаларга язылган шигырьләрен, поэмаларын һәм хикәяләрен һәркем яратып укый, көй язылып җырга әйләнгәннәрен бик теләп сәхнәләрдән яңгыраталар. Бу көннәрдә  Рәис абый иҗат эшчәнлеген тагын да активлаштырды, без бик шатланып күзәтеп барабыз, бер-бер артлы китаплары чыгып кына тора. 64 яшендә генә яза башлаган Рәис абый Сафинның әсәрләре тупланган 14 китабы безнең музеебызда саклана, менә тиздән чыгачак  яңа китабын көтәбез.

Хөрмәтле якташыбыз Рәис Габдулла улын 85 яшьлек юбилее белән чын күңелдән тәбрик итәбез, тыныч тормыш, иҗатында уңышлар, балалары һәм оныкларының, дусларының, туганнарының, әдәбият сөючеләрнең олы ихтирамын һәи игътибарын тоеп яшәвен телибез.

 “Казан арты” тарих-этнография музееның

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика