Аның әсәрләрендә гасыр тарихы. В его произведениях вековая история
#РРЦпоподдержкеСОНКО
#АрскКультура
“Казан арты” музеенда Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфлары өчен Г.Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” әсәре буенча экскурсия-сәяхәт үткәрелде. Музей хезмәткәрләре тарафыннан әсәрдән халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары чагылдырылган өзекләр уйналды. Г.Бәшировның тормыш юлы һәм иҗатына тулы күзәтү ясалды. Экскурсия – сәяхәт Халык язучысына багышланган эчтәлекле күргәзмә карау белән тәмамланды.
Әлеге чара Арча муниципаль районы Ветераннарының җирле иҗтимагый оешмасы белән берлектә 2022 елда гражданлык җәмгыятен үстерү өчен бирелгән Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында җиңү яулаган “Туган ягым — яшел бишек ” проекты кысаларында үтте.
Сегодня в музее «Казан арты» для учеников гимназических классов Арского педагогического колледжа была проведена экскурсия-путешествие по произведению народного писателя Г.Баширова “Туган ягым-яшел бишек”. Музейные сотрудники инсценировали отрывки, в которых раскрываются обычаи и традиции татар, пригласили ребят принять участие в народных играх. В завершении путешествия был проведен обзор выставки, раскрывающей жизнь и творчество великого классика татарской литературы.
Мероприятие прошло в рамках проекта « Я здесь живу и край мне этот дорог». Данный проект получил поддержку в конкурсе на предоставление грантов Республики Татарстан на развитие гражданского общества 2022 г. Арский историко-этнографический музей «Казан арты» реализует проект совместно с местной общественной организацией Ветеранов (пенсионеров) Арского муниципального района.