“Арча” җыры – Татарстан радиосында

    Арча якларына карыйм,

 Дустым Арча ягында.

Арча ягы бигрәк матур

 Кош  сайраган чагында.

      Бу  шигырь  юллары  бөтен  татар  халкы  яратып  тыңлый  торган  “Арча” җырыннан. Ә инде “Арча” җырына килсәк, Шамил абый кебек бу җырны әле беркемнең дә башкарганы юк. Арча шәһәрендә һәм авылларыбызда уздырыла торган чараларда, сабантуйларда, чит төбәкләрдә үткәрелә торган очрашулар вакытында “Арча” җыры башкарыла һәм аны һәркем үз итеп, яратып тыңлый. Ул чараларда Шамил Әхмәтҗанов үзе дә бик теләп катнаша, аның ягымлы, үзенчәлекле, көчле, аһәңле тавышы беркемне дә битараф калдырмый. “Арча” җыры дисәң Шамил абый, ә инде Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановны әйтсәләр күңелләрдә “Арча” җыры яңгырый башлый.

Якташыбыз Шамил абый үзе: “Моннан 30 ел элек, 1989 елның ноябрь аенда “Арча” җырын Татарстан радиосына яздырткан идем һәм ул әле дә бик еш яңгырый. Шушы җыр аша мин туган ягыма сәлам җибәреп торам кебек һәм  татар халык җыры буларак анда районыбызның тырыш халкына булган хөрмәт һәм горурлык хисләре чагыла кебек”.

23 декабрь көнне Арча мәдәният йортында “Арча батырларын данлый” дип исемләнгән районыбыз алдынгылары бәйрәме булды. Анда якташларыбыз Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов һәм Гөлзада Сафиуллина, фән докторлары Фәния Җамалиева һәм Гаптрәүф Нуриев, язучылар Хәнәфи Бәдигый, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Гүзәл Әдһәм, Вакыйф Нуриев, Сания Әхмәтҗанова, Рөстәм Галиуллин, журналистлар Әгъзәм Фәйзрахманов, Рамил Гарипов катнаштылар. Соңыннан түгәрәк өстәл янында сөйләшү вакытында да “Арча” җыры турында фикер алышу булды.

Бөтен гомерен Шамил Әхмәтҗанов белән аралашып яшәгән Гөлзада Сафиуллина: “Ул елларда Шамил абый башкаруында “Арча” җырын радиодан көнгә берничә тапкыр тапшыралар иде. Ул аны шул кадәр җиренә җиткереп, һәркемнең күңеленә үтәрлек итеп башкарды, бу җыр аның визит карточкасы булды. Шамил абый аны әле дә сәхнәдән егетләрчә башкарып тамашачыларның мәхәббәтен яулап тора. “Арча” җыры – ул мәңгелек җыр!”,- диде истәлекләрен яңартып.

“Без Шамил абый белән авылдашлар. Курса Почмакта гел  очрашабыз, ул авылдашларга “Арча” җырын еш бүләк итә. Бу көннәрдә минем “Язмышлар такыясы” дип исемләнгән китабым дөнья күрде. Бу китабымда “Арча поезды” шигырьләр циклында Арча районында туып-үскән олы шәхесләргә багышланган шигырьләр арасында авылдашым Шамил Әхмәтҗановка багышланган “Сорнай моңы илчесе” шигыре бар. Кереш сүз итеп, дөнья дәрәҗәсендә югары бәяләнерлек җырлар тудырган маэстро, авылдашым – Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗановка багышлыйм, дигән  юлларны яздым,”- диде горурланып Сания Әхмәтҗанова.

Аның Шамил Әхмәтҗановка багышланган бу шигырь юлларында җырчының биографиясе дә, җырлаган җырлары, бөтен  татар халкының аңа булган олы хөрмәте һәм ихтирамы чагыла. Хәзер без сезгә шул әсәрне тәкъдим итәбез:

 

Сорнай моңы илчесе

Бер чишмәнең суын эчеп үскән

Урамдашлар бит без, авылдашлар.

Бер туфракта яшьнәп, иртә язда

Күккә канат ачкан ябалдашлар.

Берләштерә безне уртак бер гамь:

Ата-баба йорты – туган авыл…

Талган канатларны имләр оя

Сиңа да ул хәзер, миңа да ул.

Хәтер күге тоныклана төшсә,

Зеңлап куя туганлыкның кылы:

Курса Почмак дигән төп нигезнең

Мин бер кызы булсам, син – бер улы.

Күрешеп, хәл-әхвәлләр сорашканда,

Сагыш тибә сагыну ярасында.

Тамчы-тамчы кояшкайлар шыта

Сөеп баккан көләч карашыңда.

Олпатларча тыйнак көлүеңнең

Гөлдерәве балачактан таныш.

Көтеп алган Коръән аятедәй,

Ишелеп туа җанга бәрхет тавыш.

***

Ана карынында сирпелгәндер

Тибрәнеше сиңа милли көйнең.

Канатларын сыйпап – чыныктырып,

Син аларны моң күгенә чөйдең.

Арча куенына тыйнак сеңгән

Тар “почмактан” чыгып, Акын кебек,

Бер очкыннан кабынып үрли-үрли,

Җанны ялмап алган ялкын кебек,

Илләр яулап, дөнья буйлап киттең…

“Идел кызы”, “Сәрвиназ”лар белән

Син Гыйракка кадәр барып җиттең.

“Уракчы кыз”, “Зиләйлүк”ләреңне

Мальта, Япониядә мәшһүр иттең.

Италия сине алкышлаган!

Киң мәйданда биш мең тамашачы

Ул көн үзен сиңа багышлаган.

Җырлагансың саф безнеңчә итеп…

Һәр җырыңны  алган алар көтеп,

“Нинди моң бу!” диеп таңга калган.

Хатын-кызлар гына түгел, хәтта ирләр

“Уел”ыңнан уелып сулкылдаган.

***

Фронтларга киткән әткәйләрнең

Көен отып алып яшәттең син!

Яудан кайтмый калган солдатларның

Өзелеп калган моңын, сыйпап –ялгап.

Гүя яңабаштан яшьнәттең син!

Халкыбызның сирәк җыр мирасын

Моң-сүрәңне өреп яшәрттең син!

“Мин калыктым “Сорнай моңы” белән,

Бу – үз җырым минем” дигән идең…

Халык моңы, милли аһәңнәрдән

Тетрәндердең күпме күңел күген.

“Арча” көе меңнәр хәтерендә

“Шамил җыры” булып яши бүген.

Идел төбәгенең моң илчесе,

Диеп йөртә халкым сине, зурлап.

Остазлыгың яши дәвамында –

Калмадың тик фидакярча җырлап,

Шәкертләрең, кызларыңа бүлдең

Җыр байлыгың, аталарча барлап.

***

Яшерен серен эзләп таңга калам

Син мәкамен тапкан дога –җырның.

Туган якның хәтер түрләрендә

Гел мөнбәрле булсын синең урының.

Кан кардәшләр, гәрчә, булмасак та,

Су кардәшләр бит без, моң кардәшләр.

Татар җыры аксакалы, диеп,

Килер буын башын иеп дәшәр.

Шамил кебек җырчы улы барда,

Татар яшәр әле! Мең-мең яшәр!

 

Әйе, якташыбыз Шамил Әхмәтҗановның “Арча” җырын радио аша тапшыра башлауга 30 ел вакыт узган. Ә ул җыр үзенең мәгънәсен, тәрбияви көчен бер дә югалтмый, еллар узган саен  татар халкының бик күп күренекле шәхесләр биргән Арча төбәге белән кызыксынуын арттыра гына бара.

“Казан арты” тарих-этнография  музее

 директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика