Арча читекләре этно-фестивале
«Арча читекләре» этно-фестивалендә кунакларыбызга «Казан арты» музее хезмәткәрләре тарафыннан кызыклы чаралар тәкъдим ителде!
🔆️ Безнең районның күн эшкәртү тарихы, төрле күн төрләре, моннан берничә дистә ел элек оешкан артельләрнең эшчәнлеге һәм милли аяк киемнәре фабрикасының бай мирасы белән таныштырдык. Кунаклар, бигрәк тә, артельдә эшләнгән матур күн аяк киемнәренең бизәкләренә зур игътибар бирделәр. Аларның һәрберсе – зәвыклы, милли мотивлар белән бизәлгән, чын сәнгать әсәре!
🔆️ Шулай ук, кунакларга «Казан җөе» техникасы буенча осталык дәресләре дә оештырдык. Бу – үзенчәлекле, борынгы заманнардан килгән һөнәрне өйрәнү, аның серләренә төшенү өчен менә дигән мөмкинлек булды.
🔆 Әлеге фестивальдә без Арча фабрикасының ветеран-чигүчеләре белән очраштык. Алар үзләренең бай тәҗрибәләре белән уртаклашты. Киләчәктә дә мондый бәйрәмнәр күбрәк булсын, милли байлыкларыбызны бергәләп үстерик һәм саклыйк!
📸 Бәйрәмнең фотомизгелләре биредә 👇
https://vk.ru/album711402670_311702771













































