Иртәгә “Арча“ радиосыннан Мәрьям апаның җырларын тыңлагыз!

Сафина Мәрьям Сафа кызы 1925 елның 10 февралендә Күпербаш авылында туа. Күпербаш башлангыч, Казанбаш урта мәктәбенең сигезенче классын тәмамлый. Ул 1941 елның август аеннан 1943 елның июнь аена кадәр туган  авылында кибетче булып эшли. 1943 елны армия сафына алына. Халык комиссариатының эчке эшләр бүлеге солдатлары буларак ике айлык хәзерлек курсы үткәч, аларны Урал якларына җибәрәләр. Каменск-Уралск, Свердловск шәһәрләрендә хезмәт иткәннән соңЧиләбе шәһәрендәге корал җитештерү заводын сакларга куялыр. Шулай итеп, 18 яшьлек кызлар фронтка алынган ир-егетләрне алыштыралар, Җиңү көнен якынайтуга үзләреннән зур өлеш кертәләр. Мәрьям Сафина 1945 елның сентябрь аена кадәр шунда намуслы хезмәт итә, бергә булган иптәшләрен һәм завод эшчеләрен моңлы җырлары белән  куандырырга да өлгерә.

Сугыштан соң Мәрьям апа Күпербаш авыл советы секретаре булып эшли, авылдашы, Бөек Ватан сугышы ветераны Мидхәт Нуруллин белән гаилә коралар. Икесе дә сугыштан кайткан яшьләр, тыныч көннәрнең кадерен белеп матур гомер итәләр. Арчага килеп яши башлагач Мәрьям апа ЗАГС бүлегендә эшли, ә Мидхәт абый заготконтораны җитәкли һәм хәбәрче буларак район газетасына бик күп мәкаләләр яза.Алар бик күп еллар Җиңү көнен бергәләп каршы алалар.

Безнең музей фондында Мәрьям апа Сафина – Нуруллина башкаруында “Исле гөл”, “Казан сөлгесе”, “Ай, җаныем, суларда”, “Саҗидә” һәм башка җырларының язмалары саклана. Ул җырларны без “Арча” радиосы аша еш яңгыратабыз.Мәрьям апаны “Арча сандугачы” дип бик дөрес бәяләгәннәр. Өлкәннәр белән сөйләшкәндә Мәрьям апаны әйтү белән, сәхнәләрдә җырлаган Мәрьямме, дип искә төшерәләр.

Иртәгә 13 сәгать 40 минутта “Арча” радиосыннан сугыш һәм хезмәт ветераны Мәрьям апа башкарган җырларны тыңларга мөмикин.

 “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика