“Арча ягы – данлы төбәк” проектының үтәлеше (26.11.2020)

Хөрмәтле радиотыңлаучылар! Күп еллардан бирле “Арча” радиосы “Казан арты” тарих-этнография музее белән бергә “Арча ягы – данлы төбәк” радиотапшыруларын алып бара. Бүген безнең тапшыруда музейның директор урынбасары Шәфигулла Зәйнулла улы Гарипов катнаша. Шәфигулла Зәйнуллович! Арчада иң беренче булып ачылган “Әдәбият һәм сәнгать“ музее турында фикерләрегезне әйтегез әле, сез анда кайчаннан эшлисез?

Исәнмесез хөрмәтле радиотыңлаучылар, райондашлар! Иң беренче чиратта, форсаттан файдаланып “Арча” радиосы хезмәткәрләренә туры эфирга чакырганнары өчен рәхмәтемне белдерәм.

Арчада әдәбият һәм сәнгать музее моннан 25 ел элек, 1995 елның  26 апрелендә бик күп язучылар катнашында, тантаналы рәвештә ачылды. Сәнгать мәктәбе яңа бинага күчкәннән соң әлеге тарихи йортта музей ачуга әзерлек эшләре башланды. Бу бинаны сайлап алу да очраклы түгел, анда  татар әдәбиятында танылу алачак язучы Гомәр Бәширов 1925-1928 елларда Арча кантоны милиция идарәсендә тикшерүче булып эшләгән. Хәтеремдә, Гомәр абый үзе дә музейны ачуга ярдәм итте, кайтып йөрде. Ул эшләгән бүлмәдә аңа багышланган экспозиция куелган.

Музейны оештыру, анда районыбызның күренекле шәхесләренә багышланган экспозицияләр урнаштыру, кызыклы экскурсияләр, төрле очрашулар уздыруга зур өлеш керткән музейның беренче директоры Ринат абый Гаделшин, аннан соң озак еллар музейны җитәкләгән Ринат абый Фазлыйәхмәтов, һәм  билгеле инде төрле елларда зур тырышлык куйган музей хезмәткәрләренең  башкарган эшләре бәяләп бетергесез. Ә Зәбирә Габтелхакова музей ачылган көннән алып бүгенге көнгә кадәр музеебызда эшли. Музейда кемнәр генә булмаган, чит ил кунаклары да, Рәсәйнең төрле төбәкләреннән үзебезнең якташларыбыз да, аларның һәрберсе зур канәгатьләнү хисләре алган.

2013 елның октябрь аенда мине Арчаның әдәбият һәм сәнгать музеена директор итеп эшкә чакырдылар. Музей һәм анда тупланган экспонатлар,  Гөберчәктәге Мөхәммәт Мәһдиев һәм Әлифба музей-филиаллары, аларның җитәкчеләре Халидә Габидуллина һәм Сания Камалетдинова белән ныклап танышканнан соң, музейдагы планлы эшебезне дәвам иттек.

Район хакимияте карары белән 2014 елның  гыйнвар аенда музейларны  бер муниципаль музейга берләштергәч, без “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге буларак эшли башладык, филиаллар да үз эшләрен уңышлы дәвам итәләр. Бүгенге көндә Әлифба музей филиалы җитәкчесе булып Дамир Таҗиев эшли.

      Шәфигулла Зәйнуллович, әйтегез әле, “Арча ягы – данлы төбәк” тапшырулары ничек барлыкка килде?

Районыбызның әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә нәтиҗәле хезмәтләре булган язучылары, сәнгать һәм фән эшлеклеләре, журналистлары, районыбызның башка күренекле шәхесләре белән радиотыңлаучыларны таныштыру максатында “Арча” радиосы аша даими була торган тапшырулар оештырырга уйладык. Бу тәкъдимне музей директоры Ришат Ринатович Камалов та хуплады һәм эшлекле фикерләрен әйтте. Хәтеремдә, беренче тапкыр 2014 елның 17 мартында Урта Сәрдә авылында туып-үскән якташыбыз, шагыйрь Ринат Рәхимовның тууына 75 ел тулуга багышланган язмабызны “Арча” радиосы дикторы Рәзилә Зиннәтова халыкка җиткерде, тапшыру “Шигъри мизгелләр” дип аталды. Ә икенче тапшыруыбыз  Әлифба авторларының берсе Рәмзия апа Вәлитованың тууына 100 ел тулуга, ә өченчесе бөтенләй яшь язучыбыз Рөстәм Галиуллинның иҗатына багышланды. Тапшыруларның төрле шәхесләр турында булачагы аңлашылды, шуңа күрә дә тапшыруга яңа исем кирәк булды. Радио хезмәткәрләре белән бергә ныклап уйлашканнан соң, тапшырулар циклын “Арча ягы – данлы төбәк” дип атадык. Шуннан бирле бер атнада да калмыйча тапшырулар эфирга чыгып килә, хәтта ялга киткәндә дә без тапшыру өчен материалларны алдан әзерләп, биреп куябыз.

Бүген “Арча ягы–данлы төбәк” тапшыруы 367 нче тапкыр эфирга чыга. Мин бу тапшыруда үзем катнаша алуыма бик шат. 2014 елда – 61 тапкыр, 2015 елда — 48, 2016 елда — 53, 2017 елда — 61, 2018 елда — 52, 2019 елда 46 тапшыру, быел шулай ук 46 радиотапшыру эфирга чыкты, ягъни барысы 367 радиотапшыру булды. Шулай ук боларга өстәп 2015 елда Татарстанда әдәбият елы уңаеннан “Каләм алдым кулыма” дип исемләнгән радиотапшырулар 45 тапкыр, 2016 елда Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан  “Без – Тукайлы халык” дип аталган  радиотапшырулар 23 тапкыр эфирга чыкты, аларны кушып санасаң тапшырулар саны 435 кә җитә. Бу тапшыруларның һәрберсе эфирда ике тапкыр яңгыратылды. Радиотапшыруларны Арча, Әтнә, Балтач, Саба, Теләче, Биектау, Питрәч районы халкы да яратып тыңлый.

Районда туып-үскән күренекле кешеләр, истәлекле вакыйгалар, үткәрелгән чаралар турындагы тапшыруларны Рәзилә Зиннәтова, Гөлнара Ситдикова алып барды, ә кайберләрен Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлшат Моратова үткәрде, ә соңгы ике елда тапшыруларыбызны Гөлнара Ситдикова һәм Гөлназ Газимова алып баралар. Барлык тапшыруларның да тавыш операторы,  үз эшенең остасы Раушан Нәбиуллин. Ә текстларны без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре мин үзем һәм Зәбирә Габтелхакова әзерлибез. “Арча ягы – данлы төбәк” тапшыруларын сез, хөрмәтле радиотыңлаучылар, даими тыңлап барасыз, уңай фикерләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне җиткерәсез, рәхмәт сезгә!

Дөрестән дә без, “Арча” радиосы хезмәткәрләре, берсеннән-берсе кызыклы, тирән эчтәлекле, мавыктыргыч тапшыруларны халыкка җиткереп киләбез. Соңгы ике елда эш тагы да активлашты кебек, ул нәрсә белән бәйле?

“Арча” радиосы аша барган тапшыруларыбыз безне, билгеле инде, канатландырды, аларда искә алынган шәхесләребез турында язмаларның кайберләре “Арча хәбәрләре” газетасында басылып чыкты. Музейда һәм аннан читтә оештырылган чаралар вакытында төрле күргәзмәләр оештырдык, аларда музейда булган кызыклы экспонатлар кулланылды. Ләкин күргәзмәләрне оештырганда кирәкле җиһазларны үзәк китапханәдән, сәнгать мәктәбеннән, мәдәният йортыннан, мәктәпләрдән алып тора идек. 2018 елда Республикабызның Мәдәният министрлыгы музейлар эшчәнлеге белән бәйле грантлар тәкъдим итте. Без “Арча” радиосы белән тапшырулар алып бару һәм күргәзмәләр оештыру тәҗрибәбезне күрсәтеп “Арча ягы – данлы төбәк” дип исемләнгән проект буенча материаллар тәкъдим иттек. Документларны рәсмиләштерүдә район мәдәният идарәсе баш белгече, хәзерге вакытта  район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Эльвира  Вафина һәм музеебыз хезмәткәре Ләйсән Нурмөхәммәтова зур ярдәм күрсәттеләр. Нәтиҗәсе дә куанычлы булды, республика күләмендә грант отучылар исемлегенә кердек, бу проектны тормышка ашыру өчен 200 мең сум күләмендә мәдәният министрлыгы һәм шул ук күләмдә район хакимияте акча бүлеп бирде. Музей директоры Радик Рәкыйп улы Яруллин музейга видеопроектор, ноутбук, күргәзмәләр оештыру өчен кирәкле җиһазлар алуны оештырды.

“Арча ягы – данлы төбәк” проектының шарты буенча без 2019-2020 елларда укучыларны, яшьләрне, өлкән буын вәкилләрен музейга тарту юнәлешендә төрле эш формалары кулланып сыйфат ягыннын да, килүчеләр саны буенча да нәтиҗәле эш күрсәтергә тиеш булдык.

Бу проектны тормышка ашырып районда туып-үскән якташ язучылар турында мәкаләләр тупланган “Арча ягы – данлы төбәк” китабы, анда бу проектны тормышка ашырып алып барылган радиотапшыруларның язмалары бирелде, һәм ул 2019 елда нәшер ителде. “Арча ягы – данлы төбәк” проекты буенча “Арча” радиосы белән берлектә оештырылган 275 радиотапшыруны кертеп, 2 кисәктән торган аудиодиск чыгардык һәм аларны мәктәпләргә, китапханәләргә бүләк иттек.

2020 елда районыбызда туып-үскән һәм төрле елларда театр сәнгатен үстерүгә үзләреннән зур өлеш керткән актерлар, драматурглар, режиссерлар турында “Сәхнәдә, сәхнәдә…” китабы чыгарылды. Язмалар музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә саклана торган документларга, төрле очрашуларда туганнарының, танышларының истәлекләренә нигезләнеп эшләнде, бу китап та район китапханәләренә бүләк ителде.

2019 елда телевидениенең ТНВ каналы “Манзара” тапшыруында “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге турында тапшыру күрсәтте. Шулай ук 2020 ел дәвамында “Арча районында халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатларының эше турында”, “Арча районында туып-үскән язучылар әсәрләрендә ТАССРның үткән юлы”, “Арча шәһәрендә шәһәр мөхите милли проектының үтәлеше”, “ТАССРның 100 еллыгына әзерләнү вакытында музей эшчәнлеге” темаларына чыгышлар ясалды.

Проект буенча башкарылган эшләребезне күрсәтү максаты белән 2019 елда “Казан арты” тарих-этнография музее сайтына әдәбият һәм сәнгать бүлеге оештырган чаралар турында  93 язма мәгълүмат бирелде. Ә 2020 елда барысы 107 материал музей сайдына куелды. Бу яңалыкларның күбесе “Арча хәбәрләре” сайдына һәм кайберләре “Безнең мирас” журналы сайдына җибәрелде,  бу язмаларның һәрберсен яратып укыйлар.

Билгеле инде газетага, радиотапшыруларга мәкалә язабызмы, күргәзмәләр өчен материаллар туплыйбызмы  алар берсе дә җиңел генә эшләнми, күп вакыт һәм ныклы әзерлек таләп итә. Кем турында язабыз, аның балалары, туганнары белән очрашуларга барабыз, аларда өстәмә документлар, фотолар табыла. Истәлекләрне яздырабыз, бу эшләрдә музей хезмәткәре Ленар Гобәйдуллин бик зур ярдәм күрсәтә. Бик күп күренекле шәхесләрне өйрәндек, музейга кызыклы экспонатлар таптык.

 

Шәфигулла Зәйнуллович! Сез грантка материаллар тәкъдим иткәндә музейның  күргәзмәләр оештыру эшчәнлеге дигән идегез. Шул турыда аңлатып үтсәгез иде?

Әйе, “Арча ягы – данлы төбәк” проектының бер юнәлеше мәктәпләрдә күргәзмәләр оештырып, районыбызда туып-үскән күренекле шәхесләребезнең тормыш кыйммәтләрен күрсәтү иде. Бу проект нигезендә без алынган җиһазларны кулланып, соңгы вакытта вазгыятьнең катлауланып китүенә карамастан, 2019-2020 елларда районыбыз мәктәпләрендә берсеннән-берсе кызыклы һәм истә калырлык күргәзмәләр тәкъдим иттек, алар янында экскурсияләр уздырдык. Билгеле инде район мәгариф идарәсе һәм мәктәп коллективлары теләктәшлек күрсәттеләр, бигрәк тә мәктәпләрдәге музей җитәкчеләре бик теләп ярдәм иттеләр. Аның кадәр укучыларны музеебызга алып килү мөмкин дә булмас иде.

“2019 ел – Россиядә Театр елы”на багышланган күргәзмәне Арча шәһәренең 2 нче, 6 нчы мәктәпләрендә, 5 нче гимназиядә, мәктәпләр белән бергә оештырылган кичәләрдә Яңа Кырлай һәм Утар Аты мәдәният йортларында бик яратып карадылар. Шушмабаш мәктәбендә якташлары, филология фәннәре докторы Фәрит Бәширне, Шурабаш мәктәбендә язучы, драматург, җәмәгать эшлеклесе Габделгазиз Монасыйповны һәм театр артисты, драматург, режиссер Гафур Каюмовны искә алу кичәләрендә куелган күргәзмәләрдә аларның тормыш юлларын һәм иҗатларын ачып бирү өчен музейда тупланган кызыклы экспонатларны кулландык. Шурабаш мәктәбендә шул ук көнне Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче шагыйрь, бик күп җырлар авторы Галиәхмәт Шаһи белән очрашу да булды, ул үзенә 70 яшь тулу уңаеннан тәкъдим ителгән күргәзмәне карап бик горурланды. Шулай ук Урта Курса мәктәбендә Татарстанның халык артисты Булат Сәләхов белән очрашу, ә инде Курса разъезды мәктәбендә аны сәхнә серләренә өйрәткән театр һәм цирк артисты, режиссер Илдар Хаҗины искә алу кичәләрендә урнаштырылган күгәзмәләрдә музей фондының бөтен мөмкинлекләрен дә кулландык. Тагын бик күп мисаллар китерергә мөмкин, алар барысы да язмалары һәм фотолары белән музей фондында тупланып баралар. 2019 елда барысы 31, 2020 елда 23 күргәзмә оештырылды. Мәктәпләрдә, район һәм авыл мәдәният йортларында, Казан шәһәрендә һәм Пермь өлкәсенең Барда районында оештырылган күргәзмәләр “Арча ягы – данлы төбәк” проектын тормышка ашыру максатында уңышлы үткән чаралар булып исәпләнә.

       Сезнең белән бер сорауга ачыклык кертеп үтик әле. “Арча ягы – данлы төбәк” проектын тормышка ашыруда тагын нинди юнәлешләрдә эш алып барыла?

Район башлыгы  Илшат Габделфәрт улы Нуриев тәкъдиме белән музей фондында булган материалларны кулланып “Без бит — Арча яклары” өч томлыгын чыгаруга ярдәм иттек. Районыбызның башлангыч сыйныф һәм татар теле укытучылары белән  Арча төбәге әдипләре иҗаты тупланган бу китаплар 1-11 нче  сыйныф укучылары өчен класстан тыш уку дәресләрендә һәм төрле чаралар үткәргәндә бик уңышлы кулланыла. Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан “Ятимлеге аның – язмыштандыр, бөеклеге ләкин – халыктан!” исемле китап чыгарылды. Аңа якташ язучыларыбызның Тукай иҗатына карата фикерләре һәм аңа багышлап язган шигырьләре тупланган. Шулай ук Арча районында туып-үскән язучыларның  юмористик хикәяләре, шигырьләре, кызыклы мәзәкләре тупланган “Арча ягы шаярулары” дип исемләнгән китап чыгарылды. Бу китаплар, уңышлы итеп кулланганда, укучыларга да, укытучыларга да, мәдәният хезмәткәрләренә дә  туган телебезне өйрәнүдә өстәмә ярдәмлекләр булып торалар.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасының дәүләт телләре  турындагы законын үтәү юнәлешендә “Әдәби хәзинә” проектын тормышка ашырып килә. Язучылар турындагы бу тапшыруларны ТНВ  каналы аша бөтен дөнья татарлары да күзәтеп бара. ”Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлеге катнашында, районыбыз мәктәпләренең ярдәме белән Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев, Мәхмүт Галәү, Мостафа Ногман, Рафаил Төхфәтуллин, Мәрзия Фәйзуллина, Фәрваз Миңнуллин, Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанова, Гафур Каюмов турында тапшырулар эшләнде һәм күрсәтелде инде. Бу тапшыруларда язучыларның туган авылларында яшәүчеләрнең истәлекләре, мәктәп укучылары башкаруында авторларның әсәрләреннән өзекләр уку, мәктәп музейларында булган материаллар кулланыла. Шулай ук әдәби телдә әңгәмәләр, видеофильмнардан өзекләр күрсәтелә һәм бу тапшырулар безнең районыбызда туган телнең сакланышына зур әһәмият бирелүен  бөтен дөнья татарларына күрсәтәләр. Киләчәктә  дә “Әдәби хәзинә” тапшыруларын әзерләү дәвам итсен иде.

Бу проектны тормышка ашырып нинди максатка ирешергә теләдегез, алда нинди планнарыгыз бар?

Бүгенге көндә без мәктәп укучылары белән турыдан-туры аралаша алмыйбыз. Район мәгариф идарәсе белән киңәшеп, музеебыз директоры Гөлназ Гыйлметдин кызы Камалова тәкъдиме белән проектка яңа бер юнәлеш өстәлде, “Казан арты”тарих-этнография музее мәктәпләргә тәкъдим итә”  дип атала. Быел тууына 100 ел булган фронтовик язучы Әнәс Галиев, тууына 125 ел тулган тел галиме, тәнкыйтьче Хәй Хисмәтуллиннарның  тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган материаллар, фотолар, презинтация, туганнарының аудиоязмалары мәктәпләргә җибәрелде. Аларга бу материалларны кулланып, класс сәгатьләре, кичәләр үткәрергә тәкъдим ителде. Быел 90 яшьлек юбилеен билгеләп үткән балалар язучысы Мәрзия Фәйзуллина турында материаллар әзерләнә. Шулай итеп безнең музей айга бер тапкыр мәктәпләргә күренекле шәхесләребез турында материаллар биреп бара.

2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелә. Булган тәҗрибәбезне кулланып эшебезне дәвам итәргә һәм яңа бәйгеләрдә катнашып карарга уйлыйбыз.

Безнең максатыбыз да, хыялыбыз да: мәктәпне тәмамлап чыгучы районыбыз укучылары горурланып Габдулла Тукайның “Туган тел”, “Эшкә өндәү”, “Эш беткәч уйнарга ярый”, “Китап” һәм башка шигырьләрен, “Су анасы”, “Шүрәле” әкиятләрен, Гомәр Бәшировның “Сиваш”, “Намус”, “Туган ягым яшел бишек”, “Җидегән чишмә”, Галиәсгар Камалның “Беренче театр”, “Банкрот”, Гариф Ахуновның “Хәзинә”, “Без бит Арча яклары”, “Идел кызы”, Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар”, “Без – кырык беренче ел балалары”, “Бәхилләшү”, Мәхмүт Галәүнең “Мөһәҗирләр”, Рафаил Төхфәтуллинның “Йолдызым”, “Авылдашым Нәби”, Әнәс Галиевнең “Йолдызлар шаһит”, Радик Фәизовның “Ике әни”, “Ак каз” һәм башка якташ язучыларның әсәрләрен өйрәнеп үстем, шулай ук Мостафа Ногман, Мәрзия Фәйзуллина, Хәнәфи Бәдигый, Вакыйф Нуриев, Риман Гыйлемханов, Рифат Җамал, Сания Әхмәтҗанова, Наил Касыйм, Рөстәм Галиуллин, Зиннур Тимергалиев һәм башка якташларыбызның иҗаты белән дә танышып бардым дип өстәп куйса, мәктәп укытучылары өчен дә, музей хезмәткәрләре өчен дә иң зур бәя булачак.

Бөтен максатыбыз “Казан арты” тарих-этнография музеен күбрәк кеше белсен, кызыксынсын һәм үзләре килеп карасыннар иде.

Сезгә, “Арча” радиосы хезмәткәрләренә, “Арча ягы – данлы төбәк” проектын тормышка ашыруга ярдәм итеп, бу тапшыруларны уңышлы оештырган һәм эфирга чыгарган өчен олы рәхмәтебезне җиткерәбез, киләчәктә дә бергәләп эшләрбез дип ышанабыз.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика