Хәтер көне уңаеннан Арча шәһәрендәге Бөек Ватан сугышына бәйле истәлекле урыннар — музей ишегалдындагы күргәзмә, эвакогоспиталь, Җиңү паркы, хәрби очучылар җирләнгән каберлек буенча велоэкскурсия оештырдык. Соңрак веломаршрут «Хәтер шәме» акциясенә кушылды.










