Авылның хат ташучысы

Вафина Габидә Гатаулла кызы 1914 елның 23 февралендә хәзерге Арча районы Казиле авылында туа. Балачагы илдә барган сугыш һәм ачлык елларына туры килә. Кыз 14 яшеннән ятим кала, әнисе вафат була. Кечкенәдән хуҗалык эшләренә өйрәнеп үскән кыз, язмыш сынавы каршында сыгылмый, барлык эшне дә җиренә җиткереп башкара. Кыз яшьтән бәйләү һөнәрен үзләштереп, кешеләргә оекбаш-бияләй бәйләп бирә торган булган. Ә аның урынына ашарга яки кием тегәргә тукыма юнәткән. Чигү, тегү эшен дә оста башкарган, шәлләр бәйләп саткан. Аларның сәке асты тулы йон булган, чөнки кеше йон китереп биргән, ә Габидә, җитез кыз буларак, һәр кешенең гозерен үз вакытында үтәү өчен көнне-төнгә ялгап эшләгән. 1936 елда Гөберчәк авылы егете Нигамәткә кияүгә чыгып, өч балага гомер бирә. Ире Фин сугышында катнаша һәм аннан исән-сау әйләнеп кайта. Ләкин ире сугышта вакытта дүрт яшьлек улы вафат була. Бөек Ватан сугышы башлануга Нигамәте фронтка китеп бара. Аннан берничә хат килә. Хәтта кызы Диләрә туганны Габидәсе язганнан гына белгән иренә кире әйләнеп кайту насыйп булмый. Габидә 1936 елдан хат ташучы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, канатлы ак алъяпкычын кигән Габидәне һәр кеше куркынып каршы ала, чөнки кемгәдер сугышка китәргә повестка яки һәлак булган дигән язу килә. Габидә өчен иң авыры повестка бирү түгел, ә гаиләгә килгән кара пичәтле хатны тапшыру. Үзе дә шундый хат алган хатын буларак, кешенең кичерешләрен үзе аша үткәрә, алар белән бергә кайгыра, елый торган була. Ул хат ташу эше белән генә чикләнми, Габидә башкалар белән беррәттән урагын да ура, ындыр табагында да эшли. Урак вакытында кешеләрне звеноларга бүлеп эшләткәннәр. Габидәне бер звеноның башлыгы итеп куялар. Җаваплы эшне ул башкалар белән уртак тел табып, тырышып башкара. 39 ел буе хат ташучы булып эшләү дәверендә Габидә Вафина нинди генә авырлыклар белән очрашмасын, бервакытта да төшенкелеккә бирелми, һәрчак аралашып, фикерләшеп эшләргә ярата. Тол хатын хуҗалыгында тәртипле мохит булдыра, балаларын да тиешле дәрәҗәдә тәрбияли. Сылу гәүдәле Габидә балалары белән берлектә кышлык утынын да, малларына печәнен дә әзерли. Ул киң күңелле, кешелекле, әдәпле һәм гореф-гадәтләрне һәрчак саклаучы кеше буларак, кызлары Диләрә һәм Миңниса күңелендә матур хатирәләр белән генә саклана. Вакытны бушка үткәрергә яратмаган хат ташучы оныкларын да хезмәт белән тәрбияли. Ул чисталык, пөхтәлек һәм төгәллекне ярата. Кызы Диләрә һәм кияве Равил тәрбиясендә яшәгән, тылда хезмәт куйган Габидә апа 2001 елның 14 июнендә вафат булып, авыл зиратына җирләнә. Аның хакындагы истәлекләрне балалары, оныклары, күрше-күлән бүген дә күңелләрендә яңарталар. Габидә апа үзенең уңганлыгы, көчле рухлы, михербанлы һәм әдәпле, сабыр булуы белән безгә үрнәк кеше.

Халидә Габидуллина,

М.Мәһдиев музее җитәкчесе

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика