Безнең геройлар
Бүген музеебызда «Безнең геройлар» исемле күргәзмә ачылды. Күргәзмә илебезне яклаган якташ сугышчыларыбызның кыюлыгын, рухи ныклыгын һәм фидакарьлеген, Ватанга тугрылыгын, аның язмышы өчен җаваплылык тоюын, хәрби эш традицияләрен чагылдыра. Күргәзмә өчен эскпонатлар афганчы , волонтер, күп тапкырлар хәрби зонага ярдәм илткән якташыбыз Яруллин Илнур Гомәр улының шәхси архивыннан алынды.
Күргәзмә ачылышында Арча муниципаль районы иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча вәкәләтле вәкилнең ярдәмчесе Мифтахутдинова Надия Равил кызы, Яруллин Илнур Гомәр улы, Хәрби туганлык берләшмәсе җитәкчесе Багавутдинов Сергей Лимусович, Россия пенсия берлегенең Арчадагы бүлекчәсе рәисе Баһаветдинова Руфия Рафикъ кызы, Арча муниципаль районы иҗтимагый совет әгъзалары һәм яшьләр катнашты.
Батыр йөрәкле якташларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз һәм аларның җиңү яулап исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез!













































