Бик гадел җитәкче иде

Бүген музеебызда кунакта Мирбат Хәстиевның авылдашлары язучы Рәфкать Низамиев, Казанбаш мәктәбенең татар теле һәм әдәбият укытучысы Габдрахманова Луиза апа булды.

Алар “Мирбат Хәстиев: Социалистик Хезмәт Герое, колхоз рәисе, агроном” исемендәге күргәзмә белән якыннан таныштылар. Рәфкать абый күргәзмәне күрү белән аның дулкынлануы сизелде, күзләренә мөлдерәп яшь килде: “Мирбат Хәстиевның кул астында эшләдем. Бик гадел җитәкче иде. Армиядән кайткач, Мирбат абый миңа ферма мөдире булып эшләргә тәкъдим итте, ләкин мин бик юаш, фермада эшләүче туташлар һәм ханымнар мине тыңламаслар, миңа бер трактор бирегез,- дип үтендем. Тракторда эшләдем, склад мөдире булдым, авылда сөт җыйдым”,- дип үзенең истәлекләре белән бүлеште.

Луиза апа да шундый тулы күргәзмә ясаган өчен рәхмәт сүзләре әйтте. Шулай ук бу күргәзмә белән Казанбаш мәктәбе укучыларын да Мирбат Хәстиевның тормыш юлы, шәхси документлары, районыбыз үсешенә зур өлеш керткән, тырыш колхоз рәисе  белән якыннанрак таныштырасы килү теләген белдерде.

Рәфкать Низамиев авылдашы Мирбат Хәстиевка багышлап шигырь дә иҗат иткән.

Искә төшәсез

 Социалистик Хезмәт Герое Мирбат ага Хәстиевның

 якты истәлегенә багышлыйм.

Бик тә якын күңелемә,

Хәстиевлар урамы.

Республикага билгеле иде,

Мирбат аганың даны.

 

Куйган хезмәтләре чиксез,

Мирбат аганың кылган.

Кыр эшләре чорында ул,

Кайтып кермәде кырдан.

 

Ул җитәкләгән чорларда,

Төзелешләр гөрләде.

Ферма, гаражлар төзелде,

Колхоз үргә үрләде.

 

Тимерчелектә тынмады

Сандалда  чүкеч чыңы.

Концерт шавы клубта,

Тынмады гармун моңы.

 

Механизатор идем мин,

Ул председатель чорда.

Йөк ташыдык, иген иктек,

Тырышып басу-кырда.

 

Төнлә эшләгәгән чагында,

Вакыт та акрын үтә.

Бер төнгә икешәр тапкыр,

Ул тикшереп тә китә.

 

Күтәрт әле, күльтине дип,

Торгызыр да ятканын.

Тикшерә иде аммиакның

Трубкадан акканын.

 

Менә шулай утыз өч ел,

Чит кешегә сизелми.

Җитәкләде ул колхозны

Ару-талуны белми.

 

Туган авылым исән булсын,

Уңышларга ирешсен.

Бу юллар аның рухына,

Дога булып ирешсен.

 

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика