Бирелмичә калган исем

Бөек Ватан сугышына үзе эшләгән трактор белән фронтка киткән авылдашыбыз Галимҗан ага Закировның тормыш юлы бик тә үзенчәлекле. Аның әти-әнисе тырыш кешеләр булган, малларны күп асраганнар, атлар үрчеткәннәр, үзләренең кибетләре булып, сәүдәгәрлек эше белән шөгыльләнгәннәр. Акыллы, тырыш булулары өстенә чисталык, пөхтәлекне яраткан нәсел кешеләре авылда башка гаиләләрдән аерылып торган. Закирның хатыны Минсафа – халык медицинасының бар үзенчәлекләрен үзләштереп, тирә-якта дәвалаучы буларак дан тоткан кеше. Ул бик кыю йөрәкле, максатчан булып, бернинди тормыш мәшәкатьләре каршында югалып калмый, тиз арада чыгу юлын табучы хатын булган. Аның характеры улы Галимҗанга да күчкән. 1911 елда дөньяга килгән малай авыл мәдрәсәсендә гарәп шрифты белән укырга-язарга өйрәнсә, Гөберчәк мәктәбендә башка фәннәрне яхшы үзләштерә. 18 яшендә Галимҗан Биектау районы Чабакси авылында яңа ачылган тракторчылар әзерләү училищесына укырга керә. Аны тәмамлагач, Теләче районы Сталин исемендәге совхозда “Фордзон” тракторында эшли. 1931 елда туган авылы Гөберчәктә колхоз оеша, ул ике дә уйламыйча, кайтып колхозга керә һәм бригадир булып эшли башлый. Бер ел эшләгәч, Арчада механиклар әзерләү курсында белем алып, колхозда кырчылык бригадиры булып эшли. Галимҗан гел белем эстәү ягында булган кеше. 1933 елда Арчадагы механизаторлар әзерләү курсларын тәмамлый. Арча МТС тракторчысы булып Яңа Сала, Чиканас, Әзәк, Иске Кырлай, Курса авыл кырларында тырышып эшли.

1937 елда бер дә көтелмәгән хәл килеп чыга. Ул чорда тракторчылар бик аз булган. Арча МТСы җитәкчесе Алтынбаев планны арттырып үтәп, үзенең дәрәҗәсен күтәрергә тели. Тракторчыларга ял бирмичә, көн-төн эшләтә. Ул яшь, хезмәтен намус белән башкаручы Галимҗанның югары күрсәткечләрен баштан ук өнәп тә бетерми. Егет өч тәүлек руль артында тимер атын йөгәнли. Ләкин йокы үзенекен итә, руль артында килеш Галимҗан йокыга китә һәм бәрелә, тракторы сафтан чыга. Шушы вакыйга аркасында тикшерүләр башлана һәм Галимҗанны гаепле итеп калдыралар. Аның язмышы кыл өстендә кала. Тикшерүләр барышында үз-үзен яраткан Алтынбаевның кайчандыр аклар офицеры, Деникинга хезмәт итүе ачыклана. Мәгълүматлар билгеле булгач кына Галимҗанны аклыйлар. Шушы вакыйга аркасында авылдашыбызга бирелергә тиешле Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелми кала…

Тракторын биш бармагы кебек яхшы белгән Галимҗан 1939, 1940 елларда намуслы хезмәте белән Мәскәүдә Бөтенсоюз Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә Татарстан данын яклый. Күргәзмәдә бирелгән таныклыклары бүген аның туган нигезендә саклана.

1940 елда Казанбаш МТСы оеша. Ул шул МТС тракторчысы буларак, төрле колхоз кырларында көнне төнгә ялгап эшли. Тракторы ватылса, детальләрен үзе МТСка алып барып ремонтлый, кире кырга барып, тракторын “дәвалый”. Кара мазутка буялып эшләгән Галимҗан 1941 елның апрель аенда авылның иң чибәр, сылу гәүдәле, эшчән Мәликә исемле кызына өйләнә.

Бөек Ватан сугышы башлангач үзе эшләгән НАТИ тракторы белән Галимҗан сугышка чыгып китә. Хатыны авырлы килеш кала һәм Сәлихҗаны 1942 елның мартында дөньяга килә. Улы туганны хатлар аша гына белгән Галимҗан Смоленск, аннары Мәскәү асты шәһәрләрен саклауда катнаша. Ләкин каты яралана, табиблар ике аягын да кисәргә кирәк дигән нәтиҗәгә киләләр. Галимҗан Полян госпиталендә дәвалана. Әнисе бу хәбәрне белүгә улы янына юл ала. Язгы боз кузгалган вакытта Минсафа, үз гомерен куркыныч астына куеп, Вятка елгасын шуышып чыга һәм госпитальгә барып җитә. Бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, әнисе табибларга улының аякларын кисәргә рөхсәт бирми. Улын үзе белән алып кайтып китә һәм халык медицинасы белән аякка бастыра. Бу гаҗәп хәл була.

Аякка баскан фронтовик туган авылында тракторчылар бригадиры була. Механизаторлар белән уртак тел табып, утыз ел инженер-механик булып эшли. Ул – коммунист кеше, партия куйган бурычларны үти. Ару-талуны белмәүче авылдашыбыз берничә мәртәбә Татарстанның Югары Советы депутаты булып сайлана, Мәскәүдә Коммунистлар партиясе съездларында катнаша. Аның тырыш хезмәте күп төрле хөкүмәт бүләкләре белән бәяләнә. Хәтта персональ пенсия белән лаеклы ялга чыкса да, район, колхоз җитәкчелеге кире эшкә чыгуын үтенеп мөрәҗәгать итәләр. Моңлы итеп җырларга яраткан, кара бөдрә чәчле Галимҗанның уңышларга ирешүендә хатыны Мәликәнең өлеше зур. Тапкыр, сабыр, мөлаем Мәликә белән Галимҗан сигез балага гомер биргәннәр. Ә аларны тәрбияләү, укытып чыгару күпчелек Мәликә өстенә йөкләнә. Ул аларны хезмәт белән тәрбияли: һәркайсына хуҗалык эшләрен бүлеп бирә, балаларына йорт мәшәкатьләрен өйрәнеп үсәргә дә яхшы ысул була. Мәликә үзе артельдә тегүче, кырда уракчы булып, колхозның башка эшләрендә дә актив катнаша. Бервакытта да зарлана, сыкрана белмәүче тракторчы хатыны түзем, итагатьле һәм гадел дә булган кеше. Иренең намуслы хезмәте аркасында алар мохтаҗлыкны күрмиләр. Мәликә сорап кергән кешегә оныннан, ипи-шикәреннән дә өлеш чыгара. Өенә кем генә кермәсен, өстәлендә самавары кайнап торган. Балалары үсеп җитеп, шәһәргә китеп эшли башлагач, һинд чәе, лимон, җиләк-җимешне күчтәнәчкә алып кайтсалар, ул күрше-тирәсе белән аны бүлешкән. Киң һәм ачык йөзле, игътибарлы, юмартлыгы белән башкалардан бераз аерылып торган дисәм дә ялгыш булмастыр. Зирәк акыллы, тырыш Мәликә гаилә учагын сүндермичә, балаларына дөрес тәрбия биреп, үз үрнәгендә хезмәтне сөяргә өйрәтә. Оясында ни күрсә, очканда шул булыр, ди халкыбыз. Мәликәнең балалары да нәкъ шундыйлардан.

Галимҗан белән Мәликә Закировлар кырык ике ел тигез гомер кичереп, 1983 елда бер-бер артлы, биш ай аерма белән, гүр иясе булалар.

Балалары әти-әниләренең йөзенә кызыллык китермичә, тормышта үз юлларын табып, гаилә корып, балалар үстерәләр һәм гореф-гадәтләрне саклап, туган нигезне таратмыйча һәрвакыт кайтып       йөриләр, әрвахлар рухына Коръән укыталар.

Әби-бабае турындагы мәгълүматны оныклары Булат Гарифуллин җыйнаган. Кызыксынучан, тарихи вакыйгалар агышын ул барлаган, ә мин аның язмасын кулланып, авылдашларыбызның тормыш юлының бер өлешен сезнең тарафка җиткерергә генә теләдем. Гөберчәк авылының уңган, тырыш, намуслы гаиләләренең берсе булган Закировлар бүген дә сынатмыйлар, намуслы хезмәтләре, ачык йөзләре белән авылдашларыбызның хөрмәтен казанып яшиләр.

Опубликовать в Мой Мир
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика