Биш малай әтисе
Хәзерге Арча районы Гөберчәк авылында 1907 елның 12 декабрендә Гафар исемле малай туа. Гади авыл малае өч ел мәдрәсәдә гарәпчә белем ала. Гөберчәк халкы элек-электән урман эше белән яшәгән. Шуңа күрә Гафар да кечкенәдән такта яру һөнәренә өйрәнеп, үскәч, шул эш белән шөгыльләнә, балта остасы, итекче булып өлгерә. Хәтта читкә чыгып, итек баса, аз булса да гаиләгә керем алып кайта.Армия хезмәте үтә. 1934 елда Фагыйлә исемле Кече Төрнәле кызына өйләнә. Матур гына яшәгәндә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елда Гафар Гарипов фронтка китә. 1944 елда каты яраланып, бер тәүлек кар астында ята. Иптәшләре табып, госпитальгә озата. Дәвалангач, яраксызлык кәгазе белән өенә кайтарыла. Биш малай тәрбияләп үстерә. Үрнәк пекарнясында берничә ел икмәк пешерә. Ул урман эшендә булган кеше: урман чистарткан, печән чапкан, агач кискән. Колхозда балта остасы булып эшләгән. Кирәк чакта авылдашларына да булышкан. Җор телле, кече күңелле авылдашыбыз балаларны нык яраткан. Тыныч холыклы, эшчән, сабыр, уен-көлке сөйләшкән Гафар Гарипов балаларын да хезмәт белән тәрбияли. Аз сүзле, ләкин гаделлеге белән тирә-яктагыларның хөрмәтен казанган Гафар ага оста тегүче дә булган. Хуҗалык кирәк-яракларын тиз арада теккән. Өлкәнәйгәч тә башыннан эшләпәсен салмаган сугыш ветераны күрше-күлән белән дус-тату яшәгән, кеше күңелен күтәрүдән үзенә ләззәт алган. Хуҗалыгында мал-туар асрап, Гафар ага улларының гаилә корып, балалар үстерүенә сөенеп яшәгән. Ул 1987 елның 30 апрелендә вафат була. Гафар Гариповның биш малае да тәртипле һәм тырыш булып, әтиләре үрнәгендә намуслы хезмәт юлы үтеп, мул тормышта яшиләр һәм һәрчак аның турындагы истәлекләре белән бүлешәләр. Авылдашыбызның фашистларга каршы батырларча көрәшеп, сугыштан соңгы торгынлык елларындагы фидакарь хезмәте яшь буынга үрнәк, балаларына, онык-оныкчыкларына зур горурлык булып тора.
Халидә Габидуллина