Радик чишмәсе

,

Радик чишмәсе – Тарлау елганың мул сулы ярыннан Иске Масрада яшәүче Радик абый Фәизов та үзенчә файдаланды: торба сузып, үз яннарында чишмә булдырды.  Йортлары яныннан гына акрын гына агучы бу чишмәне авыл халкы аның исеме белән атый. Суыннан берничә гаилә файдалана. Гөлия Гыйбадуллина

>>

Сөрде мәдәният йорты

,

1935 елда Сөрде авылының уртасындагы мәчетнең манарасын үз авылыбыз кешеләре кисә. 1936 елда мәчет бинасында тиф белән авыручы балаларны тоталар. Вакытлыча гына булса да шул вакыттан бирле клуб бинасы итеп тә файдаланалар. Соңыннан икенче як урамдагы мәчет манарасын да бәреп төшерәләр.Сугыш вакытында ул да клуб булып тора. 1937 елда авылның уртасындагы мәчет бинасын рәсмиләштереп, клуб […]

>>

Тәрәзә артында

,

Тәрәзә артында – шигырь 1960 елның сентябрь аенда әдипнең туган авылы Гөберчәктә язылган. Әсәр әдип вафатыннан соң биш ел узгач Марат Хәбибуллинның кереш мәкаләсе белән «Арча хәбәрләре» газетасында беренче мәртәбә басыла. Шигырьдә лирик геройның хис-кичерешләре табигать күренешләре – көзге җил үксерүе, вак соры яңгыр сибәләве, усал җил образлары ярдәмендә тасвирлана. Аерылышу, ялгызлык хәсрәте миләшнең яфраклары […]

>>

Түбән Оры клубы

,

Түбән Орыда Комсомол оешкач, авылның активистлары ячейка оештыралар, “Изба” читальная ачып, культура-агарту эшләре башлыйлар. Соңыннан шул мәдрәсә клуб ролен үти башлый. Кирпечтән эшләнгән клуб бинасының өске өлешенә 1935 елда агачтан мәктәп эшлиләр. 1959 елда шул мәктәпне күчереп, икенче урынга салалар, ә клуб өлешен зурайтып, каршы якка сәхнә һәм грим бүлмәсе эшлиләр. 1961 елда керосин лампалары […]

>>

Упыйк чишмәсе

,

Упыйк чишмәсе – Иске Масрада үзенчәлекле бер гаилә бар: беркем белән аралашмыйлар, авыл кибетенән файдаланмыйлар, сайлауларга да йөрмиләр, аларның хәтта чишмәләре дә үзләренеке генә. Бу гаиләнең башлыгы – Рәфыйк Исмәгыйлев. Тарлау елганың бер урынын чистартып, үзләренә чишмә чыгарды ул, улак куйды. Кышын да, җәен дә суны шуннан гына алар гаиләсе, ул чишмәдән башка берәү дә […]

>>

Шекә авыл клубы

,

Сугышка кадәрге “кызыл почмак” дип аталган кечкенә генә йортта мөдир буып Фоат Мөхәмәтша улы эшли. Монда әзме-күпме китаплар да булып, кешеләр шунда җыелып “белем эстәгән”. Бераздан клуб “пожарный лапас”ка урнаша. Монда кино, спектакльләр куйганнар. 1940 елда “кызыл почмак” янында клуб салына башлый, стеналар өелә, ләкин сугыш башлану сәбәпле, төзү эшләре туктала. Сугыш башлангач Фоатны сугышка […]

>>

Югары Оры авыл клубы

,

Авылда ике мәчет булган. Шул мәчетнең берсендә – мәктәп, ә икенчесендә, хәзерге клубның ишегалдында урнашкан мәчет бинасында клуб урнашкан. Мөдирләр: Мөнәвәрә Хәйруллина (1939-1947), Хәтмулла Мөхәммәтҗанов (1947-1950); Мөхәммәт Галявиев (1950-1953), Рауза Марданова (1953-1960). I960 нчы елда мәчетнең манарасын кисәләр. Шуннан соң Нурмөхәммәт Хаҗиевның өй салырга дигән бурасын алып, уку йорты ягын төзиләр, манарасы киселгән мәчетне күчереп, […]

>>

Югары оч чишмәсе

,

Югары оч чишмәсе – исеменнән аңлашылганча, бу чишмә Иске Масра авылының иң югары очында челтерәп ага. Аны Тарлау елгасының Югары Масра очыннан югары очта яшәүче Юрис абый Газизов авылга китергән. Күрер күзгә бик ямьле булмаган, нәзек кенә торбадан агучы бу чишмәнең суын ике гаилә генә кулланса да, авылның яме булып ага да ага ул. Гөлия […]

>>

Яңа Ашыт мәктәбе

,

Яңа Ашыт авылының уртасында (хәзерге мәктәп яны) сугышка кадәр ике катлы бик матур мәчет була. Соңрак аның өске катында мәктәп, ә аскы катында клуб эшли. Беренче катының тәрәзәсе җирдән әз генә күренеп торган, өске катка-уналты баскыч аша менәсе булган. Өстә ике зур зал: берсендә 1, 3 нче класслар, ә икенчесендә 2, 4 нче класслар укыган. […]

>>

Наил Касыймның туган көне

,

Бүген “Су буенда учак яна”, “Ак яулыклы әнием “, “Их, Арча читекләре!”, “Туй күлмәге”, “Ашытбашым”, “Халкым”  кебек  танылган  җырлар авторы , Халык шагыйре Наил Касыймның туган көне. Ничә буын аның мәгънәле җырларын тыңлап, шигырьләрен укып тәрбияләнде һәм бүгенге көндә дә Наил абый үзенең иҗаты белән безне гел сөендереп тора. Хөрмәтле якташыбыз Наил Васыйл улы! Сезне чын […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика