Парад-2016 #видео # мәдәният # музей

Мәдәният хезмәткәрләре һәм музей:

Парад:

Парад-2016 #музей #мәдәният

“Иске Арча – Яңа Арча”

Укучыларның язгы каникул көннәрендә «Казан арты» тарих-этнография музеенда Арча ягы тарихын өйрәнүчеләр һәм А.М Сәгыйтҗанов коллекциясе нигезендә “Иске Арча – Яңа Арча” фотокүргәзмәсе эшләячәк. Рәхим итегез.

Госман Бакировны искә алу кичәсе

Бүген Урта Курса мәктәбендә язучы Госман Бакировның тууына 120 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. «Казан арты» музее хезмәткәрләре оештырган күргәзмәдә язучының төрле елларда басылган китапларын, фоторәсемнәрен күрергә мөмкин иде. Очрашуга Госман аганың кызы, КДМУның терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Суфия Бакирова, оныгы Айдар да кайтты. Безнең фоторепортаж:

 

Яңа күргәзмә

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә “И, хатын-кыз! Син – бизәге җиремнең!” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Күргәзмәдә сезнең хозурыгызга Арча төбәге хатын-кыз язучы-шагыйрә һәм тәрҗемәчеләренең китаплары тәкъдим ителә.

Тукай клубында Гариф Ахуновны искә алу

Язучылар берлегенең Тукай клубында Гариф Ахунов тууына 90 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе булды. Әлеге күркәм кичәдә районыбыздан да вәкилләр катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Гариф Ахуновның китапларыннан, шәхси әйберләреннән  күргәзмә оештырды.

Ашытбаш һәм Шушмабаш авылларында күчмә күргәзмә

Әдәбият елы уңаеннан «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Ашытбаш һәм Шушмабаш урта мәктәпләрендә күчмә күргәзмә оештырды. Музейның директор урынбасары Шәфигулла Гарипов укучыларны бүгенге көндә иҗат итүче якташ әдипләребезнең китаплары, туган якны өйрәнү бүлеге мөдире Ленар Гобәйдуллин гарәби кулъязма һәм басма китаплар тарихы белән таныштырды. Ә фәнни хезмәткәр Алисә Мавлиева Арча төбәгеннән чыккан шагыйрьләрнең җырларын башкарды. Безнең фоторепортаж:

Гариф Ахуновка багышланган күргәзмә

Әдәбият-сәнгать бүлегендә Гариф Ахуновның 90 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә әдипнең автографлы китаплары, фоторәсемнәр, рәссам Эрот Зариповның язучыга һәм аның гаиләсенә багышлап ясаган рәсемнәре урын алган. Безнең фоторепортаж:

Мәрзия Фәйзуллина музеебызда

“Бразилия агатлары” күргәзмәсе

4 сентябрьдә “Казан арты” тарих-этнография музеенда “Казан Кремле” музей-тыюлыгы фондларында сакланучы “Бразилия агатлары” күргәзмәсе ачылды. Тантанада укучылар, укытучылар, сәнгать сөючеләр катнашты. Хакимова Айзирә, Айбулат һәм Рәдис Харисовларның чыгышы бәйрәмгә тагын да ямь өстәде. Күргәзмә 17 сентябрьгә кадәр эшләячәк. Фоторепортаж:

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика