Күргәзмә белән танышу дәвам итә

Китапханәчеләр музеебызда оештырылган «Коръән — аһәң нуры» исемле кургәзмә белән  танышты. Алар күргәзмәне зур кызыксыну, игътибар белән карадылар.

Казанбаш мәктәбе укучылары музей белән танышты

«Пушкин карта»сы буенча экскурсияләр дәвам. Бүген музеебызга Казанбаш мәктәбе укучылары килде. Алар районыбыз тарихы, “Коръән – аһәң нуры”, рәссам Рәшит Гаимов картиналарыннан оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Хөрмәтле яшьләр “Пушкин карта”сы буенча уздырылган чаралардан читтә калмагыз. Килегез! Күрегез! Катнашыгыз!

6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

      6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне. ”Конституция” латинчадан тәрҗемә иткәндә төзелеш, карар” дигән мәгънәне аңлата. Законнар – илдә яшәүчелҽрнең барысы өчен дә мәҗбүри кагыйдәләр. Конституция Төп Закон дип атала, ә бу башка законнар аңа каршы килергә тиеш түгел дигән сүз. Россия Конституциясендә ―Кеше, аның хокуклары һәм иреге югары кыйммәткә ия, диелгән.

       Безнең республикабызда яшәүче һәр кеше төп законны үтәргә, аны ихтирам итәргә,  олы итеп карарга бурычлы. Анда һәркемгә атап әйтелгән сүзләр бар.

          Бәйрәм белән хөрмәтле ватандашлар! Барлык  мөмкинлекләре булган  Татарстан Республикасында игелекле гомер итәргә язсын!

#пушкинкартасы

#пушкинкартасы яшьләргә тарих, сәнгать, әдәбият белән якыннанрак танышу өчен зур мөмкинлек бирде. Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллиятенең 1 нче курс студентлары тулы экскурсия белән таныштылар.

30 октября — День памяти жертв политических репрессий

30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Ил белән Сталин идарә иткән елларда гөнаһсызга гаепләнүчеләр саны 50 миллионнан да артык дигән мәгълүмат бар. Бу исәптән уйласаң, меңләгән кеше атып үтерелгән, миллионлаган кеше авыр газапларга дучар ителгән, күпме гаиләләр таркалган, балалар ятим калган…


Сложна и противоречива история нашей страны. Возвышенное и героическое в ней тесно переплелось с драматическим и горестным. Безжалостный каток репрессий прокатился по всему бывшему Советскому Союзу. Тысячи людей были расстреляны, миллионы подвергнуты моральным и физическим мучениям, а их семьи и близкие обречены на долгие годы страданий.
Общественно-политические перемены, происшедшие в стране со второй половины 80-х годов, позволили вновь обратиться к трагическим страницам нашей истории и решать проблемы реабилитации жертв политических репрессий.
Мы не знаем точное количество уроженцев и жителей Арского района, репрессированных по политическим мотивам, а также жертв, подвергнутых административным репрессиям. Наш долг-помнить это, чтобы никогда не повторилось подобное.

День рождения комсомола

Молодёжная организация Коммунистической партии Советского Союза была создана как Российский коммунистический союз молодёжи 29 октября 1918 года; в 1924 году РКСМ было присвоено имя В. И. Ленина — Российский ленинский коммунистический союз молодёжи. В марте 1926 года, в связи с образованием в 1922 году СССР, РЛКСМ был переименован во Всесоюзный ленинский коммунистический союз молодёжи.
Комсомольская организация в Арске организовалась в январе 1919 года и была активным помощником Арской партийной ячейки в упрочении Советской власти.
Комсомольская организация р.п. Арска организует школу ликбеза, которую посещала рабочая молодежь. Комсомольцы вели большую разъяснительную работу по вопросам коллективизации. В 1930-1936 гг. выехали из Арского района на стройки пятилеток 54 комсомольца. В предвоенные годы Комсомольская организация в районе была большой силой и проводила большую работу по повышению экономики колхозов, улучшению постановки образования и воспитания молодежи.
ВЛКСМ прекратил свое существование в 1991 году.

Кунаклар — Носы мәктәбе укучылары

Бүген музеебызга Носы мәктәбе укучылары килде. Алар районыбыз тарихы, этнографиясе, «Коръән — аһәң нуры», якташыбыз рәссам Рәшит Гаимов иҗаты белән танышты. Укучыларга Гомәр Бәшировка багышланган күргәзмә һәм Арча шәһәре буенча экскурсия дә кызыклы булды. Экскурсия #пушкинкартасы проекты кысасында гамәлгә ашырылды.

Аның әсәрләрендә гасырлар тарихы

Районыбыз тарихы һәм халык язучысы Гомәр Бәшировка багышланган чарада Арчаның 2 нче номерлы мәктәп укучылары катнашты. Әлеге очрашу #пушкинкартасы проекты кысаларында үткәрелде.

“Коръән-аһәң нуры”

«Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле» дәүләт тарих- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан “Коръән-аһәң нуры”  күргәзмәсе гарәп текстының тарихи  әһәмиятле һәм сәнгатьчә бизәлгән кулъязмалары һәм басмаларының бай Коръән коллекциясе урнаштырылды.

«Казан Кремле» музей- тыюлыгы Коръәннәренең уникаль коллекциясе 1995 елда, Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынгач, формалаша башлый. Шул вакыттан башлап җирле халык, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар-мөселманнар булачак мәчеткә Коръәннең гарәп текстының инкыйлабтан соңгы басмаларын,  аның татар телендә язылган аңлатмаларын һәм Коръән фәннәре буенча дини китапларны бүләк итеп тапшыралар. Бу традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. “Коръән-аһәң нуры”  дигән бай эчтәлекле күргәзмә оештырыла. Бүгенге көндә «Казан арты» тарих-этнография музеенда күргәзмә ачылды һәм эшли башлады. Һәрберегезне музейда көтеп калабыз! Килегез, күрегез, якыннан танышыгыз!

“Хезмәт аша туа чын батырлык”

Бүген “Казан арты”тарих-этнография музеенда якташларыбыз Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган “Хезмәт аша туа чын батырлык” исемле экспозиция ачылды. Әлеге зур дәрәҗәгә 6 райондашыбыз лаек була: Габдрахманова Стелла Зәки кызы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Әсхадуллин Галимулла Әсхадулла улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улы. Кайсы гына өлкәдә хезмәт итсәләр дә, алар илебез үсешенә зур өлеш керткән, тиңдәшсез батырлыклар эшләгән шәхесләр.

Тантаналы рәвештә экспозицияне ачуда Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, “Татнефтепроводстрой” оешмасы җитәкчесе Демидов Иван Петрович, Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, Геройларның якыннары һәм музей хезмәткәрләре катнашты.

Районыбызның тарихын барлау, саклау, яшь буынга җиткерү- безнең төп бурычыбыз.

Экспозицияне оештыруда зур ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчелегенә, “Татнефтепроводстрой” оешмасына, умартачы Мөхәммәдиев Ядкарь Зөфәр улына, Геройларның туганнарына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика