“Коръән-аһәң нуры”
«Казан арты» тарих-этнография музееның күргәзмәләр залында «Казан Кремле» дәүләт тарих- архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җыелмасыннан “Коръән-аһәң нуры” күргәзмәсе гарәп текстының тарихи әһәмиятле һәм сәнгатьчә бизәлгән кулъязмалары һәм басмаларының бай Коръән коллекциясе урнаштырылды.
«Казан Кремле» музей- тыюлыгы Коръәннәренең уникаль коллекциясе 1995 елда, Кол Шәриф мәчетенә нигез ташы салынгач, формалаша башлый. Шул вакыттан башлап җирле халык, шулай ук Россиянең башка төбәкләрендә яшәүче татар-мөселманнар булачак мәчеткә Коръәннең гарәп текстының инкыйлабтан соңгы басмаларын, аның татар телендә язылган аңлатмаларын һәм Коръән фәннәре буенча дини китапларны бүләк итеп тапшыралар. Бу традиция бүгенге көнгә кадәр дәвам итә. “Коръән-аһәң нуры” дигән бай эчтәлекле күргәзмә оештырыла. Бүгенге көндә «Казан арты» тарих-этнография музеенда күргәзмә ачылды һәм эшли башлады. Һәрберегезне музейда көтеп калабыз! Килегез, күрегез, якыннан танышыгыз!
“Хезмәт аша туа чын батырлык”
Бүген “Казан арты”тарих-этнография музеенда якташларыбыз Социалистик Хезмәт Геройларына багышланган “Хезмәт аша туа чын батырлык” исемле экспозиция ачылды. Әлеге зур дәрәҗәгә 6 райондашыбыз лаек була: Габдрахманова Стелла Зәки кызы, Галимова Дания Һадиҗан кызы, Хәстиев Мирбат Бәдри улы, Әсхадуллин Галимулла Әсхадулла улы, Сәгъдуллин Шәрифулла Сәгъдулла улы, Шәйхетдинов Илсур Гарәфи улы. Кайсы гына өлкәдә хезмәт итсәләр дә, алар илебез үсешенә зур өлеш керткән, тиңдәшсез батырлыклар эшләгән шәхесләр.
Тантаналы рәвештә экспозицияне ачуда Арча муниципаль районы башлыгы Нуриев Илшат Габделфәрт улы, “Татнефтепроводстрой” оешмасы җитәкчесе Демидов Иван Петрович, Арча районы башкарма комитетының “Мәдәният идарәсе” җитәкчесе Әюпов Илфар Илдар улы, Геройларның якыннары һәм музей хезмәткәрләре катнашты.
Районыбызның тарихын барлау, саклау, яшь буынга җиткерү- безнең төп бурычыбыз.
Экспозицияне оештыруда зур ярдәм күрсәткән районыбыз җитәкчелегенә, “Татнефтепроводстрой” оешмасына, умартачы Мөхәммәдиев Ядкарь Зөфәр улына, Геройларның туганнарына зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Туган телләр елына бүләк
2021 ел – Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уңышлы дәвам итә. Быел якташларыбыз да яңа иҗат үрнәкләре белән гел куандырып торалар, без аларның газета-журналларда басылып чыккан яңа әсәрләрен даими күзәтеп, музеебызда туплап барабыз.
Чаллы шәһәре янындагы Күзкәй авылында яшәп иҗат итүче якташыбыз Флера Мәрдәнова музейга яңа гына басылып чыккан “Әкиятләр”, “Гармунчы бакалар” дип исемләнгән китапларын бүләк итте. Ул горурланып: “Бу ел минем өчен бигрәк тә уңышлы булды әле. Бер юлы ике китабым басылып чыкты. Мин аларны иң беренче итеп музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә тапшырам. Бу китапларым туган телебезне саклауга ярдәм итсен иде”, – диде.
Төрле темаларга язылган әкиятләргә төсле рәсемнәр ясалып, матур итеп бизәлеп чыгарылган бу китаплар мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф укучыларына бик кызыклы булачак. Флера Госман кызы китапларын үзенең туган авылы Орнашбаш балалары укыган Утар Аты мәктәбе, Казанбаш, Түбән Мәтәскә мәктәбенең һәрбер укучысына бүләк итте.
Флера Госман кызы актив иҗат итә, аның “Тәгәри китте йомгагым” һәм “Йөрәгемдә буран” шигырьләр китапларын әдәбият сөючеләр яратып кабул иттеләр. Ә инде аның әкиятләре тупланган җиде китабын балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бик яратып кулланалар.
Шәфигулла Гарипов
Туган тел дәреслекләре
Илебез халкы 1 сентябрь– Белем көнен бәйрәм итә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны, укучыларны, ата-аналарны, хәтта әби-бабайларны да шатландыра, уйландыра, һәркемне дә балачагына, мәктәп елларына алып кайта торган бәйрәм бүген. Иртәдән үк матур итеп киенгән, кулларына чәчәк букетлары тоткан балаларны күргәч күңелләр күтәрелеп китте.
Белем көне уңаеннан музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Якташларыбыз төзегән дәреслекләр” дип исемләнгән күргәзмә урнаштырылды. Быел, 2021 ел – Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләп үтелүен исәпкә алып без анда төрле елларда туган телебезне өйрәтүдә кулланылган татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен, укытучыларга тәкъдим ителгән методик ярдәмлекләрне тупладык. Безнең якташларыбыз Хәй Хисмәтуллин, Наҗия Саттарова, Мәрьям Хәсәнова, Мөхәммәт Мәһдиев, Фәрваз Миңнуллин, Альберт Яхин, Хәнәфи Бәдигый һәм башкалар катнашында төзелгән дәреслекләрне кулланып бик күп еллар дәвамында милләттәшләребез туган телебезне тирәнтен өйрәнгәннәр.
Белем “Әлифба” дан башлана. Ярты гасыр дәвамында татар һәм башка милләт балаларына туган телебездә укырга һәм дөрес итеп язарга өйрәткән “Әлифба” китаплары, язарга өйрәтү дәфтәрләре, башлангыч сыйныфлар өчен уку һәм татар теле дәреслекләре иҗат иткән Сәләй Вагыйзов һәм Рәмзия Вәлитованың бәяләп бетергесез хезмәтләре белән күргәзмәдә якыннан танышырга мөмкин.
Күрәзмәне караучылар үзләре укыган дәреслекләрне танырлар, райондашларыбызның бу юнәлештә дә актив булганнарын белерләр. Бүген мәктәпләребездә туган телебезне өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр бар. Һәркем үз туган телен белергә, балаларына һәм оныкларына өйрәтеп калдырырга тиеш. Яңа уку елы һәркем өчен уңышлы булсын иде.
Шәфигулла Гарипов
30 август — Татарстан Республикасы көне
Музейның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә 30 август — Татарстан Республикасы көненә багышланган күргәзмә эшли. Анда Республикабызда һәм Казан шәһәрендәге уңай үзгәрешләр турында мәгълүматлар алырга, кызыклы китаплар белән танышырга мөмкин.
Ачык һавада күргәзмә.
“ Казан арты” тарих-этнография музее 2021 ел — Татарстан республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан ачык һавада “И, туган тел” исемле күргәзмә оештырды. Күргәзмәдә Арча ягы талантларының туган тел турында гаҗәеп матур шигъри юллары, әсәрләренән өзекләр урын алды. Арча халкы күргәзмәне яратып карады.
Язучының иҗатына багышлап…
Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә үзенең мавыктыргыч хикәяләре, повестьлары, юморескалары белән әдәбият сөючеләрнең ихтирамын яулаган язучы Радик Фәизовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә эшли. Анда Радик абыйның тормыш иптәше Дамира апаның музейга тапшырган материаллары төп урынны алып тора. Күргәзмәне караган һәркем язучының карандаш белән язган кулъязмаларын, әсәрләренең кат-кат эшкәртелгән каралама вариантларын зур кызыксыну белән карыйлар. Аның музей фондында булган китаплары, газета-журналларда басылган бик күп сандагы мәкаләләре, шәхси документлары, фотолары белән якыннан танышырга мөмкин.
Радик Хәбибрахман улының кызы Светлана күргәзмә белән танышканнан соң музей хезмәткәрләренә рәхмәтен белдерде. “Әнием Дамира да, минем кыз туганнарым Венера белән Лира да әтиебез белән горурланып яшибез. Ул кайда гына эшләсә дә намуслы хезмәт итте, гаиләбезне олылап, барыбызга да терәк булып яшәде. Бүгенге көндә әнием белән бергә яшибез, аның турында сөйләшмәгән көнебез юктыр. Музейга килгән саен аның белән очрашкан кебек булам, киңәшеп тә алам”, – дип күңелен бушатты ул.
15 майда Радик Фәизовның тууына 90 ел тулуны билгеләп үтәбез. Аның әсәрләрен укып һәркем үзе җавап таба алмаган сорауларга аңлатма таба ала. Чөнки аның язмалары уйланырга да, хыялланырга да, кирәгенчә тәрбияләнергә дә мөмкинлек бирә.
Илдар Хаҗины искә алу
Артист, драматург, режиссер Илдар Хаҗиның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсеннән фоторепортаж
Якташыбыз Илдар Хаҗиның тууына 75 ел
Саклый күрик милли горурлыкны,
Телебезне саклыйк, туганнар!
Динебезне, кыйблабызны бирмик!
Үлми бары шундый булганнар.
Исем генә түгел, җисемебез
Җавап бирсен милли асылга.
Һәм әйтерлек булсын намусыңа:
– Хезмәт итәм ,– диеп, – халкыма.
Илдар Хаҗи
10 апрель көнне артист, режиссер, драматург, актив җәмәгать эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Хаҗиев Илдар Мөбарәк улының тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алабыз. Илдар Хаҗи Саба районының Керәнне авылында туган, аңа 4 яшь вакытта аларның гаиләсе районыбызның Курса разъезды станциясенә күченә, ул шунда башлангыч белем ала һәм Курса Почмак сигезьеллык мәктәбен тәмамлый. Якташыбыз театр училищесын тәмамлаганнан соң Минзәлә, Кәрим Тинчурин исемендәге театрларда, берничә ел татар циркында эшли. Яр Чаллы шәһәрендә КамАЗ заводы төзелә башлагач, “Энергетик” мәдәният йортында халык театры оештыра, үзе дә сәхнә әсәрләре яза һәм сәхнәләштерә. Кайда гына эшләсә дә спектакльләрдә берсеннән берсе кызыклы образлар иҗат итә һәм тамашачыларның мәхәббәтен яулый. Ул күп юнәлешләрдә иҗат итүче шәхес буларак барысына да өлгерә, аны һәркайда хөрмәт итәләр. Зур тәҗрибә туплаган, мәдәниятны үстерүгә зур планнар корган якташыбыз Илдар Хаҗи көтмәгәндә, нибары 59 яшендә вафат була.
“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә Илдар Хаҗиның тууына 75 тулу уңаеннан күргәзмә оештырылды. Анда аның портретлары, башкарган рольләре сүрәтләнгән картиналар, сәхнә костюмнары, грим өстәле һәм зур көзгесе, театр афишалары, иҗаты турында китаплар, газета-журналларда басылган мәкаләләр, фотодокументлар белән танышырга мөмкин.