«Кыш бабай китапханәсе»

«Казан арты» тарих-этнография музееның әдәбият-сәнгать бүлегендә «Кыш бабай китапханәсе» дигән китап күргәзмәсе эшли. Анда Арча ягыннан чыккан әдипләрнең Кыш бабай, кыш фасылы турындагы әсәрләре, китаплары тупланган. Музейга килгән һәр балага Шәфигулла Гарипов алар турында бик җентекләп сөйли. Килми калмагыз!

II районара М.Мәһдиев укулары

Г.Камал исемендәге Сикертән төп гомуми белем мәктәбендә Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты М.Мәһдиевкә багышланган II районара М.Мәһдиев укулары булып узды. Арча районы мәгариф идарәсе җитәкчесе З.М. Дәүләтбаев укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда Мәһдиев укуларының өлеше зур булуын билгеләп үтте.
Укучыларга төрле юнәлешләрдә эзләнү эшләре бирелгән иде: «Шигърият бакчасында»; «Хикәя остасы»; “М.Мәһдиев иҗатында мәктәп темасы һәм укытучы образы”; “М.Мәһдиевнең иҗади мирасы”; “Тормыштан алынган геройлар”; “М.Мәһдиев әсәрләренең тел-сурәтләү чаралары”.
Мәгариф идарәсе методисты Э.Г. Мостафина укучыларның талантын югары бәяләде, җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.
Конференциядә Гөберчәк авылындагы М.Мәһдиев музее җитәкчесе Халидә Габидуллина күргәзмә оештырды.

Арчада Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алдылар

Арча шәһәренең 5 нче гимназиясендә якташыбыз Гариф Ахуновның хатыны, язучы, тәрҗемәче Шәһидә Максудова-Ахунованы искә алу кичәсе булды. Әлеге чарада «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Ахуновлар гаиләсе турында күргәзмә оештырды. Ш.Гарипов гимназия укучыларын бер гаиләдән чыккан биш язучы — Гариф Ахунов, Шәһидә Максудова, Наилә Ахунова, Борис Вайнер һәм Рәшит Ахуновларның иҗаты белән таныштырды.

Илдар Хаҗины искә алу

Курса Почмак урта гомуми белем бирү мәктәбендә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, артист, режиссер, мөгаллим, җәмәгать эшлеклесе Хаҗиев Илдар Мөбәрәк улының тууына 70 ел тулу уңаеннан «Бир кулыңны, туганым!» дип исемләнгән искә алу кичәсе булды. Әлеге чарага Илдар Хаҗиның Чаллы шәһәрендә яшәүче кызы Гөлназ да кайтып, әтисе турындагы истәлекләре белән уртаклашты. «Казан арты» музее хезмәткәрләре мәдәният эшлеклесенең шәхси әберләре, фоторәсемнәре һәм афишаларыннан торган бай күргәзмә оештырды, укучыларга әлеге мөхтәрәм шәхеснең тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде.

«Алтын көз»

Бүген музей хезмәткәрләре балалар белән «Алтын көз» дигән темага табигый материаллардан шундый әйберләр ясады

«Сөмбелә» бәйрәмендә

Музей хезмәткәрләре «Сөмбелә» бәйрәмендә «Фотоларда — Арча» дигән күргәзмә оештырды

Күргәзмә

Арчаның Җиңү паркында «Әдәби мәйдан» һәм «Иске Арча» күчмә күргәзмәсе оештырылды

Арчада парк-пляж ачылды

Бүген Казансу яры буенда менә шундый парк-пляж ачылды. Аны рәсми ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидат Илдар Гыйльметдинов һ.б.кунаклар катнашты. «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Арчаның әүвәлге фоторәсемнәреннән күргәзмә оештырды.

22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел

“Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “22 июнь — Хәтер һәм кайгы көне, Бөек Ватан сугышы башлануга 75 ел” дип исемләнгән күргәзмә ачылды. Анда сугыш башланганда армия сафларында булып, сугышның беренче көненнән үк дошманга каршы һөҗүм итү, чигенү, чолганышта калу һәм аны өзеп чыгу авырлыкларын үз күзләре белән күргән якташларыбыз шагыйрь Мостафа Ногман, язучы Әнәс Галиев һәм шулай ук төрле елларда анда катнашкан язучылар: Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Рафаил Төхфәтуллиннарның сугышта күргән вакыйгалар турында язган әсәрләре, кулъязмалары һәм фотолары урын алды.

Сабан туе-2016

Мирный бистәсендәге Каенлыкта республика Сабан туе оештырылды. Арча утарында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Берләшкән шәһәрләр һәм җирле хакимиятләр» бөтендөнья оешмасы президенты, Төркиянең Истанбул шәһәре мэры Кадыйр Топбаш, РФ элемтә һәм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, «Россия-ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме делегациясе һәм башка мөхтәрәм кунаклар булды.



Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика