Авылыма хат
Авылыма хат – мәкалә. Автор авылдашларына мөрәҗәгать белән чыгыш ясый. Якташларының гомер буе тырыш, хезмәт сөючән булуларын ассызыклый һәм кайчандыр “Куйбышев” исемен йөрткән колхозның исемен алмаштырырга кирәклекне дә аңлата. Чыннан да, үз вакытында күренекле шәхесләрнең исемнәрен колхоз исеме итеп алган булсалар, тора бара алар актуальлекләрен югалта. Шуңа күрә исемне дә заманча, яңгырашлы һәм дә җирлекнең тарихына туры килә торган итеп сайлау мөмкинлеге туа. М.Мәһдиевне шушы проблема борчый, якташларының эшләү, яшәү урыны тиешле дәрәҗәдә булуы кызыксындыра. Автор бу мәсьәләне дөрес күтәрә, чөнки татар халкының тарихы бай, аны тирәнтен өйрәнү кирәклегенә дә басым ясый. Хәтта газетаның да исеменә игътибар итәргә һәм яңа исем уйларга өнди. Авторның шушы мәкаләсеннән соң “Коммунизмга” газетасының исеме “Арча хәбәрләре”нә алмаштырыла, ә якташлары башта колхозга “Чулпан” исеме сайласа, хәзер “Ак Барс” агрокомплексы эшли.
Чыганак: Мәһдиев М. Авылыма хат // Коммунизмга. – 1990. – 24 июль.
Авыл алга карый
Авыл алга карый – мәкалә. Автор авыл тормышындагы проблемаларны өйрәнеп, мәкалә язар өчен, туган ягына кайта. Якташларының “Куйбышев” исемендәге колхозгадагы (Гөберчәк, Казаклар, Чөмә-Елга, Сикертән авыллары) үзгәрешләргә мөнәсәбәтен ачыклый, аларның шәхси тормышларына күз сала. Салих Шәймуллин, Диләрә Әхмәдуллина, Васил Әминев, Борһан Хәбибуллин кебек авылдашлары турында яза. Авылдагы гореф-гадәтләрнең үтәлеше турында колхоз рәисе Вагыйзь Газимовтан белешә. Автор: “Нинди игътибар кирәк хезмәт кешесенә?”– дигән сорауны куя һәм шунда ук җавабын да табарга омтыла.
Чыганак: Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1982. – №192.– 21 август.
Габидуллина Х.
Апрельнең бер иртәсе
Апрельнең бер иртәсе – мәкалә. Язмада автор үзенең талантлы, зирәк бертуган сеңелесе Гөлчәчәк (1932.01.05-1936.04.?) турында бәян итә. Әти-әнисенең үзләренә аерым, балаларга бер-ике чиста сөлге тотулары, теш чистартырга порошок булмаганда, утын күмере яки төелгән аш тозы белән көнгә ике мәртәбә теш чистартырга мәҗбүр итүләре хакында әйтә. 1936 елда авылда кызамык авыруы таралып, күп бала, шул исәптән Мөхәммәтнең күршеләре Галиулла, Әхмәдулла, Гайнулла, Маһитаб, Фәсәхәтләр вафат булуы турында яза. Шулар өстенә авыл советы кереп, түләнмәгән налоглар өчен самовар, чынаяк, казанны алып чыгып киткән. Шушы фаҗиганы күтәрә алмыйча Гөлчәчәк тә һәлак була. Мәкаләнең иң тетрәндергән өлеше – әнисе Гөлчәчәккә соңгы чәй суын каптырганда, сабый калакның бер читен тешләп ала. Автор әлеге калакның туган нигезендә саклануы турында әйтә, әмма вакытлар узу белән ул юкка чыга.
Чыганак: Мәһдиев М. Апрельнең бер иртәсе // Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль.
Габидуллина Х.
Атадан бала яшь кала
Атадан бала яшь кала – мәкалә. Автор М.Мәһдиевнең студенты. Аннан белем алуына чиксез бәхетле булуын яшерми. Язучы җитәкләгән түгәрәккә күп студентлар йөргән. Аннан алган белем бүгенге олпат шагыйрь-язучылар җилкәсендә. Автор Мәһдиевнең әнисенә күрсәткән кадерен дә искә ала, гаиләсенә булган мөнәсәбәтне дә ачып бирә. Әдип хөрмәтенә оештырылган очрашулар һәркемнең күңеленә уелып, озак еллар сакланачагына ышана.
Әдәбият: Юнысова А. Атадан бала яшь кала // Ватаным Татарстан. – 2005. – 5 февраль.
Габидуллина Х.
Авыл җырчысы
Авыл җырчысы – мәкалә. Биредә Рөстәм Галиуллин язучының юбилее уңаеннан зур очрашулар үткәрелүе турында хәбәр итә. Язучының якташы булуы белән дә горурлана автор, аның әсәрләренең мәңгелек булуын да язып үтә. Әдип укыган урыннар һәркем өчен кадерле. Музей-йортының һәрвакыт кунаклар кабул итүе шатландырса, киләчәктә язучының моңарчы укылмаган мәкаләләре, фәнни эшләре китап булып басылып чыгачагына да ышаныч белдерә.
Әдәбият: Галиуллин Р. Авыл җырчысы //Шәһри Казан. – 2010. – 2 апрель.
Габидуллина Х.
Арча ягына да “хәтер” кирәк
Арча ягына да “хәтер” кирәк – мәкалә. Хәтер сүзе үз эченә бик зур мәгънәне ала. 1929-1937 еллар аралыгында Арча ягында укымышлы, эшлекле никадәр кеше сталинизмның канлы корбаны булуы языла. Алар һәркемнең хәтерендә. Язучының әтисе дә репрессия корбаны. Һәр авылда хәтер сакчылары бар. Ләкин кем бу хәтерне, корбаннарны барлар – авторның төп проблемасы шушы урында чагылыш таба. “Хәзер нишләргә?” – дигән сорау куя М.Мәһдиев. Сорауга җавап табылса, яшь буынны тәрбияләүдә, әхлакый тәрбияне көчәйтүдә зур ярдәм булачагына ышаныч белдерә.
Чыганак: Мәһдиев М. Арча ягына да “хәтер” кирәк // Коммунизмга. – 1988. – 20 декабрь.
Габидуллина Х.
Абдуллина Нәкыя
Абдуллина Нәкыя – Арча районы Сикертән авылында туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, педучилищеда группадашлар. Укыган вакытындагы маҗараларны Нәкыя апа сөйләргә ярата. “Мөхәммәт булмаса, мин үзем яраткан укытучы һөнәрендә эшли алмаган булыр идем. Мин аңа бик рәхмәтле булып яшәдем. Ул безнең командирыбыз иде”, – дип искә ала укыган вакытларын. Сеҗе мәктәбендә кырык елдан артык балаларга белем бирә. Мөхәммәт абый турында истәлекләре видеога язып алынды.Ире Вәкил белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганыч, кызы бик иртә вафат була. Ветеран укытучы бүгенге көндә Казан шәһәрендә улы, язучы Вакыйф Нуриев гаиләсендә яши.
Әдәбият: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары // Арча хәбәрләре. – 2008. – 11 апрель.
Габидуллина Х.