Фәттахов Илһам Фаил улы

Фәттахов Илһам Фаил улы, 1975 елның 20 февралендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1985-1990 елларда Сикертән тугызеллык мәктәбендә укый. 1992 елда Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен тәмамлый. 1992-1997 елларда Казан дәүләт университетында югары филологик белем алган. 1997-2001 елларда КДУ аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясе яклый.
1994-1995 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшырулар редакторы буларак “Тел күрке – сүз” радиотапшыруын әзерли. 1995-1997 елларда Казан шәһәренең 98-нче рус-татар гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга туган тел һәм әдәбият укыта. 1997-1998 елларда – КДУның татар теле һәм әдәбиятын укыту методикасы кафедрасы ассистенты. 2000-2004 уку елларында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсендә татар телен укыта. 2000-2005 елларда Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитетында әйдәүче референт һәм Татарстан җирле оешмалары белән эшләү бүлеге башлыгы булып эшли. 2005-2006 уку елыннан бирле Казан федераль университетында укыта.
Илһам Фаил улы “Әдәбият теориясе нигезләре”, “ХХ гасырның II яртысында татар публицистикасы” курслары буенча уку программалары әзерләде. “Әдәбият теориясе нигезләре” һәм “Язучы-публицист осталыгы серләре” дигән укыту кулланмалары бастырып чыгарды. “Казан утлары”, “Мәгариф”, “Фән һәм тел”, “Безнең мирас” журналларында, “Ватаным Татарстан”, “Юлдаш”, “Мәдәни җомга”газеталарында, журфакның “Тонус” альманахында, университетның йомгаклау, республика һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләре җыентыкларында 100ләп фәнни мәкалә бастырды. “ХХ гасырның 80-90 елларында татар повесте үсеше” дигән монография язды. Әлеге хезмәтләрдә Мөхәммәт Мәһдиевнең дә бай әдәби-публицистик иҗаты фәнни яктан тирәнтен өйрәнә. Илһам Фаил улы Гөберчәктә уза торган әдәби-музыкаль кичәләргә кайтып, әдип хакында үз фикерләре белән уртаклаша. Г.Камал исемендәге Сикертән мәктәбендә ел саен үткәрә торган “Мәһдиев укулары”нда катнашып, фәнни чыгышлар ясый.
Гаиләле, өч баласы бар.

Әдәбият:
1. Фәттахов И. Көлә белеп көлә иде (М.Мәһдиев әсәрләрендә юмор) // Мәгариф: айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журнал. – 1999. – № 4. – Б. 22-23.
2. Фәттахов И. Туксанынчы еллар әдәбияты (Анкетага җаваплар) // Казан утлары: айлык әдәби-нәфис һәм иҗтимагый-сәяси журнал. – 1999. – № 11. – Б. 154-156.
3. Фәттахов И. Лирик повестьлар остасы (Татарстанның халык язучысы М.Мәһдиевнең тууына 70 ел) // Мәгариф: айлык иҗтимагый-педагогик һәм фәнни-әдәби журнал. – 2000. – № 12. – Б. 17-18.
4. Фәттахов И. ХХ гасырның 80-90 елларындагы татар повестеның жанрлык хасиятләре // Фән һәм тел: фәнни-мәгълүмати журнал. – 2004. – № 1 (20). – Б. 17-22.
5. Фәттахов И. Безнең авылның энциклопедиясе // Фән һәм тел: фәнни-мәгълүмати журнал. – 2005. – № 3 (26). – Б. 30-34.
6. Фәттахов И. Авыр үткән өчен сызлану // Тонус: научное и учебно-методическое издание. – 2006. – № 13. – С. 216-220 (на тат. яз.).
7. Фәттахов И. Тематик һәм сәнгати төрлелеккә омтылып // Тонус: научное и учебно-методическое издание. – 2006. – № 14. – С. 171-176 (на тат. яз.).
8. Фаттахов И. М.Магдиев – публицист (1991 – 1995 годы) // Тонус: научное и учебно-методическое издание. –2009. –№17. – С. 222-226.
9. Фаттахов И.Ф. Тематическое разнообразие публицистики Мухаммата Магдиева в 1985–1995 гг. // Информационное поле современной России: практики и эффекты: Сборник статей XIII Международной научно-практической конференции (20-22 октября 2016 г.) / под ред. Р.П. Баканова. – Казань: Изд-во Казан. ун-та, 2016. – С. 71-83.
10. Фәттахов И. Мәһдиевнең публицистик осталыгы// Мәдәни җомга. – 2016. – 22январь, 29 январь, 5 февраль.
11. Фәттахов И. Гөберчәгем, Кесмәс буйларым… // Шәһри Казан. – 2014. – 28 март.
12. Фәттахов И. Мәһдиев авылы гөрләп яши // Акчарлак. – 2014. – 30 апрель.
13. Фәттахов И.Ф. Безнең авылның энциклопедиясе (М.Мәһдиевнең иҗат портретына эскизлар)// Казан университетының татар филологиясе галимнәре: классик филология һәм КФУның татар филологиясе һәм тарихы факультеты галимнәре. Төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2011 ел, 18 март) / фән. мөх. Х.Й.Миңнегулов, төз.-мөх. Т.Ш.Гыйлаҗев. – Казан: Казан ун-ты, 2012. – Б. 66-80.
14. Фәттахов И.Ф. Мөхәммәт Мәһдиев дөньясына бер караш // “Казан утлары” журналы һәм милли мәдәният. Журналның 90 еллык юбилеена багышланган төбәкара фәнни-гамәли конференция материаллары (Казан, 2012 ел, 17 май) / төз.-мөх. Ә.М.Закирҗанов. – Казан: “Идел-Пресс”, 2012. – Б. 103-105.
15. Фаттахов И.Ф. Татар авылын яклаучы иде / Был защитником татарской деревни // VI Кулаткинские чтения: Материалы межрегиональной научно-практической конференции (р.п. Cтарая Кулатка, 22 сентября 2012 г.) / гл. ред. И.И.Зиганшин, науч. ред. и корректор И.Ф.Фаттахов, сост. Х.Куйруков,З.Мингалиев и др. Казань: КВММ им. «1000-летия принятия Ислама», 2012. 57 с. С. 51-63 (на тат. яз.).
16. Фәттахов И. М.Мәһдиевнең 1985-1995нче еллардагы публицистикасы// Современное коммуникативное пространство журналистской науки, практики, образования. Вызовы нового тысячелетия: Сборник научных статей /под ред. В.З. Гарифуллина, Е.С. Дорощук. – Казань: Казан. ун-т, 2011. – Вып. 4. – С. 193-203.

Укыту ярдәмлекләре
1. Фәттахов И.Ф.Әдәбият теориясе нигезләре: Гаммәви коммуникация бүлеге студентлары өчен уку ярдәмлеге. Төзәтелгән, икенче басма. – Казан: Казан ун-ты нәшр., 2014. – 212 б.
2. Фәттахов И.Ф. Язучы-публицист осталыгы серләре: журналистика факультеты студентлары өчен “XX гасырның II яртысында төбәк публицистикасы” махсус курсыннан уку ярдәмлеге. – Казан: К(И)ФУ нәшр., 2011. – 64 б.

Фатих Сәйфи-Казанлы

Фатих Сәйфи-Казанлы (Мөхәммәтфатих Камалетдин улы Сәйфуллин) (22.08.1888-5.08.1938) – журналист, мөхәррир, драматург, язучы, мөгаллим һәм дәүләт эшлеклесе.

Казан губернасы Спас өязе Карамалы (хәзер Әлки районына керә) авылында крестьян гаиләсендә туа. «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, Минзәлә өязендә укытучы булып эшли. 1906 елда Казанга кайтып, үзенең әдәби һәм журналистлык эшен башлап җибәрә. 1912-1918 елларда Уфада яши, «Галия» мәдрәсәсендә тарих фәне укыта.

1917 елгы Февраль революциясе көннәрендә татар эсерлары органы «Ирек» газетасының нашире була. 1918 елның январенда Казанда кайткач, Мулланур Вахитов җитәкчелегендәге Үзәк мөселман комиссариатында эшли башлый, төрле уку йортларында укыта. ТАССР төзелгәч, Мәгариф халык комиссариатында, Җир эшләре халык комиссариатында җаваплы вазыйфалар башкара. 1923-1925 елларда «Кызыл Татарстан» һәм «Крәстиян гәзите»нең җаваплы мөхәррире. 1927-1929 елларда «Яңалиф» журналының җаваплы редакторы буларак, татар язуын гарәп графикасыннан латин графикасына (яңалифкә) күчерү буенча зур эш алып бара. 1930-1935 елларда Татар коммунистлары университетында, Марксизм-ленинизм институтында һәм Казан педагогия институтында тарих фәне укыта.

Фатих Сәйфи-Казанлы –  «Мөкатдәс хезмәт» (1907), «Безнең заман» (1909), «Ямьсез тормыш» (1915), «Җәмәгать хадиме», «Дошманнар» (1920), «Зәкуан мулла шәҗәрәсе» (1929), «Зөбәрҗәт» (1936) исемле пьесалар, «Зимагур» (1921), «Крушниклар» (1921), «Двор өендә» (1925), «Һани» (1923), «Елан токымы» (1931), «Кызыл эшелон» (1932), «Корбый иптәш» (1933), «Беренче адымнар» (1933) исемле хикәя, повестьлар; «Өч нарат» исемле роман (1930) авторы. Г. Тукайның өч (1929-1931), Г. Камалның ике (1929-1930) томлык җыентыкларын төзеп чыгара, Г.Камал, Ф.Әмирхан иҗатларына багышланган махсус китап язып бастыра («Өч татар классигы», 1930).

1934 елдан – СССР Язучылар берлеге әгъзасы. Репрессия корбаны.

Совет чорында Фатих Сәйфи-Казанлы иҗатын, берничә ел торгынлыктан соң, беренче мәртәбә Мөхәммәт Мәһдиев 1963 елда өйрәнә. Тууына 75 ел тулу уңаеннан “Азат хатын” журналында махсус мәкалә дә бастырып чыгара.

Чыганак:

Мәһдиев М. Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел // Азат хатын. – 1963. – №9.

Мәһдиев М. Сызып ак нур белән… – Казан. – 2014.– 583 бит.

Фәттахов Ильяс

Фәттахов Ильяс – Арча районы Корайван авылында туа. “Арча хәбәрләре” газетасында журналист булып эшли. М.Мәһдиев Арчага кунакка кайтканда һәрвакыт редакциягә керә һәм И.Фәттахов аны машина белән Гөберчәк авылына кайтара. Шул вакытта М.Мәһдиев якташына төрле истәлекләр сөйли. И.Фәттахов язучының кешелек сыйфатына басым ясый, аның иҗатының җирлеге туган авылы икәнлеген сөйли. Ул – М.Мәһдиевнең студенты.

Фәттахов И. Үзе китте, җыры калды // Арча хәбәрләре. – 2005. – 5февраль.

Габидуллина Х.

Фәһмиева Гөлниса

Фәһмиева Гөлниса  – Арча районы Сеҗе авылында туган. Мөхәммәт мәһдиевне 1947 елда Сеҗе мәктәбендә беренче тапкыр каршы алган укытучы. Калган гомерен Иске Му авылында яшәде.. Ветеран укытучы бик таләпчән, максатчан, кырыс холыклы кеше иде. М.Мәһдиев белән бер очрашуы вакытында Сеҗе мәктәбендә укыткан вакытларны язуын үтенә. Язучы Гөлниса апаның гозерен истә тотып, “Ни хәлең бар, укытучы апа?” исеме астында мәкалә яза. Ул “Азат хатын” журналында басылып чыга. Гөлниса апа шул журналны үзендә саклаган. М.Мәһдиев белән гел элемтәдә торып, иҗатын хөрмәтләп яшәүче ветеран укытучы. Музейга килгәндә дә буш кул белән килми иде ул, я гөл, я үзе бәйләгән кул эше бүләк итә иде. Аның сөйләгән истәлекләре М.Мәһдиев турында Әхтәм Зарипов төшергән документаль фильмга керде.

Әдәбият:  Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары // Арча хәбәрләре. – 2008. – 11 апр.

Габидуллина Х.

Фазылова Маһри

Фазылова Маһри – Арча районы Сикертән авылында 1928 елның февраль аенда туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Куйбышев исемендәге колхозда бригада эшчесе булып хезмәт иткән. Ире Хәниф абый белән алты бала үстерә. Сикертәндә яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Хәтер сандыгын актарганда // Татарстан яшьләре. – 2017. – 28 декабрь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика