Гомәров Нургали

Гомәров Нургали – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге герой. Нургали ага гомере буе колхозда атлар карады, үз вакытында язучы белән кырда үгезләр җигеп, эшләгән. Хатыны Фәүзия апа белән шахтада эшләгәндә танышып, өйләнешә һәм туган авылына кайтып гомер кичерә. Өч балага гомер биреп, кече улы Раиф гаиләсе белән яшәде. Музей фондына элеккеге җилпуч бүләк итте. Мөхәммәт абый турында истәлекләре белән еш бүлешә иде. Язучының күршесе инде вафат.

Әдәбият: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиев геройлары // Арча хәбәрләре – 2008. – 11 апр.

Габидуллина Х.

Ганиев Мулланур Вафа улы

Ганиев Мулланур Вафа улы — Арча районы Каргалы авылында 1953 нче елның 11 нче сентябрендә туган. 1982 нче елда Сикертән авылына килеп урнаша. Зоотехник, партоешма секретаре булып эшли. М.Мәһдиевкә авыл проблемалары турында мәкаләләр язар өчен мәгълүмат бирә. Язучы белән очрашулары 1985-1993 елларда бул. Гаиләсе белән Сикертән авылында яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Мәһдиев колхозга еш кайтты // Татарстан яшьләре. – 2018. – 5 апр.; Габидуллина Х. Җор телле Мулланур // http://arskmedia.ru/2018/03/12/or-telle-mullanur/

Габидуллина Х.

Газизова Минзада Газизулла кызы

Газизова Минзада Газизулла кызы – Арча районы Сикертән авылында 1929 елның 1 маенда дөньяга килә. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә белем алганнар. Гомере буе колхоз бухгалтериясендә хисапчы булып эшләгән. Сикертәндә яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. М.Мәһдиев сыйныфташы бездә кунакта // Арча хәбәрләре. – 2017. – 29 окт.; Габидуллина Х. Зур галим чыгар иде… – Татарстан яшьләре. – 2016. – 3 ноябрь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика