Хәсәнова Гәүһәрия Мөхәммәт кызы

Хәсәнова Гәүһәрия Мөхәммәт кызы 1959 елның 11 сентябрендә Арча районы Казанбаш авылында Мөхәммәт һәм Лилия Мәһдиевләр гаиләсендә туа. Казанның 126 нчы урта мәктәбен тәмамлый. 1977-1982 елларда Казан дәүләт университетының рус филологиясе факультетында белем алып, 1984-1987 елларда Казан дәүләт университетында аспирантурада укый. 1988 елда Урал дәүләт университетында (Екатеринбург шәһ.) рус әдәбияты тарихы буенча кандидатлык диссертация яклый. 1982-1984, 1987-1990 елларда Казан дәүләт педагогика институтының рус һәм чит илләр әдәбиятлары кафедрасында ассистент булып эшли. 1990-2007 елларда Татарстан китап нәшриятының матур әдәбият редакциясендә мөхәррир булып хезмәт итә. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, тәрҗемәче. Хәзерге көндә ТР Фәннәр Академиясендә фәнни-оештыру бүлеге җитәкчесе булып эшли. Мөхәммәт Мәһдиевнең мирасын саклый. Төп хезмәтеннән тыш вакытта әтисе иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау белән шөгыльләнә.

Гәүһәр Хәсәнова – “Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе” (2015), Г.Державин исемендәге Бөтенрусия премиясе лауреаты (2015), Татарстан Республикасы С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2009). Ире вафат, кызы һәм улы бар.

 Әдәбият:

Сайланма әсәрләр: 5 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; төз. Г.Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009.

Мөхәммәт Мәһдиев: язучы турында замандашлары / төзүче-редактор Гәүһәр Хәсәнова. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 144б.

Мәһдиев М.С. Сызылып ак нур белән…: шәхесләребез тарихыннан фәнни-публицистик мәкаләләр / Мөхәммәт Мәһдиев; төз. Г.Хәсәнова; кереш сүз авт. Д.Заһидуллина. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. – 583 б.

Хәнәфи абзый

Хәнәфи абзый – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан игелекле, иманлы зат. Гарасатлы 1930 елларда Гөберчәк авылында имам вазыйфаларын башкарган булса кирәк. М.Мәһдиев бу шәхесне “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә Гөлчәчәк Мәһдиеваны (1932.01.05-1936.04.?) җирләү вакыйгасында искә ала (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль). Аның төпчек улы Госман Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

Хәбәрче булу – мактаулы эш

Хәбәрче булу – мактаулы эш – мәкалә. Матбугатта басылып чыккан һәр мәкаләнең авторы була. Алар – хәбәрчеләр. Автор фикеренчә, хәбәрчеләрдән килгән хат газетаның туклану чыганагы. Алар төрле теманы ачып бирә, ләкин бөтен хат язучы да хәбәрче дигән сүз түгел әле. Хәбәрчеләргә дә язу өлкәсендә төрле максат-бурычлар куела. Урында булган вакыйгалар агышын халыкка җиткерә белү, фикер эзлеклелеген югалтмау, ниндидер тәрбия чарасы бирү – хәбәрченең эш юнәлеше. “Редакция работниклары урыннарда булганда авыл хәбәрчеләре белән очрашып, аларга киңәшләр, тәкъдимнәр биреп китсәләр яхшы булыр иде”, – дип яза М.Мәһдиев. Автор редакция хезмәткәрләренә карата үз фикерен белдерергә курыкмый һәм бераз гына булса да тәнкыйть сүзен дә җиткерә белә.

Чыганак: Мәһдиев М. Хәбәрче булу – мактаулы эш // Яңа тормыш. – 1959. – 6 сентябрь. Габидуллина Х.

Хороший и чуткий воспитатель

“Хороший и чуткий воспитатель”, мәкалә рус телендә. М.Мәһдиев мәктәптә үткәрелүче пионер сборлары турында бәян итә. Темасы да кызыклы һәм бала өчен җаваплы – “Минем әнием”. 5 сыйныф укучысы үз әнисен ничек кабул итә, ул нинди сыйфатларга ия булуын иптәшләре алдында күрсәтергә, сөйләргә тиеш. Мәктәптә үткәрелгән сборлар укучыны төрле яклап тәрбияли. Мәкаләдә автор пионервожатыйның әти-әниләр белән ничек эшләвен, укучысының нилектән тырышып укый башлавын, башка укучыларның бер-берләренә мөнәсәбәтләрен дә күрсәтә. Язучы үзе өлкән пионервожатый булып мәктәптә эшли. Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллардагы укучыларның, ата-аналарның укытучыларга яки вожатыйларга булган мөнәсәбәтен шушы мәкаләсе аша ачып бирә. Шул вакыт белән хәзерге вожатыйларның хезмәтен күңеле белән чагыштыра һәм башкаларга да үрнәк итеп күрсәтә.

Литература: М.Магдеев. Хороший и чуткий воспитатель // Комсомолец Татарии. – 1955. – 16февраль.

Габидуллина Х.К.

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы

Хөснетдинов Зиннур Зыятдин улы – Биектау районы Бикнарат авылында 1961 нче елда туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан педагогия институтында укый. Шул чорда повесть-хикәяләре басыла башлый. «Салават күпере» журналына нигез салып, шунда эшли. Хәзерге көндә «Сәхнә» һәм «Салават күпере» журналларының баш мөхәррире. З.Хөснияр – М.Мәһдиевнең студенты, татар балалар әдәбияты өлкәсендә иң актив авторларның берсе. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур, Ф.Хөсни исемендәге әдәби, Г.Исхакый, М.Җәлил исемендәге премияләре иясе. З.Хөснияр 1990 нчы елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. “Таһир-Зөһрә” газетасында “Мөхәммәт Мәһдиев фонды” мәкаләсендә язучының иҗатын пропагандалау, музей-йорты фондын баетуга өлеш кертү, куйган максатларга ирешү өчен фонд барлыкка килүен игълан итә.

Әдәбият: Хөснияр З. Мөхәммәт Мәһдиев фонды // Таһир-Зөһрә. – 2000. – декабрь.

Габидуллина Х.

Хәдичәтти

Хәдичәтти – М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәренең герое. Сугыш вакытында ятим калган фронтовик балаларына ана булып яши. Сабыр холыклы, тырыш, эшчән, поляр төннәрне үз күзе белән күреп кайтучы кеше. Үзендә сакланган кулъязма мирасны язучыга бирә. М.Мәһдиев исә аны КДУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшыра.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том – Казан, 1995. – Б.216.

Габидуллина Х.

Хәбибуллин Борһан

Хәбибуллин Борһан – Арча районы Гөберчәк авылында 1927 елда Сәмигулла һәм Васфикамал гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә яхшы укый, рәсем ясарга оста була. Алабугада бригадирлар курсында белем алып, гомер буе тракторчы булып эшли, коммунист. Борһан ага кырыс холыклы, гадел кеше була, алты бала тәрбияләп үстерә. М.Мәһдиев “Авыл алга карый” исемле мәкаләсендә Борһан Хәбибуллинны: “Замандашым сугыш башланганда кырга чыккан иде, шуннан бирле ул басуда эшли”, – дип яза. Борһан ага бервакытта да кеше гайбәте сөйләми, рәнҗетми, туры сүзлелеге белән башкалардан аерылып тора. 2008 нче елның 15 маенда вафат.

Әдәбият: Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1984. – 21 август.

Хәсәнова Мәдинә Миңнулла кызы

Хәсәнова Мәдинә Миңнулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында 1939 елның май аенда туып, гомер буе шунда яшәде. М.Мәһдиевнең авылдашы, аның музеена даими йөрүче кеше иде. Колхозда төрле эштә эшләп, лаеклы ялга чыкты. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әнисе белән генә яшәде. Үскән вакытындагы бар авырлыкны күз яшьләре белән искә алып сөйли иде. Бәет-шигырьләр язды. Мөхәммәт абыйны, аның туганнарын якыннан белеп, алар турындагы истәлекләрне сөйләде

Әдәбият: Габидуллина Х. Әти диясе килә // Арча хәбәрләре. – 2005. – 26 февраль; Габидуллина Х. Үтте гомер әйтәсе килеп // Шәһри Казан. – 2015. – 13 февраль.

Габидуллина Х

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы – Арча районы Чөмә-Елга авылында 1921 елның 14 июнендә туа. Гөберчәк авылына кияүгә чыгып, 2018 елның 26 февраленә кадәр шунда яши. М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Торналар төшкән җирдә” повестендагы герой Асиянең прототибы. Хәйбиннар гаиләсе – Мәһдиевләр белән дуслар. Тәскирә апа ире Мөхәмәтнур абый алтмыш ел бергә яшәп, җиде бала тәрбияләп үстерә. Мөхәммәт ага турында сөйләп, истәлекләре белән бүлешеп яшәде. Аның сөйләгәннәре видеога язып алынды.

Әдәбият: Габидуллина Х. М.Мәһдиев геройлары // Арча хәбәрләре. – 2008. – 11 апрель.; Габидуллина Х. Кәшфи безнең арада яшәде. – Татарстан яшьләре. – 2016. – 5 апр.

Габидуллина Х.

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы – Яңа Чуриле район үзәгендә 1948 елда туган. Анда беренче сыйныфта белем алып, Саба һәм Арча районында яши. Оста күзлек ясаучы. М.Мәһдиевнең музей фондында саклана торган күзлеген ул ясаган. Язучыны күзлек ясау остасына Нәҗип Бәдретдинов алып кайта. Арча шәһәрендә яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиевкә,Туфан Миңнуллинга, Айрат Арслановка да күзлек ясап биргән // Арча хәбәрләре. – 2018. – 20 март.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика