Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы

Хәсәнова Гәүһәр Мөхәммәт кызы – Арча районы Казанбаш авылында 1959 елның 11 сентябрендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килә. М.Мәһдиевнең кызы Казан шәһәрендә яши. Филология фәннәре кандидаты, ТРның Фәннәр Академиясендә бүлек мөдире, Язучылар берлеге әгъзасы (тәрҗемәче буларак), С.Сөләйманова, Г.Державин исемендәге әдәби премияләр иясе, күп кенә язучыларның әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итүче. М.Мәһдиевнең сайланма әсәрләрен һәм мәкаләләр җыентыгын төзүче, язма мирасын саклаучы. Музейның фондын баету өстендә дә зур эш башкара.

Әдәбият: Габидуллина Х. Әтисенең кызы // Татарстан яшьләре – 2014. – 30 окт.; Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы кайтты // Арча хәбәрләре – 2014. – 31 окт.; Габидуллина Х. Мәһдиев музеена кызы кунакка килде // Шәһри Казан. – 2014. – 24 окт.

Габидуллина Х.

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда тегүче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче Мөхәмәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгәннәр. Язучы авылга кайткан вакытта Хәйбиннар гаиләсенә кермичә, хатирәләре белән бүлешмичә китмәгән. Хәтта бер кайтуында Г.Тукайның шигырьләр китабын бүләк иткән. Кызганыч, язучы аңа култамгасы куймаган. Бу китап музейда саклана. Хәйбин Мөхәмәтнур 2006 елның январь аенда вафат булды.

Әдәбият: Габидуллина Х. Кәшфигә – 80! // Арча хәбәрләре. – 2004. – 20 март; Габидуллина Х. Үзеннән соңгы истәлек. – 2006. – апр.; Габидуллина Х. Кәшфи абый безнең арада яшәде // Татарстан яшьләре. – 2016. – 5 май.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика