Мәһдиев Илһам Мирбат улы

Мәһдиев Илһам Мирбат улы – Арча районы Сикертән авылында 1959 елның 23 мартында туган. М.Мәһдиевнең туганы. “Ак Барс” агрокомплексында эшли. Алдынгы комбайнер, механик, шофер булып эшләгән. Мөхәммәт ага белән булган һәр очрашуны мавыктыргыч итеп сөйләргә ярата. Сикертәндә яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Нәселебездә Тукай да, Мәһдиев тә бар // Татарстан яшьләре. – 2016. – 8 декабрь.

Габидуллина Х.

Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы

Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 6 июлендә туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Язучы “Торналар төшкән җирдә” повестенда Гарифулла турында яза. Хатыны Миңзифа апа белән балалар үстереп, колхозда эшләде. Бик оста итекче булган. Башкортстан якларына чыгып, кешеләргә итек басып та йөргән. Бер улына сыйныфташы Мөхәммәтнең исемен кушкан. Гарифулла ага гомере буе Гөберчәк авылында яшәде.

Әдәбият: Габидуллина Х. Килештерә белгән бит // Татарстан яшьләре. – 2017. – 12 окт.

Габидуллина Х.

Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы

Минһаҗева Җәмилә Фәһметдин кызы – Арча районы Казаклар авылында 1929 елның апрель аенда гади крестьян гаиләсендә туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Сикертән мәктәбендә бергә укыганнар. Тегүче һәм пешекче булып эшләгән. Ире Гыйлемхан белән илле сигез ел бергә яшәп, биш балага гомер бирә. Сикертән авылында яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Эшләп узган гомер // Татарстан яшьләре. – 2018. – 7 март.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика