Фәттахов Илһам Фаил улы

,

Фәттахов Илһам Фаил улы, 1975 елның 20 февралендә Татарстанның Арча районы Гөберчәк авылында туа. 1985-1990 елларда Сикертән тугызеллык мәктәбендә укый. 1992 елда Казан каласының Ш.Мәрҗани исемендәге 2-нче татар гимназиясен тәмамлый. 1992-1997 елларда Казан дәүләт университетында югары филологик белем алган. 1997-2001 елларда КДУ аспирантурасында укый, кандидатлык диссертациясе яклый. 1994-1995 елларда “Татарстан” дәүләт телерадиокомпаниясенең әдәби-драматик тапшырулар редакторы […]

>>

Фәттахов Ильяс

,

Фәттахов Ильяс – Арча районы Корайван авылында туа. “Арча хәбәрләре” газетасында журналист булып эшли. М.Мәһдиев Арчага кунакка кайтканда һәрвакыт редакциягә керә һәм И.Фәттахов аны машина белән Гөберчәк авылына кайтара. Шул вакытта М.Мәһдиев якташына төрле истәлекләр сөйли. И.Фәттахов язучының кешелек сыйфатына басым ясый, аның иҗатының җирлеге туган авылы икәнлеген сөйли. Ул – М.Мәһдиевнең студенты. Фәттахов И. […]

>>

Фәһмиева Гөлниса

,

Фәһмиева Гөлниса  – Арча районы Сеҗе авылында туган. Мөхәммәт мәһдиевне 1947 елда Сеҗе мәктәбендә беренче тапкыр каршы алган укытучы. Калган гомерен Иске Му авылында яшәде.. Ветеран укытучы бик таләпчән, максатчан, кырыс холыклы кеше иде. М.Мәһдиев белән бер очрашуы вакытында Сеҗе мәктәбендә укыткан вакытларны язуын үтенә. Язучы Гөлниса апаның гозерен истә тотып, “Ни хәлең бар, укытучы […]

>>

Хәбәрче булу – мактаулы эш

,

Хәбәрче булу – мактаулы эш – мәкалә. Матбугатта басылып чыккан һәр мәкаләнең авторы була. Алар – хәбәрчеләр. Автор фикеренчә, хәбәрчеләрдән килгән хат газетаның туклану чыганагы. Алар төрле теманы ачып бирә, ләкин бөтен хат язучы да хәбәрче дигән сүз түгел әле. Хәбәрчеләргә дә язу өлкәсендә төрле максат-бурычлар куела. Урында булган вакыйгалар агышын халыкка җиткерә белү, фикер […]

>>

Хәбибуллин Борһан

,

Хәбибуллин Борһан – Арча районы Гөберчәк авылында 1927 елда Сәмигулла һәм Васфикамал гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә. Мәктәптә яхшы укый, рәсем ясарга оста була. Алабугада бригадирлар курсында белем алып, гомер буе тракторчы булып эшли, коммунист. Борһан ага кырыс холыклы, гадел кеше була, алты бала тәрбияләп үстерә. М.Мәһдиев “Авыл алга карый” исемле мәкаләсендә Борһан Хәбибуллинны: […]

>>

Хәдичәтти

,

Хәдичәтти – М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәренең герое. Сугыш вакытында ятим калган фронтовик балаларына ана булып яши. Сабыр холыклы, тырыш, эшчән, поляр төннәрне үз күзе белән күреп кайтучы кеше. Үзендә сакланган кулъязма мирасны язучыга бирә. М.Мәһдиев исә аны КДУның Н.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсенең Кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлегенә тапшыра. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар […]

>>

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы

,

Хәйбин Мөхәмәтнур Хәлил улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1924 елда тегүче гаиләсендә туа. Бөек Ватан сугышы ветераны, ТАССРның атказанган колхозчысы, М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Исәнме, Кәшфи абый!” повестендагы төп геройның прототибы. Оста тегүче Мөхәмәтнур ага хатыны Тәскирә апа белән җиде бала тәрбияләп үстерделәр. Хәйбиннар Мәһдиевләр гаиләсе белән дустанә яшәгәннәр. Язучы авылга кайткан вакытта Хәйбиннар […]

>>

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы

,

Хәйбина Тәскирә Габделкадыйр кызы – Арча районы Чөмә-Елга авылында 1921 елның 14 июнендә туа. Гөберчәк авылына кияүгә чыгып, 2018 елның 26 февраленә кадәр шунда яши. М.Мәһдиевнең “Мәңгелек яз” романы, “Торналар төшкән җирдә” повестендагы герой Асиянең прототибы. Хәйбиннар гаиләсе – Мәһдиевләр белән дуслар. Тәскирә апа ире Мөхәмәтнур абый алтмыш ел бергә яшәп, җиде бала тәрбияләп үстерә. […]

>>

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы

,

Хәкимов Рәүф Мәхмүт улы – Яңа Чуриле район үзәгендә 1948 елда туган. Анда беренче сыйныфта белем алып, Саба һәм Арча районында яши. Оста күзлек ясаучы. М.Мәһдиевнең музей фондында саклана торган күзлеген ул ясаган. Язучыны күзлек ясау остасына Нәҗип Бәдретдинов алып кайта. Арча шәһәрендә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Мөхәммәт Мәһдиевкә,Туфан Миңнуллинга, Айрат Арслановка да күзлек ясап […]

>>

Хәнәфи абзый

,

Хәнәфи абзый – Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан игелекле, иманлы зат. Гарасатлы 1930 елларда Гөберчәк авылында имам вазыйфаларын башкарган булса кирәк. М.Мәһдиев бу шәхесне “Апрельнең бер иртәсе” исемле мәкаләсендә Гөлчәчәк Мәһдиеваны (1932.01.05-1936.04.?) җирләү вакыйгасында искә ала (Коммунизмга. – 1989. – 4 февраль). Аның төпчек улы Госман Бөек Ватан сугышында һәлак булган.

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика