Гомәров Нургали

,

Гомәров Нургали – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевнең күршесе, “Торналар төшкән җирдә” әсәрендәге герой. Гомер буе Нургали ага колхозда атлар карады, заманында булачак язучы белән кырда үгезләр җигеп эшли. Фәүзия исемле кыз белән шахтада эшләгәндә танышып, аның белән гаилә кора һәм туган авылына кайтып гомер кичерә. Чыганак: Габидуллина Х. М.Мәһдиев геройлары //Арча хәбәрләре, – […]

>>

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы

,

Гыйбадуллин Галимулла Гыйбадулла улы – М.Мәһдиевнең күршесе. Яшь чакта көрәшкән, итекче, балта остасы, гармунчы булган. Тырыш, эшчән кеше. Колхозның амбарын, ат абзарларын, лапасларын утызынчы елда ул төзегән. Кунаклар кабул итәргә яраткан. Язучының “Торналар төшкән җирдә” дигән әсәренә үз исеме белән кергән герой. М.Мәһдиев аның турында: “Үзе генә белгән көе бар. Ул көйне бүтән беркем дә […]

>>

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы

,

Гыйбадуллина Зөлфия Галимулла кызы – М.Мәһдиевнең күршесе. 1924 елда Гөберчәк авылында туган. Дүрт класс белем ала. Чибәр, чая, үткен, татар әдәбиятын, фольклорын яхшы белеп, балаларга өйрәтүче, җитез кыз. М.Мәһдиев әсәрендә кешенең яшелчә бакчасыннан яшелчә, алма урлап, авыл балаларын сыйлаучы да ул. Зөлфия – 1948 елда вафат булып, туган авылы зиратына җирләнә. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар […]

>>

Данлыклы юбилейны каршылап

,

Данлыклы юбилейны каршылап – мәкалә. Һәр мәктәп укучысына уку елын югары өлгереш белән тәмамлау максаты куела. Аерым бәйрәмнәр уңаеннан атналык ярышлар, конкурслар үткәрү укучы өчен өстәмә тырышлык, активлык сорый торган чара. Бу үз өстеңдә күбрәк эшләүне таләп итә. Автор үзе эшләгән мәктәп укытучылары һәм укучыларының активлыгын, тырышлыгын мисаллар белән күрсәтә. Мондый чаралар өчен укытучы өстәмә […]

>>

Диңгезче дәфтәреннән

,

Диңгезче дәфтәреннән – шигырь. М.Мәһдиев 1950-1954 елларда Балтыйк Хәрби диңгез флотында хезмәт иткән. Шигырьдә диңгезченең уй-фикерен, хисләрен бирергә тырышкан. Лирик герой туган ягына, сөйгәненә сагыну хисләрен дә белдерә. Чыганак: Мәһдиев М. Диңгезче дәфтәреннән // Яңа тормыш. – 1959. – 8 февраль. Габидуллина Х.

>>

Доктор янында

,

Доктор янында – мәкалә. Биредә автор улы Искәндәр белән булган вакыйга турында бәян итә. Искәндәрнең яралы башын бинт белән бәйләгәнне, бала уйлавы буенча, бөтен кеше күрергә тиеш. Ул, янәсе, яралы солдат. Иптәшләре күрсә, бөтенләй дә малай күңелендә горурлык хисе арта, имеш. Ләкин ата кешене баланың еламавы бераз сагайтса, чын ир бала тәрбияләвенә ышаныч та күренә. […]

>>

Дөньяның дүрт ягыннан кайтып керүче юл

,

Дөньяның дүрт ягыннан кайтып керүче юл – Гөберчәк авылына җәйге сезонда җиде юл кайта. Юлларның кайберсе урманнан, кайсы кырдан, кайсыдыр күрше авылдан кайтып керә. 2008 елда шул юлларның берсе асфальтланды. М.Мәһдиев бу юллардан елның төрле фасылында кайтырга яраткан. “Һәр җиде юлдан кайтканда авыл, минем туган йортым җиде төрле булып күренә”, – дип яза ул. Әдәбият: […]

>>

Җитмеш төрле һөнәр

,

Җитмеш төрле һөнәр – мәкалә. 1930 еллар башында оешкан «Үрнәк» совхозы кәбестә үстерү, терлек асрау буенча махсуслаша. М.Мәһдиев язуынча, сугышка кадәр бу совхозга кешеләр читтән дә килеп урнашалар, чөнки аптека, больница, телеграф, ашханә, пекарнясы булган урын хуҗалык итү өчен уңай булып санала. Арча педучилищесының Үрнәккә күчүе дә, кешеләр артуына китерә. 1944 елның 1 апрелендә “Үрнәк” […]

>>

Җыры калган олы шәхес

,

Җыры калган олы шәхес – мәкалә. 1972 елдаКазан дәүләт университеты студенты булган автор М.Мәһдиевне уку йортында беренче мәртәбә күрү хатирәләре турында яза. Тере язучыны күрү, бигрәк тә авыл баласына, зур шатлык сыман. М.Мәһдиевнең лекцияләрен тыңлап, зур ләззәтләнүе, аның төс-кыяфәтенә игътибар итүен дә сиздерә. Укытучының бер кәгазьгә дә карамыйча лекция укуы студентларга киләчәктәге хезмәтләре өчен өлге […]

>>

Занятиеләр оешкан төстә үтте

,

Занятиеләр оешкан төстә үтте – мәкалә. М.Мәһдиев 1959 елның 1 октябреннән “Известия” авыл хуҗалыгы артелендә коммунистларның һәм комсомолларның (укытучылар, ун классы белеме булган һәм булмаган яшьләр аерым төркемннәрдә) белемен күтәрү максатыннан 5 түгәрәк оешуы турында яза. Авыл хуҗалыгы икътисады буенча түгәрәкне – М.Хәстиев, КПСС тарихы буенча – Р.Нәҗмиев, комсомол политмәгарифендә – М.Харисов белән Р.Бакиров җитәкчелек […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика