Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы

,

Мәҗитов Гарифулла Мәҗит улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 6 июлендә туган. М.Мәһдиевнең сыйныфташы, Гөберчәк һәм Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Язучы “Торналар төшкән җирдә” повестенда Гарифулла турында яза. Хатыны Миңзифа апа белән балалар үстереп, колхозда эшләде. Бик оста итекче булган. Башкортстан якларына чыгып, кешеләргә итек басып та йөргән. Бер улына сыйныфташы Мөхәммәтнең исемен […]

>>

Мәктәпләрдә әдәбият укытуның кайбер мәсьәләләре

,

Әдәби тәнкыйть мәкаләсе. Автор М.Гафуриның “Сарыкны кем ашаган?” мәсәлендә нинди мәсьәләләрне күтәрүе, геройларның кем, нәрсә аңлатуын ачып бирә. Мәсәлдәге куян – хезмәт иясе вәкиле итеп сурәтләнә, шагыйрь явызлыкны тәнкыйть итә. Әдәбият дәреслекләрендә Шүрәле дә явызлык символы, кара көч итеп сурәтләнгән. Автор: “Шагыйрь аны табигатьнең бер мәхлугы, хезмәт кешесе янында акыл ягыннан бик тә түбән торган […]

>>

Мәрфуга әби һәм аның оныклары

,

Мәрфуга әби һәм аның оныклары – мәкалә. Бөек Ватан сугышы халыкка зур хәвеф, сагыш, моң, хәсрәт китерә. Мәкаләдә авыл карчыгы Мәрфуга 1916 елда ук биш баласы белән тол калып, бу сугышка өч улын озатуы сурәтләнә. Алтын куллы улларының колхоз өчен иң кирәкле кешеләр булуына сөенеп яшәгән ана сугыш михнәте аркасында йөрәгендә тирән яра саклый. Ул […]

>>

Мәрфугатти

,

Мәрфугатти – М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” исемле әсәре герое. Өч улын Бөек Ватан сугышында югалта. Сабыр холыклы, тырыш, уңган хатын “урман карчыгы” дип йөртелә. 99 яшенә кадәр яши. Урманнан дару үләннәре, җиләк-җимеш җыеп киптергән, кыш буе авылдашларын шулар белән дәвалаган мөхтәрәм шәхес. “Мәрфугаттинең келәт матчасына элгән капчыкларында кипкән кура җиләге, гөләп, кура яфрагы, бөтнек, тагын […]

>>

Мәстүрә

,

Мәстүрә – Масра авылы кызы, Гөберчәк килене.Ул аз сүзле, эшчән-җитди кеше, кәҗә мамыгының сыйфатын яхшы бәяләүче, оста шәл бәйләүче. М.Мәһдиев аңа шәл киергесе ясап биргән. Аларның күршесе булып яшәгән. Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.267-268. Габидуллина Х.

>>

Мәһдидә кунакта

,

Мәһдидә кунакта – мәкалә. Мөхәммәт Мәһдиевнең туган авылы Гөберчәктә язучының рухы яши, тарихы саклана. Әдипнең тормыш һәм иҗат юлын яктырткан урын – М.Мәһдиев музеенда язучылар еш була. Алар Масраны узып, Му үзәннәрен үтеп, Мөхәммәт ага йөргән сукмаклардан атлап, аның туган нигезенә, музеена киләләр. Ә бездә кеше хакын хаклый, рухын саклый торган халык яши. Кем генә […]

>>

Мәһдиев Илһам Мирбат улы

,

Мәһдиев Илһам Мирбат улы – Арча районы Сикертән авылында 1959 елның 23 мартында туган. М.Мәһдиевнең туганы. “Ак Барс” агрокомплексында эшли. Алдынгы комбайнер, механик, шофер булып эшләгән. Мөхәммәт ага белән булган һәр очрашуны мавыктыргыч итеп сөйләргә ярата. Сикертәндә яши. Әдәбият: Габидуллина Х. Нәселебездә Тукай да, Мәһдиев тә бар // Татарстан яшьләре. – 2016. – 8 декабрь. […]

>>

Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы

,

Мәһдиев Искәндәр Мөхәммәт улы 1966 елның 17 ноябрендә Казан шәһәрендә Мөхәммәт Мәһдиев һәм Лилия Бәширова гаиләсендә туа. Казанның 126 нчы урта мәктәбендә укый, аны 1984 елда тәмамлагач, Казан дәүләт университетындагы филология факультетының рус бүлегенә укырга керә. 1985-1988 елларда Советлар Союзы Кораллы Көчләрендә хезмәт итә. Университетны тәмамлаганнан соң Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында, аннары – татар телле […]

>>

Мәһдиев Расим Рәшит улы

,

Мәһдиев Расим Рәшит улы 1952 елның 8 декабрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1970-1976 елларда КДУның тарих-филология тәмамлаганнан соң Татарстан телевидениесендә хәбәрче, Татар әдәбияты һәм Шариф Камал музей-фатирының мөдире булып эшли. 2012 елдан бүгенгәчә ТР Халыклар Дуслыгы Йортында музей-күргәзмә эшчәнлеге бүлегенең мөдире вазыйфасын башкара. Мәһдиев Р.

>>

Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы

,

Мәһдиев Рөстәм Рәшит улы 1951 елның 17сентябрендә Чүриле районы Яңа Чүриле авылында туган. 1969 елда Казанда урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. 1974 елда уку йортын тәмамлагач, Балтач районы Урта Көшкәт авылындагы мәктәптә рус теле һәм әдәбияты укыта. Казанда төзелеш трестының күп тиражлы “Төзелештә” исемле гәзитендә хәбәрче булып эшли. Татарстан радиокомитеты […]

>>
Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика