Россия күләм “Мәһдиев укулары

 Россия күләм “Мәһдиев укулары – 2015 елның 16 октябрендә Казан (Идел буе) федераль университеты Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Г.Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәният бүлеге укучылар һәм студентларның “Мәһдиев укулары” исемле фәнни-гамәли конференциясе уза. Беренче тапкыр Россия күләмендә үткән укулар язучының 85 еллыгы уңаеннан оештырыла. Чит өлкәләрнең дә бу эштә актив булулары Мәһдиевнең иҗатына битараф булмауны күрсәтә. Катнашучылар әдипнең хикәяләрен, фәнни-публицистик мирасын өйрәнә, анализлый. Фәнни-практик конференция Мәһдиевне галим буларак таныту максатын куя.

Әдәбият: Мозаффаров Р. // Шәһри Казан. – 2015. – № 114.

Габидуллина Х.

Ризванов Муллаян Ризван улы

Ризванов Муллаян Ризван улы – Арча районы Гөберчәк авылында 1929 елның 29 августенда туа. М.Мәһдиевнең сыйныфташы – Гөберчәк, Сикертән мәктәпләрендә бергә укыганнар. Алтын куллы кеше булган ул: агач материалыннан кешеләргә тәрәзә рамнары, йөзлекләре ясаган. Вакытында вахта белән йөреп, бураучы булып та эшләгән. Мөхәммәтнең дусты. Аның китапларын еш укып, балаларына да сыйныфташының әсәрләрен укырга тәкъдим иткән. торган булган. “Укыгыз, безнең яшьлекне язган Мөхәммәт”, – дия торган булган ул. Гомерен Арча бистәсендә үткәргән. 2009 елда вафат.

Әдәбият: Габидуллина Х. Аю кушаматлы әтием // Арча хәбәрләре –2017. – 10 ноябрь.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика