Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел

Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел – мәкалә. Биредә М.Мәһдиев Ф.Сәйфи-Казанлының “Талак” (1915) исемле хикәясенең эчтәлегенә туктала. Мәкаләнең “Азат хатын”да басылуы да очраклы түгел. Талак сүзе ир белән хатын арасын бөтенләйгә өзәргә тиеш булган заман вакыйгасын шушы хикәядә чагылдыра, ә инде әсәрнең икенче, 1934 елда конфлекты бөтенләй башкача чишелгән вариантында, төп герой хәерче, мескен тормыш шартларында яшәвенә карамастан, аның кешелеклелек хисләре өстен чыга. Драматургия өлкәсендә дә Ф.Сәйфинең чор проблемаларын күтәрә алуы, русча укучы егетләр, битләрен яшермәүче кызларның көймәдә йөрүләрен, театрга баруларын күрсәтә алуы зур ачыш сыман була. М.Мәһдиев бу мәкаләсендә Ф.Сәйфи прозаик, драматург, мөхәррир, әдәби тәнкыйтьче, педагог, сәясәт эшлеклесе буларак ача. Аның алдынгы карашлы укымышлылар белән тыгыз элемтәдә торып, әдәбият тарихында саллы мирас калдырганын әйтә.

Әдәбият:

Мәһдиев М. Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел / Сызып ак нур белән… – Казан: Татар. кит. нәшр.  – 2014.– Б.24-27.

Чыганак: Мәһдиев М. Сәйфи-Казанлының тууына 75 ел // Азат хатын. – 1963. – №9. Габидуллина Х.

 

Сөнгатулла Бәдретдин улы

Сөнгатулла Бәдретдин улы – М.Мәһдиевнең әтисе. 1885 елда Сикертән авылында мулла гаиләсендә туа. Мәктәпне авылда тәмамлый, Сатыш мәдрәсәсендә белем ала, Арчада ике еллык урыс-татар мәктәбендә укый. Хәрби хезмәтне Вильно шәһәрендә үтә.  1915 елдан – Гөберчәк авылы мулласы, мөгаллиме була. 1915 елда Түбән Симет кызы Бибирәбигага өйләнә, 1916 елда йорт сала. Алты бала тәрбияләп үстерә, шуның дүртесе генә исән калып, тормыш кора. “Йолдыз” газетасында хәбәрләр бастыргалый. Шуларның берсе – Яңа Чүриле волосте кызларын сатып кияүгә бирү турында. Игезәк Рашат-Мөршидә, Мөхәммәтрашат, Габдерәшит (1918-2001), Рәкыйга (1921-1946), Рауза (1924-1990), Равия (1926-2001), Мөхәммәт (1929-1995) исемле балалары дөньяга килә. 1937 елның 19 декабрендә кулга алынып, 1938 елның 5 гыйнварында Казанның Черек күл төрмәсендә атып үтерелә. Гаиләсенә “халык дошманы” дигән “тамга” сугыла. Бу “тамга” улы М.Мәһдиев язмышына да йогынты ясый. Сөнгатулла хәзрәт 1956 елда аклана.

Әдәбият:

Кашапов М. Шәхесләр:язмышлар сынавы. – Казан: Татар. Кит.нәшр., 2013. – Б.95-96.; Нуруллин Р. Яхиннар. – Казан, 2016.. – Б.77-79.

Габидуллина Х.

Съезд күп нәрсәгә өйрәтте

Съезд күп нәрсәгә өйрәтте – мәкалә. Эшче-авыл хәбәрчеләре съездында хәбәрчеләр алдына нинди бурычлар куелган, эшләренең нәтиҗәсенә анализ, киләчәккә юнәлеш күрсәтелә. Автор үзе дә авыл хәбәрчесе булып санала. Ул һәр чараны матбугат аша башкаларга хәбәр итеп тора. Ә авыл хәбәрчесе нинди булырга тиеш? Бу сорауга җавап табып, автор съездга рәхмәтле булуын белдерә. Хәбәрче булыр өчен телең чиста, фикерең эзлекле, тәнкыйтькә әзер булырга тиешсең. Һәм автор практик киңәшләр, күрсәтмәләр алу киләчәктә эш күрсәткече үсешенә йогынты ясаячагына инандыра.

Чыганак: Мәһдиев М. Съезд күп нәрсәгә өйрәтте // Яңа тормыш. – 1959. – 25октябрь. Габидуллина Х.

Сабантуй бизәкләре

Мәкалә. Биредә автор Сабан туеның тарихына туктала. Кайдан, кайчан, ничек килеп чыккан бу бәйрәм? “Сабан эше – крестьян өчен иң җаваплы, иң киеренке хезмәт”, – диеп яза М.Мәһдиев. Сабан эше ничек башкарыла, орлыкны җиргә нинди тәртиптә чәчәләр, теләкләр нинди – барлык сорауларга да җавапны шушы язмада табарга мөмкин. Сабантуе бәйрәменә әзерләнү кагыйдәләрен дә ачып бирә. Сабантуе көрәшендә хатын-кызның катнашуын автор яратып бетерми, хатын-кызның урыны анда түгел, ди ул. Ат чабышы турында да автор аерым тукталып яза. Атка карата хөрмәт, горурлану ярылып ята. Батыр егетләрнең көрәш, чүлмәк вату, йөгереш, капчык сугышларына карата халыкның мөнәсәбәтен күрсәтә. Элек сабантуенда бернинди тәртипсезлек булмавын. Бәйрәмнең дуслык, саф күңеллеләр бәйрәме булуын да күрсәтә. Ә сабантуе бәйрәменнән соң халык икенче ел өчен нәрсә эшли, игенче кая карый? Сорауларга җавапны шушы язманың ахырында белергә мөмкин.

Чыганак: Мәһдиев М. Сабан туе бизәкләре// Безнең мирас. – 2014. – №6.

Габидуллина Х.

Сиксән ел элек

Сиксән ел элек – мәкалә. Сиксән ел элек безнең як нинди булган, дигән сорау белән башлана мәкалә. Автор соравына җавап та бирә. Мәгълүматларның кызыклы булуына да ишарә ясый. Күп авылның перепись вакытында ничә җан булуына кадәр яза. Авылларның кайсында “мәктәп”, кайсында “школа” булуын да, кайсында бөтенләй булмавын да әйтә. Переписьне өйрәнеп, теге яки бу авылларда ветеринария, медицина, почта хезмәтләренең куелышына да игътибар бирә. Вакыт үтү белән үзгәрешләрнең нинди булуына басым ясый.

Әдәбият: Мәһдиев М. Сиксән ел элек // Коммунизмга. – 1977. – № 122, 123.

Габидуллина Х.

Сафиулла

Сафиулла – колхозның яшелчә бакчасында каравылчы булып эшләгән кеше. Төс-кыяфәте – мари: кызгылт бит, зәңгәр күз, очлы ияк, сирәк сакал. Өстенә кызыл сатин күлмәк кигән. Йорты аерым бер утрау сыман урынга урнашкан. Кушаматы – чирмеш. Авылдашларыннан аермалы буларак, аның бакчасында бөтнек, зур куаклык булып балан, кара чыршы үскән. “Бөтен кешедә – бәрәңге бакчасы. Ә монда? Ходай белсен, кыргый оҗмах”, – дип яза Мөхәммәт ага.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.181-185.

Габидуллина Х.

Сафый чишмәсе

Сафый чишмәсе – Гөберчәк авылында. М.Мәһдиевнең “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Алай да чишмә бар әле” бүлегендә шушы чишмә турында сүз бара. Тау итәгеннән челтерәп аккан чишмәне һәрдаим Сафиулла исемле агай карап, чистартып торган һәм чишмәгә суга килүчеләрне: “Алай да чишмә бар әле”, – дип каршы алып, озата торган булган. Шуңа күрә чишмәнең исемен авылдашлары Сафый чишмәсе дип атаган. Язучы Мөхәммәт ага бу чишмәгә гел йөрде, аның салкын суын яратып эчте.

Әдәбият: Габидуллина Х. Ярый чишмә бар әле… // Арча хәбәрләре. – 2014. – 3 июль.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика