Шәймуллин Салих

Шәймуллин Салих (1930-1994) – М.Мәһдиевнең күршесендә туып-үскән егет. Гомер буе шофёр булып эшләгән. Җор телле, шаян, тапкыр, такмаклар чыгарып җырларга яратучы, тырыш, эшчән, Куйбышев исемендәге колхозга беренче тапкыр йөк машинасы алып кайтучы Салихка язучы үз мәкаләләрендә дә урын бирә. Чөнки ул аның замандашы, күршесе, әңгәмәдәше булып яшәгән. М.Мәһдиевне авыл, колхоз яңалыклары белән һәрдаим таныштырып, язучыга язар өчен җирлек биргән кеше. Салих Шәймуллинның әнисе Камәр түти, туганнары язучының “Торналар төшкән җирдә”, “Каз канаты” әсәрләренә герой итеп алынган. Автор киләчәк буын вәкиле авылдашларын белергә, авыл тарихы белән кызыксынырга тиешлекне аңлатырга тели.

Әдәбият: Габидуллина Х. Буыннар язмышы // Татарстан яшьләре. – 2019. – 28 февраль.; Габидуллина Х. Моңсу хикәя // Арча хәбәрләре. – 2019. – 22март.; Мәһдиев М. Авыл алга карый // Социалистик Татарстан. – 1984. – 21 август.– №192.
Габидуллина Х.

Шигырь җаен белмәгәч…

Шигырь җаен белмәгәч… – көлдергеч. Язучының кече яшьтәге балалар өчен язган көлдергечләре тәрбияви максатка көйләнгән. М.Мәһдиев, алар аша балаларда әдәбиятка карата мәхәббәт тәрбияләп, дөрес итеп сөйләшергә, тирә-як мөхиткә игътибарлы булырга өйрәтә. Көлдергеч ахырында сорау да куя: “Ә шигырьнең дөрес укылышы ничек, нәни дуслар?”. Уйлану өчен җирлек тудыру – язучының бер алымы, дип карарга кирәк.

Чыганак: Мәһдиев М. Шигырь җаен белмәгәч…// Салават күпере. – 1994. – №11. Габидуллина Х.

Шәйхи

Шәйхи –зур күзле, ябык гәүдәле, озынча буйлы, аз сүзле, эшчән. Бөек Ватан сугышы ветераны. Сугышка кадәр клуб бинасына тәрәзәләр ясый башлап, сугыштан кайткач, аларны куеп бетерүче Гөберчәк авылы кешесе. Алмаз белән пыяланы бик оста кисә белгән. “Шәйхинең, колак төбенә карандаш кыстырып, клуб эчендә өстәлдә пыяла кискәне хәтердә калган”, – дип яза М.Мәһдиев. Шәйхи картның оныгы аның нигезендә яши.

Әдәбият: Мәһдиев М. Торналар төшкән җирдә / Сайланма әсәрләр. I том. – Казан: Татар.кит.нәшр., 1995. – Б.273-275.

Габидуллина Х.

Шәймуллина Хәнифә Латыйп кызы

Шәймуллина Хәнифә Латыйп кызы – Арча районы Гөберчәк авылында туып, кияүгә чыккач, М.Мәһдиевнең күршесе булып яшәде. “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Елларга иминлек бирсен”бүлегендә язылган герой – Камәр түтинең килене. М.Мәһдиевләр гаиләсен якыннан белеп сөйли иде, алар белән гел аралашып яшәде. Гомере буе колхозда төрле эштә хезмәт итте. Ире Салих абый белән өч бала тәрбияләп үстерде. Хәнифә апа инде вафат.

Әдәбият:  Габидуллина Х. Ул мунча ягарга яратты // Арча хәбәрләре. – 2016. – 29 гыйнвар.

Габидуллина Х.

Шәрәфиев Гатиятулла Шәрәфи улы

Шәрәфиев Гатиятулла Шәрәфи улы – Гөберчәк авылында туып, шунда 1962 елга кадәр яшәгән. “Торналар төшкән җирдә” әсәренең “Җиде аршинлы бүрәнә белән…” бүлегендә аның турында яза. “Ак” тегүчеләр исемлегендә йөри. Ул Г.Тукайга кием тегеп, аның белән тыгыз элемтәдә торган. “Зингер” машинасы белән тегү тегеп, халыкны шатландырган. Гади, олы гәүдәле, “көрәк” куллы агай булган ул. Кызганыч, тегү машинасы сакланмаган. Аны М.Мәһдиев кайсыдыр музей фондына тапшыру өчен бу гаиләдән сорап алган. Тегүче яшәгән нигездә аның оныгы Гайнулла абый яшәде, кызганыч, аның баласы булмады. Төп нигездә хәзерге көндә Гайнулла абыйның хатыны Әнисә апа яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Аның геройлары – безнең авыл кешеләре! // Татарстан яшьләре. – 2015. – 17 декабрь.

Габидуллина Х.

Шәйхетдинова Роза Вагыйз кызы

Шәйхетдинова Роза Вагыйз кызы – Арча районы Чөмә-Елга авылында 1941 елда туа. Үзешчән шагыйрә, берничә шигырь китабы басылып чыкты. Ул утыз елдан артык вакытын мәдәниятка багышлаган. Сикертән мәктәбе укытучысы М.Мәһдиев белән аралаша, соңрак аңа багышлап бик күп шигырьләр иҗат итә. Арча шәһәрендә яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. Горурлан, Арчам, талантлы кызың белән! // Шәһри Казан. – 2014. – 16 май.

Габидуллина Х.

Шәймуллина Әнисә Гарифулла кызы

Шәймуллина Әнисә Гарифулла кызы – Арча районы Гөберчәк авылында туган. М.Мәһдиевне кечкенәдән күрше буларак күреп үскән. Гомере буе Сикертән мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләде. Мәктәптә язучы белән очрашулар үткәреп, аның истәлегенә иҗатын чагылдыручы семинар-укулар, конференцияләр оештыручы. Мөхәммәт аганың үз кулы белән истәлек итеп язып биргән китабын саклый. Равил белән туган авылында яши.

Әдәбият: Габидуллина Х. “Күрше кызы Әнисәгә” // Татарстан яшьләре –  2017. – 9 март.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика