Төкле аягың белән

Төкле аягың белән – мәкалә. Илебезнең күп төбәгендә татар телендә газеталар басылып чыга. Ләкин Оренбург каласында бу эш бераз соңарган. Автор татар газетасы чыкмауда җитәкчеләрнең татар милләтенең бөеклеген, тарихын, мәдәниятын белеп бетермәүме, әллә онытуларымы дип борчыла. “Яңа вакыт” исеме астында чыга башлаган газетага Казан язучылары, журналистлары да теләктәшлек күрсәтеп, аның яшәешенә, үсешенә өлеш кертәчәкләре хәбәр ителә. Тарихка күз салсаң, “Вакыт” газетасы 1906 елда басылып чыга башлаган. Газета унике ел буе халыкка игелекле хезмәт күрсәтә. 1918 елда Оренбург мөселман хәрби-революцион комитет тарафыннан газетаның матбага кәгазе конфисковать ителә. Шунлыктан татар газетасы чыгудан туктый. Ә яңа чыга башлаганы мондый язмышка дучар булмасмы?

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; ( төз. Г. Хәсәнова ). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Чыганак: Мәһдиев М. Төкле аягың белән //Яңа вакыт (Оренбург). – 1991. – №1. – 26-31октябрь.

Габидуллина Х.К.

Татар халкы моны беләме?

Татар халкы моны беләме? – мәкаләдә автор тарих битләрен актара. Ул 1925 елда басылып чыккан “Биш ел эчендә татар әдәбияты” китабында “Ачлык трагедиясенең куркыныч цифрлары” мәкаләсенә туктала. Мәкалә ачлык елларында никадәр халыкның кырылуы хакында бәян итә. Мәсәлән: 1922 елның февралендә Татарстанда халык саны 2 млн 229 мең; шул елны үлгән 114 мең 788 кеше. Шуның 102 мең 998е ачлыктан үлгән. Куркыныч саннар! Бу мәгълүмат белән халык танышмы? Тарихны беләбезме? Автор сорауга җавап эзли. Хәтта ачлык елы килүе хакында шул чор матбугатында язылган булган икән. Хәлле кешеләргә ярлы, ач халыкка ярдәм итүне сорап язганнар. Мәкаләдә хәзерге халыкның катламнарга бүленеп, кемнең ничек яшәвенә дә басым ясала. Бүгенге тормышта да пенсия акчасын тиенләп санап яшәүчеләр бихисап. Үткән тарих кабатланамы?

Мәһдиев, М.С. Әсәрләр: 10 томда / Мөхәммәт Мәһдиев; ( төз. Г. Хәсәнова ). – Казан: Татар. кит. нәшр., 2019. 9 т.: публицистика, эсселәр, интервьюлар. – 2019. – 478 б.

Чыганак: Мәһдиев М. Татар халкы моны беләме? // Татарстан яшьләре. – 1994. – 10 ноябрь.

Габидуллина Х.К.

Татар эше илә мәшгуль рус…

Татар эше илә мәшгуль рус… – мәкалә татар әдәбиятына, мәдәнияткә, гыйлемгә хезмәт иткән матбагачы Иван Николаевич Харитонов(1859-1954) турында. Кечкенә Иванны әтисе Тилле матбагасына өйрәнчек итеп урнаштыра. Тора-бара ул остара, татарлар соңыннан аны хөрмәт итеп “Харитон бабай” дип йөртәләр. Ул гарәп графикасын гадиләштергән кеше. Димәк, Харитон бабайның бу эш-гамәле татар әлифбасына реформа ясарга кирәклекне аңлата. 1912 елда Харитонов балалар өчен “Бүләк” исемле әлифба тудыра. Анда төсле рәсемнәр, кәләпүш кигән малайлар, калфак кигән кызлар әлифба укый. М.Мәһдиев фикеренчә, китап авторы татар балаларының мескен түгеллеген күрсәтеп, аларны Европа милләтләре дәрәҗәсендә күрергә теләгән. Үзенең хәрефләре белән балаларга дәшкән: “Сөекле балалар! Уку – яктылык, укымау – караңгы”. Әлифбасында гарәп графикасында язган шигырьне балаларга багышлый һәм Харитон бабай дип имза куя. Шушындый шигырьләр белән ул балаларны мавыктыра, китапка карата мәхәббәт тәрбияли. Ә китапның ахырында чукрак һәм телсезләр өчен әлифба бирелә. Харитон бабайның бу эшенә Г.Тукай да игътибар бирә һәм “Сабитның укырга өйрәнүе” дигән шигырь яза. Харитоновның басмаханәсендә Тукайның бик күп китаплары басылып чыга. Димәк, татар әдәбиятын халыкка җиткерү өстендә Харитонов бик зур хезмәт башкарган.

Татар укымышлылары белән И.Харитонов арасында каршылыклар да килеп чыга. И.Харитонов татарларның бәйрәмнәр белән артык мавыгуларын тәнкыйтьли. Ләкин Г.Тукай да сүзсез калмый, татарда ике генә бәйрәм – Рамазан һәм Корбан гаете булуын ассызыклый. Шулай булса да шагыйрь татарлар руслардан артта баруын, рус милләте галимнәренең кадерен белүләренә басым ясый.

И.Харитонов Коръән китабы бастырып чыгара һәм анда хаталар җибәрә. Бу турыда матбагада күп мәкаләләр басылып чыга, тәнкыйть сүзе күп яңгырый. Нәтиҗәдә, Харитон бабай суд каршына баса һәм җиңелә. Бу күренеш тә зур гыйбрәт ята. Рус милләтенең зыялы шәхесе татар зыялыларының китапларын бастырып дөньяга чыгарса, ике милләт арасында дуслык, тыгыз элемтә булдыруы күпләргә үрнәк булып тора. Ләкин ул заман зыялылары милләтенә кагылышлы бер генә хилафлыкны да күздән ычкындырмый, үз вакытында мәсьәләне хәл итеп бара белгән. Бу хәзерге буын зыялылары өчен үрнәк булып тора.

Мәкалә авторы хәзерге муллаларга мөрәҗәгать итә: гел бер үк вәгазь сөйләү халыкның саруын кайната, сәяси мәсьәләләрне дә алга куярга, бүгенге көнгә яраклы темаларны күтәрергә кирәк. М.Мәһдиев И.Харитонов татар шәхесләренең китапларын бастырып чыгарган басмаханә бинасына истәлек тактасы куюны кулай күрә. Татар милләтенең эше белән рус кешесе шөгыльләнү бер яктан аңа табыш китерсә, икенче яктан күп милләтле халыкка дуслык-татулыкка үрнәк формасын күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Татар эше илә мәшгуль рус… // Мәгариф – 1992. — №3. Б.54-58.

Габидуллина Х.

Татар телен белмәгәч

Татар телен белмәгәч – көлдергеч. М.Мәһдиев бу язмасы белән баланың туган теленә мөнәсәбәтен ачыклый, татар теленә карата мәхәббәт уята, уйландыра да, көлдерә дә. Күчтәнәч-бүләк бирү ысулы белән татар телен өйрәтү өчен иң кулай алым, дип Г.Тукайның “Гали белән Кәҗә”сен мисалга китерә. Әдип ана телен өйрәтү өчен төрле алымнар куллану кирәклегенә басым ясый.

Чыганак: Мәһдиев М. Татар телен белмәгәч…//Салават күпере.– 1994. – №11.

Габидуллина Х.

Терлек караучылар клуб сәхнәсендә

Терлек караучылар клуб сәхнәсендә – мәкалә. “Известия” колхозы клубында колхозчы яшьләр тарафыннан 1959 елда Г.Насыйриның “Яшел эшләпә” комедиясе сәхнәләштерелә. М.Мәһдиевнең күңеленә аеруча сыер савучылар С.Гатауллина, Ф.Нигъмәтҗанова, механизатор И.Ибәтуллин башкарган рольләр, терлекчеләрнең көндез фермада, кичен авыл сәхнәсендә хезмәт итүе хуплана. “Матур ял итә белсәң, эшләве күңелле”, – ди автор.

Чыганак: Мәһдиев М. Терлек караучылар клуб сәхнәсендә // Яңа тормыш. 1959. – 4 февраль.

Габидуллина Х.

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли

Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли – мәкалә. Мәктәпнең үз радиоузелы эшләү – укучылар өчен стимул бирә торган бер чара. Мондый эшне эзлекле итеп алып бару өчен укучыларда җаваплылык сыйфатлары көчле булу сорала. Ә кайбер укучыларга шундыйлардан үрнәк алу өчен нәтиҗә ясау мөмкинлеге дә туа. Автор бу язмасы аша үзе мәктәптә эшләгән чор вакыйгаларын сурәтләп, укытучының өстәмә хезмәтләрен дә күрсәтә.

Чыганак: Мәһдиев М. Тыңлагыз, мәктәп радиоузелы сөйли // Яңа тормыш. – 1958. – 14 март.

Габидуллина Х.

Тәрбия – укыту гына түгел

Тәрбия – укыту гына түгел – мәкалә. Балага укып алган белем генә җитми, ә хезмәт тәрбиясе дә бирергә кирәк. Мәктәп укытучылары шундый максат куеп эшли. Хезмәткә карата кызыксындыру төрле чаралар аша бирелә. Һәр укытучы үз юнәлешендә бу эшне алып бара ала. Хезмәт дәресләрендә актив булганнар башка җәмәгать эшләрендә дә гел катнаша, ә башкалар шулардан үрнәк алып эшләргә тиеш була. Хезмәт кешене бизи, аның яңа сыйфатларын ача һәм ныгыта, үстерә. Димәк, киләчәк өчен чын, тәрбияле, хезмәт сөючән, тырыш буын тәрбияләнә.

Чыганак: Мәһдиев М. Тәрбия-укыту гына түгел // Яңа тормыш. – 1959. – 23 декабрь.

Габидуллина Х

Тормышның яме – хезмәттә

Тормышның яме – хезмәттә – мәкалә. Коллективта яшьләр булса, алар заман таләпләренә тизрәк күнегә. Хәзерге вакытта уку-укыту системасында нинди генә алымнар белән балаларга белем бирмиләр, хәтта чит ил алымнарын да кулланар, ләкин белем бирү белән мавыгып, мәктәптә хезмәт тәрбиясен дә онытырга ярамый, ди автор. Мәкаләдә Курса-Почмак мәктәп коллективының укыту һәм хезмәт тәрбиясе бәян итә. Укытучы дәресләренә кирәкле күргәзмә материалларны үз укучылары белән бергә әзерли. Бер яктан хезмәт, ә икенче яктан дәрес материалын аңлату эшенең җиңеләюе, укучының үзләштерү сәләте арту – барысы да укытучының белем бирү ысулын дөрес куллануга кайтып кала. Шуның нәтиҗәсе булып, укытучының эш күрсәткечләре арту тора. Яшь кешенең энергиясе зур. Алар өстәмә белем дә ала, халык белән дә эшләргә өлгерә, укучыларына белем белән беррәттән хезмәт тәрбиясен бирергә дә онытмый. Шундый очракта гына, автор әйткәнчә, тормыш хезмәт белән, ә хезмәт намуслы кешеләр белән ямьле булачак.

Чыганак: Мәһдиев М. Тормышның яме-хезмәттә // Яңа тормыш. – 1959. – 11 декабрь. Габидуллина Х.

Туган як авазы

Туган як авазы – мәкалә. Биредә автор авыл исемнәренең тарихы белән кызыксынып, аларның чыганагын күрсәтергә омтыла. Исемнәрнең ниндидер тарихка, урынга, вакыйгаларга бәйләнешен күрсәтә. “Ор” сүзенең күп кулланылышын исбатлый, хәтта Арча исеменең нигезендә дә шул сүз ятуын аңлата. Тукай биографиясенә бәйләнешле авылларның да кайдан чыкканлыгын яза. Туган авылы Гөберчәкнең “Күп орчык” сүзеннән барлыкка килүен дә ассызыклый. Казан арты авылларының рәсми документларда берничә тапкыр исем алмаштыруларын әйтеп, хәзерге энтузиастларның шуларны өйрәнмәүләренә борчылуын да белдерә.

Әдәбият: Мәһдиев М. Туган як авазы // Казан утлары. – 1988. – № 6.

Габидуллина Х.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика