Безнең өчен зур шатлык

Зиннур Фирдәвес улы Тимергалиев 1974 елның 14 июлендә Сөрде авылында туа. Туган авылында сигезьеллык, Яңа Кенәр урта мәктәбен тәмамлаганнан соң 1992-1994 елларда Грузиядә солдат хезмәте үтә. 1996 елдан Татарстан эчке эшләр органнарында эшли. Зиннур Тимергалиев шигырьләр, хикәяләр яза, шулай ук җырлар авторы да. 2015 елда аның “Кичә яраттым” исемле китабы дөнья күрде, газета-журналларда яңа язылган әсәрләре даими басылып килә һәм алар безнең музеебызда тупланып бара. Зиннур Тимергалиев бүгенге көндә Арча шәһәрендә яши, иҗат итә.

26 сентябрь көнне якташыбыз Зиннур Тимергалиев Татарстан Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул “Казан арты” тарих-этнография музееның әдәбият һәм сәнгать бүлегенә килеп үзенең шатлыгы белән уртаклашты, Язучылар берлегендә узган утырыш барышында әсәрләре турында әйтелгән уңай фикерләр, булган  кимчелекләр, алдагы планнары турында сөйләде. Без, музей хезмәткәрләре, аны Татарстан Язучылар берлеге әгъзасе булуы белән чын күңелдән тәбрик иттек һәм иҗади уңышлар теләдек.

Якташыбыз Диас Вәлиевны искә алу.

30 сентябрь көнне Казан шәһәренең Максим Горький һәм Фёдор Шаляпин музеенда якташыбыз, күренекле драматург, философ, публицист Диас Вәлиевның тууына 80 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны Татарстан Республикасының милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипова һәм музей директоры Марианна Гаврилова башлап җибәрделәр. Кичәдә Диас Вәлиевның хатыны Динә апа, кызы Динә Хисамова чыгыш ясап, үзләренең истәлекләре белән уртаклаштылар, сорауларга җаваплар бирделәр. Динә Вәлиева үзенең чыгышында якташыбызның әсәрләре тупланган сигез томлыгының әзер булуын әйтеп шатландырды.

“Казанский альманах” журналының баш редакторы Әхәт Мушинский, язучылар Александр Аввакумов, Александр Воронин, Невена Летаева, балалар шагыйре Нәкыйп Каштанов, Казан Федераль университеты профессоры Камил Хәйруллин, шул ук университеттан доцент Әлфия Галимуллина, “Диалог” поэтик театры җитәкчесе Ольга Левадная һәм башка дуслары, укучылары Диас Вәлиевның иҗаты турында сөйләделәр, әсәрләреннән өзекләр күрсәттеләр, Дмитрий Босов, Невена Летаева һәм Алсу Вәлиева романслар һәм җырлар башкардылар. Мин дә кичәдә катнашып районыбызда үткәрелгән чаралар, якташыбызның тормыш юлы һәм иҗатына багышлап оештырылган күргәзмәләр, Казансу паркында оештырылган “Әдәби мәйдан” турында чыгыш ясадым. Хезмәт юлын Яңа Сала мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып башлаган Динә апа Вәлиевага Ринат Фазлыйәхмәтовның “Шәхесләрдә Арча тарихы” китабын бүләк иттем.

Кичәне шагыйрә Найлә Ахунова һәм Борис Вайнер алып бардылар. Якташыбыз, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Диас Вәлиевны олылап искә алулары бездә горурлык хисе уятты.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Илья Чирков, Ольга Левадная фотолары

 

 

 

 

 

Ипинең нигә кадере юк?

 

Газетаның 23 нче август санында Мөслим районыннан Гөлфия Мөхәммәтгәрәеваның “Икмәк, ипи, ипекәй!” мәкаләсен кат-кат укыдым. Мәкаләне укыгач, төрле хатирәләр, бүгенге вакыйгалар күз алдымнан үтте.

Ипи — бар кешенең дә яшәү чыганагы. Хәзер ипигә караш үзгәрде ахрысы. Икмәкнең өстәл өстенә килеп урнашканчы никадәр хезмәт, никадәр кул аша үткәнен бөтен кеше дә аңлап бетерми сыман. Моңа бер кечкенә генә дәлил дә китерә алам. Балаларыбыз башкалада яши , берсе – укый, икенчесе – эшли. Аларның торган урыннарында күршеләре  зур кибет челтәренең берсендә директор урынбасары булып эшли. Ул балаларның авылдан икәнлеген белә. Шуңадырмы: “Вакыты чыккан ипиләр бар, киптерергә авылга алып кайтмыйсызмы, барыбер чүплеккә чыгарып ташлыйбыз”, – дигән күрше хатыны. Кызыма аның бу сүзләре бик сәер тоелып: “Ничек инде, чыгарып ташлыйсыз?” – дип гаҗәпләнгән. “Ник, саклану вакыты чыккан, аларны ташламыйча нишләтәсең. Шуңа күрә авылга алып кайтмыйсызмы дип сорыйм бит”,-дигән күрше хатыны. Кызым: “Ни йөрәгең белән шул ипине чүплеккә чыгарып ташлый аласың?! Игенне бит минем әти кырдан җыя, ә сез чыгарып ташлыйсыз?” — дип күршесеннән сораганга җавап бик гади булган: “Мин үзем ташламыйм. Ул вакытта мин махсус башка эш белән шөгыльләнәм”, — дигән күрше хатыны. Билгеле, кызым күршесе әйтүгә, җиңел машинага сыярлык итеп берничә капчык ипине шул кибеттән үзләренә алып кайткан, ә без ипиләрне авылга алып кайттык. Капчыкларны ачып карасак, анда нинди генә ипи төре юк: кабартмалар, ак һәм кара ипинең бик күп төре, батоннар. Кыскасы, безнең өчен бик гаҗәп хәл булды бу. Кыш буе Казаннан “вакыты чыккан“дип мөхер сугылган ипи ташыдык. Аны үзебез дә ашадык, маллар да тук булды, җәй аласы тавык-чебешләр өчен дә киптереп куйдык.

Менә, җәмәгать, икмәккә караш, мөнәсәбәт нинди икән! Ә бит без кечкенә вакытта, Гөлфия ханым мәкаләсендә язганча, кибетләрдә берничә тапкыр чират торып ипи ала идек. Ә авылда ипи бер гаиләгә ике яки өч кенә данә сатыла иде. Элек безнең Гөберчәк авылына Миңнегөл апаның малае Харис абый зур ипи машинасы белән кара, әчкелтем, түгәрәк ипи алып кайтып сата иде. “Харис кайткан, Харис кайткан!”-дип , бөтен авыл халкы Миңнегөл апаның капка төбенә җыела, чират ала. Авылның ничә баласы бар, барысы аерым-аерым чиратка басып, Харис абыйның әнисендә чәй эчеп чыкканын көтә идек. “Харис ипие” өчен һәр өйдә аерым тегелгән ак капчыклар сакланды. Алар бездә берничә иде, әби безгә бу капчыкларны теләсә ничек кулланырга бирми, ә билгеле бер урында саклый һәм Харис абый кайткач, берәм-берәм безгә тоттыра иде, без инде һәрберебез чират алырга йөгерешәбез.

Капка киң итеп ачыла, аннан Миңнегөл апа чыга, ул җыелган халыкка бер карап ала, икенче карый, үзенә ошаман кешегә читкә китәргә яки бөтенләй чиратка басмаска куша. Шуннан Харис абый үзе күренә. Озын тимер таягын кулына алып, ипи машинасының ишеген ача. Аннан борынга шундый тәмле ис килә, ашамасаң да тукланган кебек буласың. Их, исе диючеләр дә ешая.

Әбием Сәлимә белән чиратта торсак, Харис абый әбиемне аерым алга чакырып, аның капчыгын иң беренчеләрдән тутырып ипи бирә иде. Ни өчен дисезме? Әбием бу малай тугач, Харис исемен куярга тәкъдим итә. Миңнегөл апа ризалашып, баласына шул исемне кушкан. “Миңа исем биргән апай бит ул”, — дип Харис абый әбиемнең аркасыннан сөеп ала иде. Әбиемнең ире Харис — Бөек Ватан сугышында һәлак булган. Иренең исемен ул шушы малайга куштырган.

Авыл халкы элек-электән оны булса, ипи салган. Хәзер генә ул, без ялкаулар дип әйтимме соң инде, кибеттән генә алу ягын карыйбыз. Язучы Мөхәммәт Мәһдиев тә “Бәхилләшү” әсәрендә болай дип язган: “Ипи салу…Дөньяда иң игелекле, мәгънәле, иҗади бер эш ул. Ипи салу – хатын-кызның бер тәүлеккә сузылган эше”. Менә шундый хезмәттән соң да икмәкне чүплеккә чыгарып ташлау дөресме дигән сорау туа. Бу икмәк барлыкка килсен өчен авыл кешесенең никадәр хезмәт түгеп, тир тамызганын, көч куйганын исәпләсәң, ай-һай, вакыты чыккан дип әйтәсе килер идеме икән?

Ирем Яхъя, улым Динис быел икесе ике комбайнда иген басуында хезмәт куйдылар. Алар иртүк чыгып китәләр, караңгыда гына өйгә кайталар.Ирем инде 1984 нче елдан кырда эшли. Иртә яздан кырда җир эшкәртү, чәчү, уҗымны тукландыру, шунда ук һава торышының уңай килүен теләп, көзен инде шул икмәкне югалтуларсыз җыеп алу аларның төп эше дип әйтсәң дә була. Улым кечкенәдән әтисе белән комбайнчы ярдәмчесе булып эшләде. Әле аңа унсигез генә яшь, шулай булса да быел үзе ярдәмче белән кырда хезмәт куйды. Аларның кырда игенне югалтуларсыз җыю өчен ничек тырышып, күпме борчылулар белән эшләгәннәрен тасвирлый башласаң, белмим күпме язарга кирәк булыр иде икән.

Кибетләрдә ипи кичәге ахрысы диючеләргә (ә андыйлар миңа еш очрыйлар): “Кичәге, бүгенге ипи була алмый, ашарыңа булгач, Ходайга шөкер итеп, алырга гына кирәк”, — диясе килә. Бүген генә кайнар мичтән чыккан ипине табиблар ашарга да кушмый бит. Шулай булгач, сәламәтлекне дә саклыйк, вакыты чыккан диеп ипи — ипекәйне дә мыскылламыйк. Ә кибетләрдәге “вакыты чыккан” дигән мөһерле ипине башкалага якын урнашкан кошчылык фермаларына бирергә кирәктер дип уйлыйм.

Халидә Габидуллина,

Арча районы, Гөберчәк авылы.

Бәйгегә килгән комбайнчылар музейда кунакта

«Фотоларда тарих»

Район мәдәният йорты өлкәннәр көненә оештырган бәйрәмдә кунаклар «Фотоларда тарих» исемле музей күргәзмәсе белән танышты.

Фәйзелхак Ислаев: “Без Батыршаны онытырга тиеш түгел!”

Бүген “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы, профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булды. 18 гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар, 1755-1756 еллардагы Батырша (Габдулла Галиев) восстаниесе турындагы сөйләшүгә төбәкне өйрәнүчеләр, укытучылар, музей хезмәткәрләре һәм студентлар килгән иде.

“Батырша безнең тарихыбызда, бигрәк тә ислам тарихында иң зур шәхес. Аның белән тиңләшә торган бер генә имам да юк, чөнки ислам динен саклап калу өчен ул үз җанын биргән. Батырша яшәгән чор күпләп чукындыру заманы. 1742-1743 елларда Казан төбәгендәге 536 мәчетнең 418е җимерелә. Батырша бу вакытта Ташкичүдә, мәчетләр җимерелүнең шаһите була. Батыр имам көрәшмичә ислам динен саклап калып булмаячак, дигән. 1753 елда мөселманнарны, бигрәк тә имамнарны көрәшкә туплау эшен башлап җибәрә. Ике ел бу эш белән шөгыльләнә һәм 1755 елның яз аенда тәхризнамә-өндәмәләр таратып, мөселманнарны җиһадка, баш күтәрүгә чакыра. Бу эшкә аңа шәкертләре дә ярдәм итә. Батырша восстаниесенең нәтиҗәсе буларак, төбәктә көчләп чукындыру туктатыла. Мондый көрәш башланганнан соң тиз арада, сентябрьдә үк чукынмаганнар өчен түләтелә торган салым бетерелә, җимерелгән мәчетләр урынына яңалары төзергә рөхсәт ителә.  Бу нәтиҗәләр Россия дәүләтенең үзе өчен дә бик яхшы була, түрәләр татарны чукындырып кына буйсындырып булмый, дигән фикергә килә. Моның өчен генә дә без Батыршаны онытырга тиеш түгел! ” – дип сөйләде галим әлеге каһарман эшчәнлеге турында. Габдулла Галиев 1758 елда Шлиссельбург крепостена ябыла. 1772 елда камерада онытылып калган балта белән сакчыларга һөҗүм итә, дүрт сакчыны үтерә, үзе дә вафат була.

Мөбарәкҗан ага белән очрашу

#тарихихәтер проекты кысасында Арча шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, “Японияне җиңгән өчен” медале иясе,  Хезмәт Кызыл Байрагы ордены кавалеры, 42 ел механизатор булып эшләгән 95 яшьлек  Мөбарәкҗан Закирҗанов белән очраштык.

Мөбарәкҗан ага фронтта  артиллерист-наводчик булып хезмәт иткән. 1945 елның август-сентябрь айларындагы совет-япон сугышында Квантун армиясен тар-мар итүдә катнашкан.

Профессор Фәйзелхак Ислаев белән очрашу булачак

28 сентябрь, сәгать 13.30 да “Казан арты” тарих-этнография музеенда тарих фәннәре докторы,  профессор Фәйзелхак Ислаев
белән очрашу булачак.
Сөйләшүнең темасы:
– XVIII гасырдагы милли сәясәт һәм татарлар;
– Батырша восстаниесе .

Тарихи мәгълүмат:
– 1742 елда төбәгебездәге 536 мәчетнең 418е җимерелә;
– 1755-1756 еллардагы Идел-Урал халыклары баш күтәрүе җитәкчесе Батырша, (чын исеме Галиев Габдулла Туктаргали улы) Ташкичү авылы мәдрәсәсендә белем ала.

Адрес: Арча шәһәре, Сызгановлар ур., 22 йорт.
Тел.3-11-35

Илдус Сәгъдиев: “Без рәхәтләнеп китап укыганбыз икән!”

Музейда #тарихи хәтер проекты кысасында Бөек Ватан сугышы чорында үскән шәхесләрнең истәлекләрен туплау дәвам итә. Бу юлы РСФСР Халык мәгарифе отличнигы, ТАССРның атказанган укытучысы, озак еллар Арча педагогика колледжы директоры булып эшләгән Сәгъдиев Илдус Габдрахман улы белән очраштык.

“Иң мөһиме: кечкенә генә авылда агачтан такталар кагып эшләнгән ике шкаф тора иде. Башлангыч класста укыганда ук Островскийның “Корыч ничек чыныкты?”сын татар телендә укып чыктык. Толстойның “Сугыш һәм солых” әсәрен татар телендә укыдык. Ә менә сез аларны хәзер эзләп карагыз? Бармы икән ул татар телендә? Кечкенә генә авылларда да китаплар бар, китап укыйдыр идек. Мин шуңа шаккатам: ничек итеп ул вакытта кечкенә генә авыл мәктәбендә әллә нинди китаплар булган икән? Без рәхәтләнеп китап укыганбыз икән! Совет хакимиятенең сугыш вакыты, ачлыгы, хәерчелеге, сәләмәлеге булган иде, чөнки заманы шундый. Ә менә китаплы ягы аның башка, җәмәгать!” — дип сөйләде ул.

Видеоязмадагы истәлекләр һәм фотолар музеебызның фондына саклауга алынды.

I место — наше!

Сотрудники МБУ  «Арский историко-этнографический музей «Казан арты» в составе команды «Музей Татарстана №1» на МИРАСИАДЕ в г. Буинске заняли I место в смешанной эстафете.

 

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика