Татар Байтуганы авылында

Габдулла Тукай музеенда

30 август көнне Татарстанда зур бәйрәмне – Республика көнен билгеләп үттек. Казан шәһәрендәге Габдулла Тукай музееның төзекләндерелеп һәм яңа экспозицияләр белән үзгәртелеп ачылуы бәйрәмнең истәлеге булды. Татарстан президенты Рөстәм Нургали улы Миннеханов катнашында музей  ачылганнан соң язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре катнашында музейның ачылу көненә багышланган кичә булды. Барлык килгән кунаклар өчен музей директоры Гүзәл Төхвәтова яңалыкларны аңлатып эчтәлекле экскурсия оештырды. Яңа экспозицияләргә Габдулла Тукай белән бәйле кызыклы экспонатлар куелган. Заманча технологияләр кулланып үзгәртелгән музей залларында Г.Тукайның әсәрләре белән танышырга, алып укып утырырга, электрон нөсхәләре белән танышырга, әсәрләренә нигезләнеп төшерелгән фильмнар карарга мөмкин. Төрле күргәзмәләр оештыру һәм балаларны шагыйрьнең әкиятләре белән таныштыру өчен аерым бүлмәләр җиһазланган.

Бу очрашуда Габдулла Тукайның Кушлавычтагы музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов катнаштылар һәм чыгыш ясадылар.

Сәләй Вагыйзовның туган авылында

Әлифба – татарча белем бирү системасында иң зур баскыч. Һәр бала мәктәпкә кадәр дә һәм мәктәп бусагасын атлап кергәч тә укырга, язарга һәм туган телебезнең хәзинәләрен өйрәнергә шушы тиңсез дәреслек буенча эшен башлап җибәрә. “Әлифба – белем чишмәсе”, “Әлифба – баланың беренче уку китабы” – дип истә калдырабыз. Арча педагогия училищесында озак еллар эшләгән Сәләй ага Вагыйзов һәм Рәмзия апа Вәлитова иҗат иткән татар “Әлифба”сы 1965 – 2006 елларда 42 тапкыр басылып чыкты. Алар башлангыч сыйныфлар өчен туган тел һәм татар теле дәреслекләре, аларга методик кулланмалар, дидактик материаллар әзерләделәр һәм аларны яңартып тордылар. Аларның хезмәтләре татар мәктәбенең башлангыч сыйныфларында татар теле укыту методикасына, аны камилләштерүгә юнәлтелгән. Бүгенге көндә Арча педагогия көллиятендә дөньяда бердәнбер  “Әлифба” музее эшли. Анда илебезнең төрле чорларда кулланган һәм чит илләрдә чыгарылган әлифба китаплары тупланган. Сәләй Гататдин улы Вагыйзовның туган авылында да аның хезмәтләренә багышлап музей ачылганын белә идек.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Арча районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов җитәкчелегендә “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында булдык. Безне музей җитәкчесе Нурания Абзалова, Байтуган авылы җирлеге башлыгы Зөфәр Кашапов, Камышлы районының мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Римма Галимуллина  һәм башкалар бик зурлап каршы алдылар. Бер-берсенә  якын гына урнашкан Урыс Байтуганы, Татар Байтуганы, Чуваш Байтуганы авыллары белән таныштык. Урта мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты, фельдшер-акушерлык пункты эшли, авыл уртасына урнашкан мәчет үзенә чакырып тора. Татар Байтуганының иң зур үзәк урамына Сәләй Вагыйзов исеме бирелгән. Шул урамда Сәләй аганың балачагы узган нигездә музей урнашкан. Төзекләндерелгән йорты, капка-коймалары, ишек алдында келәте һәм башка корылмалары ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Ишегалдында тугарылып куелган ат арбасы, аның  янына куелган эш кораллары, келәт эчендә шул чорны хәтерләткән кызыклы экспонатлар безне Сәләй аганың балачагына алып кайтты.

Музей–йортына кергәндә үк, Арча педагогия училищесында Рәмзия апа Вәлитовадан белем алган  якташыбыз, халык язучысы Гариф Ахуновның “Без бит Арча яклары” китабында язылган: “Минем өчен тормышта ике нәрсә гомер буе могҗиза булып сакланып килде: берсе – Чишмә, икенчесе — Әлифба” дигән сүзләре каршы ала. Музей җитәкчесе Нурания ханым безне музейда тупланган экспонатлар белән таныштырды. Татар Байтуганы авылында туып-үсеп, Бөек Ватан сугышында катнашып һәм аннан соң да пленда булганы өчен ун ел төрмәләрдә газап чигеп, үзенең ихтыяр көчен югалтмыйча студентларны укытырга һәм бик күп сандагы дәреслекләр иҗат итәргә көч тапкан Сәләй Гататдин улы Вәгыйзов, аңа гомере буе теләктәшлек һәм хезмәттәшлек күрсәтеп яшәгән тормыш иптәше Рәмзия Гыйлаҗ кызы Вәлитова турында өстәмә мәгълүматләр алып, без зур горурлык хисләре кичердек, музейда авылдашлары ярдәме белән элеккеге йорт күренешен чагылдырырга да мөмкинлек табылган. Ә инде Сәләй Гататдин улының шәхси әйберләре, аларның иҗат иткән һәм алар турында язылган китаплар, Арча педагогия көллияте белән язышкан хатлар, төрле белешмәләр, фотолар белән танышу безнең өчен бик кызыклы булды. Без үзебез дә музейга  аларның тормыш юллары һәм иҗатлары белән бәйле булган  китаплар, газета-журнал материаллары, “Арча” радиосы аша бирелгән тапшыруларның язмаларын бирдек, Сәләй ага һәм Рәмзия апа турындагы истәлекләребез белән уртаклаштык.

Сәләй ага бала чагында табигать белән танышырга, бигрәк тә Бигәш тавына менәргә  яраткан. Без дә ул тауга күтәрелеп Татар Байтуганы авылын күзәттек. Авылнаң һәр йорты, урамнары, елга-күлләре уч төбендәге кебек күренә, табигатьнең матурлыгы безне дә сокландырды. Иң кызыгы авылны чорнап алган тауларның аерым исемнәре һәм тарихлары бар. Безгә Алтын тавы турындагысын Нурания ханымның тормыш иптәше Фәргат Абзалов сөйләп тә күрсәтте. Ә Сәләй ага туган авылына кайткан саен бу тауларда булып, алар турында истәлекләрен яңарткан. “Олы яшьтә булуына карамастан Арчага очрашуга килгәч тә,  ул безгә һәр тау турында сөйләп чыга иде. Иң соңгы күрешүебез аңа 92 яшь тулган көннәрдә булды, ул вакытта да, онытмыйча, һәр тауның исемен әйтеп сөйләде. Бу очрашу вакытында ул миннән безнең өйнең ни хәле бар дип сорады. Шул вакытта минем башыма уй керде, күренекле авылдашыбызның  хезмәтен бәяләп музей ачарга кирәк бит. Менә шуннан соң без ныклап эшкә алындык. Аерым әйтәсем килә, Арча педагогия көллияте безгә бик зур ярдәм күрсәтте, аеруча Илдус Сәгъдиевка, Гөлнара Гариповага, Сания Камалетдиновага зур рәхмәт. Улы Камил безгә әтисенең портфелен һәм кулъязмаларын бүләк итте. Әле күптән түгел генә Камил абыйның кызы Аида гаиләсе белән музеебызда булдылар. Үзебезнең балалар белән  дә Арчага барып алар белән аралашып кайтырга исәп. Чөнки минем ирем Фәргат Сәләй Гататдин улының бабасы ягыннан якын туганы да әле”,- дип сөйләде Нурания Абзалова.

Юлда кайтканда без – арчалыларның бераз мактанып алырга да хакы бар икән дип уйладык. Ник алай дигәндә, ”Әлифба”ны, “Уку китабы”, “Туган тел” һәм башка дәреслекләрне иҗат итүче, төзүче кешеләр Сәләй Гататович Вагыйзов һәм аның хатыны Рәмзия Гыйләҗевна Вәлитова безнең Арчада озак еллар яшәгәннәр, балалар үстергәннәр, һәм үзара ярдәмләшеп иҗат иткәннәр.  Бик тә эшчән, пөхтә, төгәл кешеләр, гаять тирәнтен, күпкырлы гыйлем ияләре иде алар. Икесе дә — педагогика галиме, Россиянең халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты исемнәренә лаек булган шәхесләр.

Бүген Рәмзия апа Вәлитова һәм Сәләй ага Вәгыйзовлар безнең арабызда юк инде, алар Арча зиратына җирләнгән. Еллар узган саен аларның кадерләре арта гына бара. Туган телебезнең саклануы, халкыбызның бөтенлеге өчен ихлас күңелдән кайгыртучы һәм зур эшләр башкаручы бу гыйлем ияләре язган дәреслекләр киләчәк буыннарга озак еллар хезмәт итәр әле.

 Шәфигулла Гарипов, “Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары 

Вакыйф Нуриев укытучылар белән очрашты

 20 август көнне Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның  атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреаты, “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе, Сеҗе авылында туып-үскән якташыбыз Вакыйф Нуриев Арчада булды. Шәһәребезнең икенче мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән, алтынчы мәктәптә башлангыч сыйныф укытучылары белән очрашты, музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булды, үзенең иҗатына багышланган күргәзмәне бик кызыксынып карады. Бу чараларда район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхетдинов катнашты.

 

 

 

Барда авылы бәйрәмендә

Арча районы һәм Пермь өлкәсенең Барда районы арасындагы дуслык урнашуга 25 ел тулу уңаеннан без Барда авылы бәйрәмендә катнаштык. Габдулла Тукай исемендәге паркта, үзәк китапханәдә урнашкан Г. Тукай һәм туган як музейларында, татар телен тирәнтен өйрәтү максатында оештырылган “Дуслык” исемендәге балаларны сәламәтләндерү үзәгендә булдык. Җиңү паркында оештырылган бәйрәмдә районыбызның нәфис сүз осталары, җырчылары, халык уен кораллары ансамбле чыгыш ясадылар.

 

 

Хәй Хисмәтуллинның оныгы бездә кунакта

Районыбызның Кысна авылында туып-үскән язучы, тел галиме Хәй Хисмәтуллинның оныгы, физика-математика фәннәре кандидаты Наилә Хисмәтуллина, туганы Фәнил Нәҗипов гаиләсе белән, музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә булды. Музей фондына Хәй Хисмәтуллинның хезмәт кенәгәсен, Г. Тукайның  китапларын, татар теле дәреслекләрен тапшырды.

 

 

Казанда — яңа музейда

Мин Казан шәһәрендә ачылган яңа музейларда булырга тырышам. Заманча яңа технологияләр кулланып оештырылган  “Шәһәр панорамасы” музее миңа бик ошады, сезгә дә карарга тәкъдим итәм.

 

 

Кушлавычта һәм Күлле Кимедә

    

  Районыбызның хөрмәтле шәхесләре Илдус Сәгъдиев, Наил Сабировлар белән Кушлавычтагы Габдулла Тукайның музей — йортында һәм “Мулла” чишмәсендә, Әтнә районының Күлле Киме авылы мәктәбендә урнашкан Татарстанның халык шагыйрьләре Сибгат Хәким һәм Лена Шагыйрьҗан музейларында булдык. Музей җитәкчеләре Ләйлә Мөхәммәтшина, Луиза Садыйкова кызыклы экскурсияләр оештырдылар.

Олы юбилеең белән, якташыбыз!  

Минем кулымда Вакыйф Нуриевның 2018 елда басылып чыккан, “Ни хәлең бар, балам?..” дип исемләнгән яңа китабы. Аны якташыбыз үзе музейга килеп тапшырды. “Мәһдиев һәм…” повесть – хатирәсендә Татарстанның халык язучысы белән бергә Арча педагогия училищесында укыган әнисе Нәкыя апаның истәлекләре яңара, “Казан күркәсе” сатирик повестен укыгач Мәскәү кибетләренә азык-төлек алырга баргандагы кызыклы вакыйгалар искә төшә. Бу китапка кертелгән повестьлар, хикәяләр, язучы үзе белгән шәхесләргә багышланган язмаларны укып соңгы еллларда илебездә барган вакыйгалар күз алдына килә. Күңелле дә, уйланырлык итеп тә, халыкчан аңлаешлы телдә язылган әсәрләрен укыгач, якташыбыз Вакыйф Нуриевны язучы, журналист буларак тагын да хөрмәт итә башлыйсың. Китапның ахырында “Хамматов куган чебен” хикәясендә тыйнак кына итеп: “Әмирхан Еники әйтмешли, озын сүзнең кыскасы, Мәскәүдә, Союзлар йортының Колонналы залында, СССР журналистларының соңгы, алтынчы съездында мин, Татарстаннан сайланган җиде делегатның берсе булып, легендар Шәмси Хәбибулла улы Хамматов белән янәшә утырдым”, — дип ул үзенә бәя биреп тә куйган.

Мәктәптә укыганда ук аның район газетысында беренче мәкаләре, республика газета- журналларында хикәяләре басылып килгән. Якташыбыз Вакыйф Нуриевның 1991 елда “Бүре кадәр бүрек”, 2003 елда “Җәйгә кайда рәхәт?”, 2005 елда “Ана догасы”, 2007 елда “Җиденче палата” китапларын әдәбият сөючеләр яратып укыйлар. Районыбызда чыгарылган “Без бит Арча яклары” өч томлыгында да аның әсәрләләре урын алган. Аның кече һәм урта яшьтәге балаларга атап язган хикәяләре, әсәрләре  башлангыч сыйныфлар өчен чыгарылган уку китапларында хрестоматияләрдә һәм күмәк җыентыкларда даими басылып килә. 2004 елда Вакыйф Нуриев Татарстан язучылар берлегенә кабул ителә.

Нуриев Вакыйф Вәкил улы 1958 елның 17 августында районыбызның Сеҗе авылында туа. Авылда урта белем алгач, 1975 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керә. Бишенче курста укыганда ук “Яшь Ленинчы” (хәзерге “Сабантуй”) газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли башлый һәм 1987 елга кадәр шунда ук газета хәбәрчесе, җаваплы сәркатип, баш мөхәррир урынбасары вазифаларын башкара. Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин ул елларда:” Яшь ленинчы” белән “Ялкын”да соңгы вакытта әдәби фельетон жанры җанлану чоры кичерә. Әлеге жанрда аеруча Вакыйф Нуриевның фельетоннары үзләренең үткенлекләре, тапкыр концовкалары, мавыктыргыч сюжетлары белән үзләренә җәлеп итеп торалар”,- дип яза.

Якташыбыз Вакыйф Вәкил улы 1987-1990 елларда Татарстан китап нәшриятында сәяси – тарихи әдәбият редакциясе мөдире, 1990-2000 елларда яңа оешкан “Шәһри Казан” газетасында бүлек мөхәррире, баш мөхәррир урынбасары булып эшли. Бүгенге көндә “Казан утлары” журналының җаваплы сәркатибе вазифасын башкара.

Вакыйф Нуриев 1998 елда Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исемгә, 2008 елда “Җиденче палата” китабы өчен ул Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы һәм Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясенә лаек була. “Искиткеч тыйнак, шул ук вакытта максатына гел ирешә торган һәм һәрчак бала җанлы безнең Вакыйф. Мин аны шуңа күрә хөрмәт итәм”,- ди якын дусты, драматург Рәдиф Сәгъди.

Вакыйф Нуриев үзен беркайчан да, беркемнән дә өстен куймый, гадилеге, журналист буларак һәркем белән уртак тел таба белүе белән аерылып тора. Район мәктәпләрендә, китапханәләрдә аны көтеп алалар, очрашулырда ул бик теләп катнаша. Туган авылы белән даими элемтәдә тора, Сеҗе авылы халкының хөрмәтле кешесе ул. Ул үзенең “Әбиемә – әфлисун” повестенда, Кесмәс ягы язучыларына хас булганча:” И туган як! Муенына – камыт, иңенә ыңгырчак суктырса да, кәҗәләнми эшләп йөргән талымсыз атларың, юеш танаулы мәхлук бозауларың, син килгәндә капка астына кереп кача, киткәндә артыңнан өреп кала торган мактанчык көчекләрең, яз җылысын тансыклаган иркә мәчеләрең истән чыкмый”,- дип яза.

Аның 50 яшьлек юбилеен туган авылында бик зурлап үткәргәннәр иде. Менә тагын Вакыйф Нуриевның юбилее җиткән. Вакыйф Вәкил улына 60 яшь! Ул бүгенге көндә гомер буе Сеҗе авылы балаларына хәреф таныткан, язарга өйрәткән Нәкыя апаның киңәшләрен тотып, кызы Аида гаиләсенең уңышларына сөенеп, улы Ардуан белән горурланып, дүрт ел элек безнең арабыздан киткән тормыш иптәше Ләйләне сагынып Казан шәһәрендә яши һәм иҗатын дәвам итә. Без аны олы юбилее белән котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, балаларының, оныкларының, туганнарының, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп гомер итүен, киләчәктә дә безне яңа әсәрләре белән куандырып яшәвен телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Ринат Фазлыйәхмәтов Гариф Ахунов турында

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика