Казанбаш буасында — Фәйзуллин йөзүләре

«Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы делегатлары Арчада

25-27 июльдә «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының Арча районында «Арча төбәгеннән чыккан язучылар әсәрләрендә чагылдырылган йола, гореф-гадәтләрнең бүгенге көнкүрештә кулланышы» дигән темага күчмә утырышы узды. Австралия, Болгария, Швеция, Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан кебек чит илләр, Россиянең төрле төбәкләре, Татарстанның барча районнарыннан килгән кунаклар Арча шәһәре, педагогика көллияте, музейлар, Ташкичү, Яңа Кишет, Кушлавыч, Яңа Кырлай, Курса, Сеҗе авылы җирлекләре, андагы фольклор төркемнәре, мәдәният һәм йолалар белән танышты

Диас Вәлиевны искә алу

6 июль көнне Арчаның «Казансу» паркында «Казан арты» тарих-этнография музее һәм Үзәкләштерелгән китапханә хезмәткәрләре  «Әдәби мәйдан»оештырып, драматург Диас Вәлиевны искә алу кичәсе үткәрделәр. Якташыбызның тормыш юлы һәм иҗаты тирәнтен яктыртылды, музей хезмәткәрләре Диас Вәлиевның «Тормыш бүләк итәм» пьесасыннан өзек тәкъдим иттеләр.

Футбол җанатарлары Арчада

Футбол буенча FIFA дөнья чемпионаты барган көннәрдә Казанда уза торган футбол матчларын карарга килгән Антонина һәм Сергей Васильевлар Арча шәһәре белән таныштылар һәм “Казан арты” тарих-этнография музеенда булдылар. Алар Оренбург өлкәсенең Орск шәһәреннән: Сергей заводта эшли, Антонина хисапчы.

— “Футбол уеннарының югары дәрәҗәдә оештырылышы турында сөйләп аңлатып булмый. “Казан-Арена” стадионындагы тәртипкә, футбол уеннары җанатарларының активлыгына исебез китеп йөри. Казан шәһәре безгә бик ошады, Кремль , Казансу яр буйлары, Бауман урамы, гомумән бөтен җирдә чисталык, матурлык. Орск шәһәрендә дә татарлар бик күп, безнең дусларыбыз да бар. Казанда татар халык ашларыннан авыз иттек, өчпочмак, вак бәлеш, чәкчәкне бик тәмле әзерлиләр. Футбол булмаган көннәрдә Болгар, Чебоксар, Йошкар-Олада булдык. Менә бүген без Арчада, рус телендә Арск, ә безнеке Орск. Бәлки без туганнардыр да әле. Безнең шәһәрдә элек татарлар, башкортлар яшәгән һәм Ор каласы дип аталган,”-дип сөйләде тарихи вакыйгалар һәм истәлекле урыннар белән кызыксынучы Сергей.

Алар Арча үзәгендәге Покрау чиркәве һәм “Дан” монументы турында һәм үзләрен кызыксындырганган башка сораулар бирделәр. Федор Шаляпинның Арчада укуын, Б.Н.Ельцинның Арча Сабантуенда катнашуы турында экспозицияләрне карап, мәгълүматларны кызыксынып тыңладылар.

Музей белән танышканнан соң: “Һәрбер экспонат кызыклы, тарихи ядъкарьләрне саклауга зур игътибар бирелә икән. Арча шәһәренең тарихы турында бик күп мәгълүматлар белдек. Сезгә музей эшчәнлегендә зур уңышлар телибез. Привет Арску из Орска!”-дигән уй-фикерләрен язып калдырдылар.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директор урынбасары Шәфигулла Гарипов.

ТНВ каналы бездә кунакта

30 июнь һәм 1 июль көннәрендә Татарстан телевидениесенең “ТНВ” каналы районыбызда булып, якташ язучыларыбыз Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗанованың тормыш юллары һәм иҗатларына багышланган “Әдәби хәзинә” тапшыруына материаллар әзерләделәр. Сания Әхмәтҗанованың туган авылы Курса Почмакта, Гөлчәчәк Галиеваның туган авылы Сеҗедә булдылар. Сания Әхмәтҗанова булышу өчен үзе дә кайткан иде. Курса Почмак һәм Сеҗе мәктәбе укучылары һәм укытучылары язучыларның әсәрләрен сөйләделәр, фикерләрен белдерделәр. Тапшыруны төшерү группасы “Казан арты” тарих-этнография музеенда булып, андагы экспозицияләр белән дә таныштылар.

Тиздән Гөлчәчәк Галиева, Сания Әхмәтҗановаларга багышланган “Әдәби хәзинә” тапшыруларын телевизор экраннарыннан күрергә мөмкин булачак.

Диас Вәлиевның тууына 80 ел

Иртәгә 1 июль көнне якташыбыз, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевның тууына 80 ел тула. Шул уңайдан музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә күргәзмә эшли.

Ленин ролендә – Камил Саттаров

Арча районы үзешчәннәренең Казанда үткәрелгән иҗат концертларын сәхнәгә чыгаруга булышучы, районыбызның “Җидегән чишмә” һәм башка халык театрларына даими ярдәмен күрсәткән Камил абый Саттаров белән якыннан танышасы килә иде. Һәм бу теләк тормышка ашты. Без районның ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов белән сугыш елларында Камил Саттаров яшәгән Югары Сәрдә авылына юл тоттык. Камил Зиннәт улы юлда барганда ул авыл белән бәйле булган истәлекләрен сөйләде. “Минем әби-бабайларым, әти-әнием Югары Сәрдә авылында туган. Әтием Зиннәтулла һәм әнием Хәдичә Казан шәһәренә күченгәннәр. 1935 елның 7 декабрендә мин дөньяга килгәнмен. 1941 елда Бөек Ватан сугышы башлангач әти мине һәм энем Шамилне авылга бабайларга кайтарып куйган. Без шулай итеп Югары Сәрдә авылында яши башладык. Мин 1944 елның 1 сентябрендә укырга кердем. Әнием калдык материаллардан күлмәк текте, ә бабай күтәртмәле чабата үреп бирде. Беренче укытучым Әрнәш авылыннан Саҗидә апай иде. Егермеләп чабаталы малай-кызны ул бик тырышып укытты. Мәктәп ишек алдында бик күп спорт корылмалары булуы хәтеремдә калган. Без шунда рәхәтләнеп уйный идек.

Әтине 1941 елда ук сугышка алдылар. Ул Сталинградтан алып Прагага кадәр юл үтеп батырлыгы өчен “Кызыл йолдыз” ордены һәм медальләр белән бүләкләнгән. Ләкин биш почмаклы йолдызлы орденның бер почмагы юк иде. Пуля тиеп орден әтине үлемнән дә коткарып калган. Сугыш беткәч, 1946 елда, кабат Казанга күчендек һәм мин өченче класстан башлап Казанның 18 нче татар мәктәбендә урта белем алдым. Мәктәпне тәмамлагач хәрби комиссариат тәкъдиме белән Ташкент шәһәрендәге СССР Эчке эшләр министрлыгына укырга кердем. Ташкенттан лейтенант дәрәҗәсе алып Казанга эшкә кайттым һәм Свияжскида балалар колониясендә өлкән тәрбияче булып эшләдем.

Театр белән кызыксынып китүем Югары Сәрдәдә булды. Сугыш булуга карамастан, укытучылар бәйрәм көннәрендә концерт куя иде. Бервакыт безгә мәктәп директоры Гаяз абый керде дә: “Галиябану” спектаклен уйнамакчы булабыз, Исмәгыйльгә чалбар кирәк иде, Зиннәтулла абыйның яхшырак чалбары калмадымы?”– дип сорады. Әни әтине бик яраткандыр инде: бер киемен дә сатмады, азык-төлеккә алмаштырмады, саклады. Әни бик авырлык белән генә биреп торырга булды. “Чалбар биреп торам, ләкин бер шарт белән, Камилне бушлай спектакльгә кертерсез”, – диде әни. Сәхнә ачылып киткәч, шаккаттым: Хәлил ролендә – Гаяз абый! Галиябануны Суфия апа уйнады, ә Исмәгыйлне кем уйнаганын хәтерләмим. Театрга шул чакта гашыйк булдым. 7 яшьлек вакытым иде бу”, – дип искә ала Камил ага.

Камил яшьтән үк сәнгать, җыр һәм музыка яратып үсә. Мәктәптә укыган вакытта ук ул татар радиосыннан тапшырыла торган инсценировкаларда катнаша, мәктәптә уздырыла торган кичәләрдә шигырьләр сөйләп күпләрне сокландыра. Күңел түрендә театр сәнгатенә туган мәхәббәт Камил Саттаровны Максим Горкий исемендәге мәдәният йортының татар театр коллективына алып килә. Режиссёр Кәрим Морзаханов аңа драматург Гамир Насрыйның “Хат ташучы” комедиясендәге рәссам Азат ролен тапшыра. Сәләтенең тәүге чаткыларын шунда күрсәтә Камил абый. Аннан соң яшь егеткә җитдирәк, зуррак рольне ышанып тапшыралар һәм ялгышмыйлар. Мирсәй Әмирнең “Наилә” комедиясендә төп рольне Зиннәтне зур осталык белән башкарып чыга ул. Шул чор матбугаты Камил Саттаров иҗат иткән образлар турында еш язып тора. “Үзешчән артист булса да…” дип башлана андый язмаларның күбесе.

1958 елда Таҗи Гыйззәтнең “Чаткылар” драмасы буенча куелган спектакльдә Рамай ролен башкаргач, Камил абыйга “Исәнме, Рамай!” дип, таныш түгел кешеләр дә еш дәшеп китә торган булган. Шушы тамашаны караган халык артисты Рәшидә Җиһаншина ”Спектакль профессиональ югарылыкта куелган. Талантлы режиссёр Мөхәммәтҗанов әсәргә җан өреп кенә калмаган, анда талантлы яшьләрне дә туплаган. Яшь талант Камил Саттаров Рамай образын тулы канлы итеп күрсәтә алды”, – дип, спектакльгә дә, анда уйнаучыларга да югары бәя бирә. Аннары Камил абый Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ында Хәлил, Гамир Насрыйның “Туган авылым” спектаклендә Илдар, Кәрим Тинчуринның “Кандыр буе” әсәрендә егерме биш меңче Акбердин булып таныла.

Үзешчәннәр өчен юлбашчы образы турында хыялланырга да мөмкин булмаган бер заманда Касыйм Мөхәммәтҗанов драматург Габдулла Баһаветдиновның “Соңгы каракош” әсәренә туктала. Бу спектакльдә Камил Саттаров Ленин образын иҗат итә.Моның өчен алдан зур әзерлек эшләре алып бара. Мәскәүдә Мавзолейда була, Ленинның китапларын укый, кинопрокаттан Ленин турында нәфис һәм документаль фильмнар алдырып, аларны карап, юлбашчының йөрешен, сөйләшүен, хәрәкәтләрен өйрәнә. Ильич ролендә уйнау өчен ике ел хәзерләнә. Шулай итеп, Татарстанда да беренче тапкыр үзешчән театр сәхнәсендә Ленин образы иҗат ителә..Шулай итеп, ул республикада Ленинны уйнаган бишенче артист була. Менә алар: Габдулла Шамуков, Нәҗип Гайнуллин, Шәүкәт Биктимеров, Әнвәр Фәсхетдинов һәм Камил Саттаров.

Камил Зиннәт улы Ленинградта СССР профсоюзларының югары мәктәбенең театр бүлегенә режиссёрлыкка укырга керә. Монда аңа Георгий Товстоногов, Кирилл Лавров, Алиса Фрейндлих, Татьяна Доронина кебек бөек режиссёрлар, СССРның халык артистлары белем бирә. Шушы өч еллык мәктәпне бетергәч, һөнәри осталыгы тагы да үсә.

Режиссёр буларак, беренче мәртәбә Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” әсәрен сәхнәләштерә. Юныс Әминовның “Тамырлар” әсәре буенча эшләнгән спектакль белән РСФСР күләмендәге смотрда катнашып, ул җитәкләгән коллектив лауреат дипломына лаек була. 1969 елда Профсоюзларның өлкә советы тарафыннан үткәрелгән “Театр язы” смотрында беренче урынны алалар. Ә тагын бер елдан 1970 елда бу коллективка “Халык театры” дигән мактаулы исем бирелә. Камил абый исә ТАССР Верховный Советы Президиумының Почёт грамотасы белән бүләкләнә.

Камил абый уйнаган спектакльләргә күз салсак, аның шактый җитди, катлаулы әсәрләр булуын күрербез. Болар Нәкый Исәнбәтнең “Мәхәббәт турында җыр”, “Рәйхан”, Мирсәй Әмирнең “Тормыш җыры”, Шәриф Хөсәеновның “Чулпан”, Юныс Әминовның “Тамырлар” әсәрләре һәм башкалар. Аның максаты – театр ярдәмендә ана телебезнең бөтен хиссиятен, нечкәлеген, миллилеген саклап калу, аларны яшь буынга җиткерү булган.

Камил Саттаровның кырыктан артык зур күләмле, төрле милләт драматургларының пьесаларын сәхнәләштерүен һәм үзенең артист буларак 80 нән артык образ иҗат итеп, меңнән артык спектакль һәм концертларда катнашып чыгыш ясавын искә төшерсәк, аның гомере моңлы бер җырга тиң икәнен белербез. Аның һәр роле, һәр спектакле профессиональ дәрәҗәдә. Театр аның өчен һөнәр түгел, ә гомерлек мавыгу, җан азыгы булып кала. Халык театрын бер сулыш, бер ритмда эшләтә алу өчен режиссёрга педагог та, җитәкче дә, киңәшче дә була белергә кирәк. Нәкъ менә шушы сыйфатларның булуы Камил Саттаровка, аның коллективына уңышлар артыннан уңышлар алып килә дә инде.

Камил Саттаров җитәкчелегендәге үзешчән коллективлар Казан, Чаллы, Мәскәү, Ульяновск, Куйбышев, Санкт-Петербург, Уфа, Пермь, Магнитогорск, Самара, Ташкент, Тольятти кебек шәһәрләрдә, Алмания, Болгария шикелле ерак илләрдә дә уңышлы чыгыш ясыйлар. 1972 елда ул Германия Демократик Республикасына барган үзешчән сәнгать коллективларының җитәкчесе сыйфатында расланып, гаҗәеп киң, тирән программа алып бара. Хәер, ул кайда гына булмасын, әйтик – Арчадамы, әллә Бохара белән Ташкенттамы – аңа рәхмәт сүзләрен ихлас күңелдән әйтәләр. Аңа “Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә. Камил Саттаров заманында Беренче Бөтенсоюз үзешчән сәнгать фестиваленең лауреаты була, алтын медаль белән бүләкләнә.

Үзенең дәвамчылары-шәкертләре белән дә горурлана Камил абый. 500 дән артык кеше аның театр мәктәбен узган. Шуларның 50 дән артыгы Казан дәүләт мәдәният-сәнгать академиясен, унбере Казан театр училищесын тәмамлаган. Алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Минзәлә Татар драма театры артисты Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар

Танылган режиссёр озак еллар Татарстан Мәдәният министырлыгы фәнни-методика үзәгенең халык иҗаты бүлеген җитәкли, четерекле авыр заманда да республикабызда эшләп килгән халык театрларын саклауда хезмәт куя.

 2000 нче елда Республикадагы халык театрларын Казанга җыеп алып, фестиваль-конкурс оештыру идеясе туа. Бу фестиваль “Идел-йорт” халык театрлары фестивале дип атала. 2005 елдан аның җитәкчесе итеп Камил Саттаров билгеләнә. Беренче фестивальгә нибары алты гына халык театры катнашкан булса, тора-бара катнашучы коллективларның саны арта. Нәтиҗәдә, бу фестиваль төбәкара дәрәҗәсен ала. Фестивальнең әһәмияте бик зур, анда татар теле сәнгатьчә, образлы итеп тамашачыга җиткерелә.Бу фестивальлә Арча, Иске Ашыт һәм Сикертән халык театрлары катнашып, җиңүләр яуладылар.

 Камил абыйдан тормыш девизыгыз нинди дип сораганда, ул “Мин гомер буе беренче һәм бердәнбер булырга омтылдым”,- дип җавап бирде. Максатына ирешкән, язучы Аяз Гыйләҗев, драматург Хәй Вахитның”халык театрының профессоры”, “халык театрының атасы” дип биргән бәяләмәләре дә моны раслап тора.

 Без Югары Сәрдәгә сәяхәт вакытында Камил Саттаров турында менә шундый мәгълүматләр белдек. Ә инде җирле үзидарә, башлангыч мәктәп урнашкан бинада аның иҗат юлын яктырткан күргәзмәне кургәч, дөрестән дә Камил Зиннәт улының театр сәнгатен үстерүгә куйган хезмәтенең зур күләмле булуына инандык. Югары Сәрдә авыл җирлеге башлыгы Рәшит Хөснетдинов, китапханә мөдире Рәйханә Сабирова, башлангыч мәктәп укытучылары Гөлнур Хөснетдинова һәм Гүзәл Закирова, клуб мөдире Ләйлә Җиһангирова безгә күргәзмәгә куелган афишалар, фотолар, документлар, Камил абыйга бүләк ителгән китаплар, сувенирлар турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Камил абый үзе дә өстәмә экспонат итеп бер яшьлек вакыттагы бәбәй башлыгын бүләк итте, анда күз тимәсен өчен куелган миләш агачы да сакланган. Куелган әйберләрнең күплеге, пөхтә һәм әйбәт сакланышы безне сокландырды.

 “Бу мәктәптә 1944-1945 елларда Россиянең һәм Татарстанның театр әһелләре берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган режиссёр, артист Камил Зиннәтулла улы Саттаров укыды” дигән элмә тактаны күреп без горурлык хисләре кичердек.

“Казан арты” тарих-этнография музее директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Якташыбыз белән горурланабыз

Вәлиев Диас Назыйх улы 1938 елның 1 июлендә районыбызның Казанбаш авылында туа. Ул үзенең балачагын искә алып:  “Документлар буенча мин, Казанбаш авылы малае, әмма нәни чактан шәһәрдә яшәдем. Шул ук вакытта тууым да гадәти түгел. Әнием, шәһәр врачы, мине табар алдыннан Казанбашка кайта. Вакыты җиткәч аны тарантас белән Арчага алып китәләр. Мин юлда туганмын, район больницасына җиткәч салам арасыннан табып алалар. Шуңа кечкенә чагымда Тарантас — малай, дип үртиләр иде”.

Казанбаш авылы егете  Назыйх абый Арча кантоны комитетында төрле вазифалар башкара һәм Әтнә районында эшләгән вакытта Күлле Киме больницасында баш врач булып эшләүче Зәйнүл исемле кыз белән танышып гаилә коралар.  Хәзерге Пенза өлкәсе Татар Кынадысы авылында туып-үскән Зәйнүл  Нурмөхәммәт кызы Кутуева –  “Тапшырылмаган хатлар” һәм башка әсәрләре белән безгә яхшы таныш булган Гадел Кутуйның бертуган апасы була. Вәлиевлар гаиләсендә 1933 елда Радик, 1938 елда Диас дөньяга килә. Бала чаклары һәм мәктәп еллары Казанда уза. Аларның ике уллары да геолог һөнәрен сайлыйлар. Диас 1956 елда урта мәктәпне тәмамлагач укуын Казан дәүләт университетының геология факультетында дәвам итә һәм аны 1962 елда тәмамлый. Ул геолог буларак Удмуртия, Киров өлкәсе, Көньяк Урал, Кемерово өлкәсендә эшли. 1966-1972 елларда “Комсомолец Татарии” газетасы  редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1973-1975 елларда Мәскәүдә Югары әдәби  курсларда укый һәм язучылык эшенә күчә. Диас Вәлиев рус телендә иҗат итә. 1959 елда аның “Карта старика” исемле беренче хикәясе басылып чыга. 1971 елда “Намус хөкеме” исемле беренче драма әсәре Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия  театрында,   1972 елда “Дәвам” (“Тормыш бүләк итәм”), “Диалоглар”, 1972-1973 елларда “Намус хөкеме” исемле спектакле Казан һәм Мәскәү сәхнәләрендә куела. “Казан университеты”, “Кеше залим”  һәм башка пьесалары Казан, Мәскәү, Ташкент, Минск шәһәрләренең профессиональ сәхнәләрендә уңыш белән бара.Аерым пьесалары, татар телендә басылудан һәм куелудан тыш, белорус, украина, чех, болгар, әзәрбайҗан һәм башка телләргә дә тәрҗемә ителә. Диас Вәлиев 1973, 1979, 1981 елларда өч мәртәбә Бөтенроссия һәм Бөтенсоюз милли драматургия конкурсларында лауреат исемен ала. Ул шигырьдән кала барлык жанрларда да яза: повесть, хикәя, роман, пьеса, фәлсәфи-дини трактат, хәзерге һәм борынгы  тарих турында очерклар, тарихи-сәяси һәм психологик тикшеренүләр. Диас Вәлиевнең 1973 елдан егермедән артык зур күләмле китаплары дөнья күрде. Ул әсәрләрендә тормышның фәлсәфи нигезләренә, әхлак мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә. Танылган драматург пьесаларының үзәгенә күбесенчә кешенең дөньяда яшәвенең мәгънәсе, ул нинди булырга тиеш кебек зур фәлсәфи мәсьәләләр куя. Аның геройларына тормышта хакыйкать эзләү, әхлаки камиллеккә, чын кеше булуга омтылыш хас.

Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов үзенең “Төп юнәлеш” исемле мәкаләсендә: “Диас Вәлиев пьесалары илебезнең күп кенә театр сәхнәләрен яулап алды. Бу – аның трибунасы, халык белән сөйләшүе. Аңа һәркемне дулкынландырган проблемаларны,  кешенең күңелендәге уй-хисләрне әйтеп бирергә кирәк. Ул аларны кыю итеп, намуслы рәвештә әйтә. Бу–аның драматургиясенең төп юнәлеше”, -дип язды.

Язучы, драматург Диас Вәлиев 1973 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы. 1976 елда аңа “Тормыш бүләк итәм” (“Дарю тебе жизнь”) пьесасы өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе бирелә. Драматургия өлкәсендәге уңышлары өчен 1981 елда аңа Татарстанның, 1983 елда РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән исемнәр бирелде. Ул 2002 елда “Татар энциклопедиясе”нә, 2005 елда Мәскәүдә чыгарылган “Россиянең яхшы кешеләре” энциклопедиясенә дә кертелгән.

Диас Вәлиевнең гаиләсе дә әдәбият-сәнгать эшлеклеләреннән генә тора. Хатыны Дина Кәрим кызы сәнгать фәннәре кандидаты, Россия һәм Татарстан рәссамнәр Берлеге әгъзасы. Казанда яши һәм Татарстан Республикасының тел һәм әдәбият институтының өлкән фәнни хезмәткәре, Болгар сәнгате турында дүрт китап авторы. Олы кызлары Майя Вәлиева журналист, язучы, рәссам, актив фәнни һәм җәмәгать эшчәнлеге алып бара. Ул хайваннар дөньясы турында берничә китап авторы, бүгенге көндә АКШта яши. Кече кызы Дина Казан кремлендә урнашкан республика дәүләт сәнгать галереясы җитәкчесе, 2005 елда аның “Тукайның гүзәл бакчалары” альбомы дөнья күрде.

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Диас Вәлиевкә багышланган экспозиция куелган. Диас абый үзе исән чакта музеебызга әти-әнисенең язып калдырган  автобиографияләрен, алар белән бәйле кызыклы, тарихи язмаларны тапшырды. Без аларны өйрәнеп, шул чорда ук Назыйх абый һәм Зәйнүл апаның ничек югары белем алуларын һәм бик җаваплы постларда эшләүләрен белдек. Диас Вәлиевнең иҗатын өйрәнү дәвам итәбез. Шул максат белән без, музей хезмәткәрләре, Казан шәһәрендә алар яшәгән квартирада булып, Дина апа белән очраштык. Ул безгә Диас абыйның тормышындагы истәлекле вакыйгалар турында сөйләде. Без аларны яздырып алдык. Дина апа музеебызга якташыбызның язу машинкасын, кулъязмаларын, фотоларын, өстәл һәм кул сәгатен, шәхси документларын бүләк итте. Әңгәмә барышында ул: “Без Диас белән бик тату яшәдек. Мине институт бетергәч сезнең районның Яңасала авылына рус теле укытучысы итеп җибәрделәр. Ул вакытта юллар бик начар, квартирада торам. Диас мине анда да эзләп тапты, очрашуга килде. Без бер елдан өйләнештек. Ул минем исемемне дә бик яратты, кызыбызга да, оныгыбызга да Дина исеме куштырды. Аның сәхнә әсәрләре театрларда бик күп уйналды, ул аларны сәхнәдә күреп шатлана иде. Диас үзе фәлсәфи һәм дини темаларга язган әсәрләрен киләчәктә укып аңларлар әле дип ышанып яшәде”, — дип горурланып искә алды. Дина апа һәм аның кызлары безнең музеебыз  һәм Казанбаш мәктәбенең “Туган якны өйрәнү” музее белән  элемтәдә торалар. Авыл китапханәсе җитәкчесе Рузилә Равил кызы: «Диас абый белән Динә апа 2008  елда Казанбаш авылында очрашуда булдылар. Бу Диас абыйның туган ягына соңгы кайтуы булды. Әби-бабалары яшәгән нигезгә кергәч, аның күңеле нечкәреп, күзләре яшьләнүе әле дә күз алдында тора. Аларның нигезләрендә торган кунакчыл хуҗалар белән очрашып, мәктәптә укучылар башкаруында үз әсәрләреннән өзекләр карап, олы рәхмәтләрен әйтеп киткәннәр иде”,- дип искә ала.

РСФСРның һәм ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Диас Вәлиевкә 1 июльдә 80 яшь тулган булыр иде. Ул 2010 елның 1 ноябрендә вафат булды. Талантлы якташыбызның  әсәрләре бүгенге көндә дөнья әдәбиятында лаеклы урын алды һәм бик күп милләт вәкилләре тарафыннан югары бәяләнде. Драматург һәм прозаик Диас Вәлиевнең иҗатын мактап, югары бәяләп йөздән артык әдип, галим, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе төрле матбугат чараларында бик күп бәяләмәләр, мәкаләләр, эсселар бастырдылар, бүгенге көндә алар биш йөздән артып китә. Һәр елны без бу көннәрдә якташыбыз  Вәлиев Диас Назыйх улын зур ихтирам белән искә алабыз һәм аның белән горурланабыз.

                                                                   “Казан арты” тарих-этнографмя музее

                                                                                   директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Барда җыены — 2018

                                                                       Барда белән Арча арасы…

                                                                           Җанга рәхәт йомшак һавасы,

                                                                       Арча киче, Барда таңнары

                                                                       Күңелләргә кереп каласы.

       Арча белән Барда арасы…, җиде йөз чакрым икән барасы. Менә шул ерак араларны узып без, Арча районы делегациясе, 16 июнь көнне Пермь өлкәсенең Барда районы оештырган милли бәйрәмдә катнаштык, ул анда “Барда җыены” дип атала. Районыбызның Кызыл Яр авылында туып-үскән фронтовик шагыйрь Мостафа Ногманның сүзләренә Сара Садыйкова көй язган  “Тол буйлары” җыры Барда районының гимны итеп кабул ителгән. Тантана башланганда бәйрәмдә катнашучы барлык кунакларның җырны басып тыңлауларын күреп, якташыбыз өчен чиксез горурландык. Җыенда Пермь өлкәсе губернаторы Максим Решетников, Барда районы башлыгы Сергей Ибраев һәм башка кунаклар чыгыш ясадылар.

Бу район белән безнең аралашу 1993 елдан, ягъни 25 ел  дәвам итә. Бардалылар да безнең сабантуйларны күрделәр, төрле бәйрәмнәрдә катнаштылар, мәктәп директорлары, татар теле һәм әдәбият укытучылары тәҗрибә уртаклашып яшиләр. Аннан килгән егет-кызлар Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә белем алдылар. Барда гимназисе белән Габдулла Тукай исемендәге Ашытбаш урта мәктәбе үзара хезмәттәшлек итә. Быел гына Барда гимназиясенә Габдулла Тукай исеме бирелүен белеп шатландык. Барда районы халкы Габдулла Тукайның бабасы Зиннәтулла Әмировның Кышкар мәдрәсәсендә белем алуы һәм Өчиле авылында 1864-1909 елларда муллалык итүе белән горурланып яшиләр.

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге “Яшь йөрәкләр” халык вокаль ансамбле, Флера Шакирова җитәкчелегендәге “Арча таңнары” вокаль ансамбле башкаруындагы җырларны бик яратып тыңладылар, кат-кат сәхнәгә чакырдылар. Ансамбльгә кушылып җырлаган Марат Котдусов, Нәзир Фәхретдинов, аерым җыр белән Рәсим Низамиев, баянчы Вилорик  Зиятдинов бәйрәм кунакларын рәхәтләндереп ял иттерделәр. Безнең күптәнге дустыбыз, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле, Барда районы татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Сәлим Нәҗип улы Назин: “Безнең дуслык күптән дәвам итә. Быел Барда җыенында Арча районыннан берсеннән-берсе эчтәлекле, халыкчан җырлары белән  кунаклар күңелен яулап алган ике ансамбль чыгыш ясадылар. Бөтен гомерләрен Арча районы халкына хезмәт итүгә багышлаган ветераннарның сәнгатьне шулкадәр яратуларын күреп мин бик сөендем. Киләчәктә дә очрашып яшәргә язсын”,- диде.

Барда җыены безгә бик ошады. Анда ат чабышларына зур игътибар бирелә, аны бөтен халык курсен өчен үзәк мәйданда оештыралар. Көрәш, милли уеннар, җыр-биюләр аерым урыннарда үткәрелә. Үзәк сәхнәдә концерт башлангач икенче булып ук Арча кызы Гүзәл Сафина чыгыш ясады. Ул районыбызның күренекле шәхесе Мөнәвир Ибрагимовның оныгы, Казан дәүләт мәдәният университетын тәмамлап, Барда сәнгать мәктәбендә эшли. Аның чыгышы безнең өчен  зур бүләк булды.

Бәйрәм башланганда авыл җирлекләре парады оештырылды. Без анда Сараш авыл җирлеген дә күрдек һәм  Мостафа Ногманның музеебызда саклана торган “Үлмәс чәчәк легендасы” дип исемләнгән поэмасы хәтергә килде. 1967 – 1968 елларда, ягъни 50 ел элек язылган поэмасында ул Сараш авылы егете, Советлар Союзы герое Шәрифҗан Казанбаевның батырлыгы  турында  сөйли. Без Сараш авылы мәдәният хезмәткәрләрен эзләп табып, алар белән очраштык. Мәдәният йорты директоры Ралит Шамкаев: “Мостафа Ногманның якташлары белән очрашуыбызга бик шатбыз. Без ул поэма буенча сценарийлар эшләп төрле конкурсларда катнаштык. Бөек Җиңү көненә багышлап үткәрелгән бәйгедә Пермь өлкәсе буенча икенче урынны алдык”,- диде. Безне иң сөендергәне аларның Мостафа Ногман һәм аның иҗатын тирәнтен белүләре булды. Димәк, безнең язучылар, җырчылар һәм фән эшлеклеләре Барда районы белән электән үк аралышып яшәгәннәр. Киләчәктә дә  безнең дуслык җепләре өзелмәсен иде.

                                                                                                 “Казан арты” тарих-этнография музее

                                                                                               директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов 

Алабуга шәһәренә сәяхәт

Без, “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре, 5 июнь көнне Арча районы мәдәният идарәсе, сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр белән бергә үзенең тарихи урыннары, музейлары белән билгеле булган Алабуга шәһәрендә булдык. Автобус белән булган экскурсия вакытында безне шәһәр белән таныштырдылар, шәһәрнең үткәне һәм бүгенге көне турында сөйләделәр. Музей хезмәткәрләре өчен бу сәяхәт аеруча кызыклы булды, музейларда булып үзебез өчен кирәкле мәгълүматләр тупладык, эш тәҗрибәләрен өйрәндек

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика