Яңа Кенәр урта мәктәбендә
13 апрель көнне музей хезмәткәрләре Яңа Кенәр урта гомуми белем мәктәбендә РСФСРның атказанган укытучысы, Бөек Ватан сугышы ветераны Рәгыйп Усман улы Халитов исемендәге II районара һәм VI мәктәпкүләм “Шушы яктан, шушы туфрактан без” фәнни-гамәли конференциясендә катнаштылар.
Без – Тукайлы халык
12 апрельдә Яңа Кырлай урта гомуми белем мәктәбендә Габдулла Тукайның иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган VII Республикакүләм Габдулла Тукай укулары узды. Укучылар биш төркемгә, ә укытучылар өч төркемгә бүленеп үзләренең фәнни-проект эшләрен якладылар. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы мәдәният йортында булды.
Якташларыбызны зурлап искә алдылар
Казан шәһәренең үзәк китапханәсендә язучы Гөлчәчәк Галиеваның тууына 90 ел тулу уңаеннан искә алу кичәсе булды. Аны гаилә дусты, авылдашлары Фәрит Хуҗин һәм китапханә хезмәткәрләре зур тырышлык куеп оештырган. Гөлчәчәк Галиеваның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмәне һәркем яратып карады. Кичәдә Гөлчәчәк апа һәм Әхмәт абыйның туганнары, авылдашлары, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, якташ язучыларыбыз Рәфикъ Юныс, Рифат Җамал, Вакыйф Нуриев, Татарстанның халык артистлары Шамил Әхмәтҗанов, Зөһрә Сәхәбиева, Миңгол Галиев композитор Мәсхүт Имашев, Фәнис Яруллинның хатыны Нурсия апа һәм башкалар катнашты. Алар үзләренең чыгышларында Гөлчәчәк Галиева һәм гаиләсе турында истәлекләрне яңарттылар, шигырьләр укыдылар, җырлар башкардылар.
Бергә яшәп гомер иткән киленнәре, уллары Шамилнең хатыны Марзия Галиева: “Мин бу гаиләгә килеп керүем белән бик бәхетлемен. Алар әйтеп бетергесез әйбәт кешеләр иде, без бик аңлашып гомер иттек. Беренче китабы чыккач әнием Гөлчәчәк, бу синең ярдәмең белән чыкты, мин барысына да өлгерә алмас идем, дип мине үсендерде. Кызыбыз Шамиләдә дә иҗат итү сәләте бар, бу әбисеннән килә торгандыр. Үзе медицина университетында укыса да, иҗат белән шөгыльләнергә вакыт таба. Мин әти-әниемнең киңәшләрен һәрвакыт истә тотам, алар кебек булырга тырышам”,-дип горурланып искә алды.
Кичәдә катнашкан авылдашлары аларның туган авыллары Сеҗе белән даими элемтәдә булуларын, район мәктәпләрендә һәм китапханәләрендә төрле очрашуларда катнашуларын сагынып сөйләделәр.
Мин бу очрашуда катнашып Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевларның барлык көчләрен куеп хезмәт итүләрен, үрнәк гаилә булуларын, хезмәттәшләре һәм дуслары күп булуын, аларга булган олы ихтирамны күреп якташларым белән горурланып кайттым.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Килегез сез Арча якларына!
Районыбызның Чиканас авылында туып-үскән Радик Мөхәммәтнең тууына 60 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Расих Галимзянов башкаруында әлеге җыр белән башланып китте һәм “Арча егетләре” халык җыр ансамбле башкаруында шушы ук җыр белән тәмамланды. Кичә барышында бик күп җырлар авторы, танылган баянчы Әһлиуллин Вагыйз “Чиканасым”, сәхнә ветераны Равил Габдрахманов “Зәңгәр чәчәк” җырларын башкардылар. Бу җырларның да сүзләрен якташыбыз Радик Мөхәммәт язган.
Район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов шагыйрьнең “Килегез сез Арча якларына”, “Көмеш ияр”, “Әгәр бергә булсак…” китапларын бастырып чыгаруга ярдәм иткән кеше буларак, шигырьләрне туплап чыгару тарихын сөйләде, иҗатына анализ ясады. Радикның укытучысы, аның шигырьләр яза башлавына ярдәм иткән Фәрхәт Зыятов Чиканас авылының атамасы, “Көмеш ияр” поэмасының эчтәлеге белән таныштырды һәм аннан өзек укыды. Радик укыган Өчиле мәктәбе укучылары Вәлиев Рүзәл, Чукнова Илсия аның шигырьләрен укыдылар. Тарих укытучысы Халидә Вәлиева мәктәп музеенда Радик Мөхәммәтнең беренче язган шигырьләренең кулъязмалары, әнисенең хатлары, язу машинкасы һәм башка әйберләре саклануы турында сөйләде.
Энесе Рәшит, аның хатыны Рәмзия, сеңлесе Роза, аның ире Таһир, аларның оныклары Радик абыйларына булган олы хөрмәтләрен һәм сагыну хисләрен белдерделәр. Аның үзләренә багышлап язган шигырьләрен укыдылар, истәлекләре белән уртаклаштылар, 38 яшендә араларыннан киткән абыйларына багышлап язылган шигырьләрен, шул авыр көннәрдә чыгарылган бәетләрен укыдылар. Бу урында туганнары Халидә Вафина башкаруында “Туганнарыма”җырын кичәгә катнашучылар яратып тыңладылар.
Кичә дәвамында һәркем шагыйрьнең әтисе Мәлик абыйны, әнисе Рәйсә апаны сагынып искә алдылар, Радикка ничек ярдәм итүләрен искә төшерделәр. Мәлик абыйнаң туганы Кәримә Фәйзелханова Радикның соңгы көннәренә кадәр күңелен төшермичә шигырьләр язуын, кызыклы хәлләр сөйләвен әйтеп үтте.
“Казан арты” тарих-этнография музее директоры Радик Яруллин: “ Арча” радиосында эшләгән вакытта “Зәңгәр чәчәк” җырын көнгә берничә тапкыр сорыйлар иде. Бу җырларның, кичәбездә яңгыраган шигырьләрнең авторы районыбыз егете булганы өчен сөенеп, горурланып утырдым. Бүгенге кичәдә укытучылар, китапханәчеләр, Арча педагогия көллиятенең булачак татар теле укытучылары катнаша. Һәркем якташыбыз Радик Мөхәммәтнең иҗатын киләчәк буыннарга җиткерү юнәлешендә эш алып барсын иде. Бу очрашуны оештыруга ярдәм иткән һәркемгә, аеруча туганнарына рәхмәтемне белдерәм “,- диде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов.
Казан шәһәрендә кунакта
6 апрель көнне Кәрим Тинчурин исемендәге театрда Арча якташларының очрашуы булды. Кичәгә килүчеләр музей хезмәткәрләре оештырган “Арча ягы мәгърифәтчеләре”, “Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел”, “Без — Тукайлы халык”дип исемләнгән күргәзмәләрне яратып карадылар.
Арча ягы — данлы Тукай ягы
Арча балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Арча ягы — данлы Тукай ягы» исемле проект эшләрен якладылар. Катнашучы һәр бала Арча ягының тарихын, аның матур урыннары турында фикерләрен җырлап-биеп, шигырьләр аша җиткерделәр. Бу конкурска әзерләнүгә һәрбер тәрбияченең зур көче кергән. Проектны яклаучы һәр бала үзенчәлекле, сөйләм теле бай һәм сәнгатьле иде.
“Ләйсән”леләр бәйрәм итә
27 март көнне “Ләйсән” халык вокаль ансамбленең 50 еллык юбилеена багышланган “Ләйсән моңнары” дип исемләнгән иҗат концертын карап сокландык. Күп еллар дәвамында халкыбызның моңнарын илебез күләмендә танытып, чит илләрдән килгән кунакларга тыңлатып, үзләреннән истәлекле хатирәләр калдырып, бүгенге көндә төрле төбәкләрдә яшәүче берничә буын “Ләйсән” ансамбле кызларының очрашу кичәсе булды бу.
Даны ерак-еракларга таралган “Ләйсән” кызлар җыр ансамбле Арча педагогия көллиятендә 50 ел элек оештырыла. 1968 елда Зилә Зәки кызы һәм Флорес Нәҗип улы Шәйхетдиновлар җитәкчелегендә студентлардан торган җыр ансамбле барлыкка килә. Башта алар “Романтика” исеме астында чыгыш ясыйлар, аннан соң “Дуслык” исеме белән алыштырыла. “Ләйсән яңгыры” җырын башкарганнан соң 1983 елдан “Ләйсән” исемен йөртә башлый. 2001 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карары нигезендә “Ләйсән” ансамбленә халык вокаль ансамбле исеме бирелә. Менә инде 18 ел ансамбль шушы исемне горур йөртә, ничә буын яшьләребезне тәрбияләп, үзенчәлекле юнәлеш биреп олы юлга озата.
Ансамбльнең үсеш чорында, аның концертмейстерлары Мөдәрис Сәйфетдинов, Россиянең мәгариф отличнигы Радик Садыйков һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рөстәм Вәлиевның, хәзерге вакытта баян партиясен яздыручы Наил Сәгъдиевның да рольләре зур булды. Бүгенге көн сәхнәсендәге чыгышларны заманча бизәлгән аранжировкалардан башка күз алдына китереп тә булмый. Бу вазифаны Шәйхетдиновларның улы, “Татарстан-Яңа гасыр” телерадиокомпаниясенең тавыш яздыру студиясе баш режиссёры Айрат Шәйхетдинов башкара. ”Ләйсән” ансамбленең аудиоальбомы һәм компакт-диск чыгаруда да Айратның өлеше бик зур.
Сәхнәдән сихри моң агыла… Нәфис, сылу, чибәр кызлар җырлый. Кичә дәвамында бүгенге көндә ансамбльгә йөрүче кызлар башкаруында “Чишмә” җырларына попурри, “Бәйрәм җыры”, “Зиләйлүк”, “Шәл бәйләдем”, “Тукайлы туган ягым”, “Сандугач –күгәрчен”, “Бөдрә таллар”, “Ай һай карашларың”, “Ай былбылым”, “Сабантуй”, “Без бер йортның уртак балалары” җырлары башкарылды. Зал тулы тамашачылар аларны алкышларга күмделәр.
Ансамбльдә 25 ел элек җырлаган, Иваново шәһәрендә Бөек җиңүнең 50 еллык конкурс фестивалендә лауреат булган кызларның чыгышы бәйрәмдә катнашучыларны аеруча дулкынландырды. Бүгенге көндә Арча балалар сәнгать мәктәбендә вокал, фортепиано дәресләре алып баручы “Асылъяр” балалар мода театры җитәкчесе Алинә Шиһабиева, Зилә Зәкиевнаның вокал дәресләрендә белем алган, Биектау балалар сәнгать мәктәбендә үзе дә ансамбль җитәкчесе булып эшләүче Гөлнара Кәримова, Кукмара шәһәренең балалар сәнгать мәктәбендә вокал дәресләре алып баручы, балалар ансамбле җитәкчесе Миләүшә Сафина һәм башкалар чыгыш ясап җитәкчеләрен котладылар һәм хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерделәр. 1993-1995 елларда ансамбльгә йөргән, ләкин бу кичәгә кайта алмаган Гүзәл Сафина Пермь якларыннан үзенең котлау телеграммасын җибәргән һәм сәхнәдә башкарган җырын видео аша тамашачыларга карарга мөмкинлек тудырды. Чиканас мәктәбендә укытучы булып эшләгән, 43 ел элек ансамбльгә йөргән Халидә Вафина башкаруында “Туганнар” җырын тыңлагач, ансамбльгә йөргән кызларның бай тәҗрибә туплауларына тагын бер инанасың.
Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гарифҗанов Рамиль Ильгиз улы, район башкарма комитеты мәдәният идарәсе җитәкчесе Мөхетдинов Рамиль Рафис улы, Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллияте директоры Гарипова Гөлнара Фидаил кызы үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Ансамбльнең җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Шәйхетдинова Зилә Зәкиевнага Арча район Советының Мактау грамотасы, Республикада традицион мәдәниятны үстерү үзәгенең рәхмәт хатын тапшырдылар. Бүгенге көндә җырлаучы кызларга мәдәният идарәсенең, Арча педагогия көллиятенең дипломнарын һәм рәхмәт хатларын бирделәр.
“Ләйсән” халык вокаль ансамбле күп санлы фестиваль-конкурслар лауреаты, дипломантлары, гран-при иясе. Студентлардан торган ансамбльнең составы дүрт ел саен алышынып тора. Меңләгән тамашачының мәхәббәтен яулаган, 50 еллык тарихы булган “Ләйсән” халык вокаль ансамбленең киләчәге өметле һәм бик күп еллар үзенең яңа җырлары белән сөендереп яшәр әле.
«Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов