Арча киявенә 70 яшь!

“Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре “Әкият” курчак театрында булып, балалар язучысы, тәрҗемәче, журналист Борис Вайнерның тууына 70 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсендә катнаштылар. Театр артистлары аның әкиятләрен сәхнәләштерделәр, балалар аның җырларын башкардылар, иҗатын яратучылар котлап чыгыш ясадылар. Татарстан Язучылар берлеге әгъзаләре, якташыбыз Наилә Ахунова һәм Борис Вайнер гаиләсенең иҗади уңышларын күреп горурландык.

Ленар Гобәйдуллин

Музейда Мәрҗани күргәзмәсе

Музеебызның әдәбият-сәнгать бүлегендә Шиһабетдин Мәрҗани китапларыннан һәм аңа багышланган әдәбияттан торган күргәзмә эшли.

Мәһдиев мирасы 3 нче мәктәптә

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре 3 нче мәктәптә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатына багышланган «ачык дәрес» уздырды.

Елмаеп килеп керерләр кебек…

Гөлчәчәкләр күптер, эзли китсәң,

Галиләр дә җирдә йөргәли.

Ә ул – берәү. Бөтен Җир-Галәмдә

Бердәнбер ул – Гөлчәчәк Гали.

Ике гали бергә! Бу галилек

Җылы, тыйнак, гадидән гади.

Булган алар, шөкер, булыр алар –

Әхмәт Гали, Гөлчәчәк Гали!

Үрнәк гаиләләр турында сүз чыккач, безнең күз алдына Гөлчәчәк һәм Әхмәт Галиевларның бер-берсенә булган игътибар, ихтирам белән аралашуларын күрү, үзара ягымлы сүзләр әйтешеп сөйләшүләрен ишетү искә төшә. Туган авыллары Сеҗедә “Галиябану” спектакле куелганда Галиябану һәм Хәлил булып уйнап, берничә елдан өйләнешеп, 63 ел мәхәббәтле гомер кичергән пар бит алар! Ләкин алар бүгенге көндә безнең арабызда юк. Якташыбыз, язучы Гөлчәчәк Кәрим кызы 2014 елның 11 маенда вафат булды, ”Казан компрессор машиналары төзү” заводының элеккеге генераль директоры Әхмәт Мөхетдин улы Галиев та 2015 елның 25 гыйнварында безнең арабыздан китте. Алар икесе дә туган авыллары Сеҗедә җирләнгән. Без аларны сагынып искә алабыз, чөнки алар Арча шәһәрендә һәм районыбыз авылларында еш булып, төрле очрашуларда актив катнашалар иде.Тормышта шундый парлар була, караган саен карап торасың, күргән саен тагын күреп сөйләшәсең килә.

Әхмәт абый белән Гөлчәчәк апа гаиләдә дә ир белән хатын булып кына түгел, чын мәгънәсендә җандаш, фикердәш булып гомер иттеләр.Әхмәт абый Гөлчәчәгенең әсәрләрен укучылар яратканга, зурлауларына, хатынының язучы бәхетенә ирешә алуына чын күңелдән сөенеп: “Ил-көндә — гамәлең, кулыңда – каләмең, яныңда – хәләлең нур чәчеп торганда картлык та, шатлыкка әйләнә ала шул”,- дип яшәде.

Язучы, прозаик, әдәби тәнкыйть мәкаләләре һәм публицистик язмалар авторы Гөлчәчәк Галиеваның 2001 елда “Тулгак”, 2003 елда “Өзелгән өмет”

повестьлары, 2010 елда “Газзәбану”романы, 2007 елда хикәяләре һәм олуг шәхесләребез иҗатына багышланган мәкаләләре тупланган “Күңелемә якын затлар”, 2013 елда барлык иҗаты тупланган “Әсәрләр” китаплары дөнья күрде.

Якташыбыз Гөлчәчәк Кәрим кызы 2001 елдан Язучылар берлеге әгъзасы, 2008 елда — “Сөембикә” беләзеге белән бүләкләнә, 2011 елда Татарстан Язучылар берлегенең Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясенә лаек була. Гөлчәчәк апа Галиевага 5 февральдә 90 яшь тулган булыр иде.Аның әсәрләрен әдәбият сөючеләр яратып укыйлар, олы хөрмәт белән сагынып искә алалар.

Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый туган авылларында, “Казан арты” тарих-этнография музеенда, үзәк китапханәдә, районыбыз мәктәпләрендә еш булалар иде. Аларның барлык китаплары, мәкаләләре безнең музеебызда саклана һәм без аларны төрле күргәзмәләр оештырганда бик теләп кулланабыз. Якташларыбызның тормышы яшьләр өчен үрнәк булып тора. Гөлчәчәк апа белән Әхмәт абый бүген дә безнең арада, елмаеп килеп керерләр кебек тоела.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулли Гарипов

Утар-Аты мәктәбендә

«Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре Утар-Аты мәктәбе укучылары белән очрашып, аларга хәзерге заманда иҗат итүче Арча ягы әдипләре турында «ачык дәрес» оештырды.

Парлы гомер

Әллә каян күреп алдым бу гармунчы егетне.

Елмаюы мут булса да, күз карашы өметле.

Гармун моңы, татар моңы тынмасын йөрәкләрдә.

Гармунга кушылып җырлау рәхәт шул бигрәкләр дә.

Пар күгәрченнәр кебек гомер итүче Татарстанның халык артистлары якташыбыз җырчы Рәбига Сибгатуллина һәм баянчы, композитор Фәрит Хатыйповлар икесе дә бер ук елны бер үк айда туганнар. Алар быел 70 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.

Рәбига Сибгатуллина 1948 елның 27 гыйнварында районыбызның Иске Иябаш авылында туа. Яңа Кырлай урта мәктәбен тәмамлагач Казанга килә. Теплоконтроль заводында эшли башлый һәм Сара Садыйкова җитәкләгән хорга йөри. Аның киңәше белән Габдулла Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясенә килә. Зур конкурстан узганнан соң аны 1969 елда Мәскәүгә Бөтенсоюз сәнгать студиясенә укырга җибәрәләр. Ике елдан аны уңышлы тәмамлап филармониягә эстрада җырчысы булып кайта һәм 1995 елга кадәр шунда эшли. Аның башкаруында “Гөлҗамал”, “Бер тауда ун чишмә”, “Назлы гөлкәем”, “Һаман яратам”, “Әрәм буласым килми”, “Алларын алга манам”, “Әйтергә микән, әйтмәскә микән”,”Язмышым бүләге син”, “Эзләдем бәгърем сине”, “Каз канаты”, “Гомер бер генә килә ул”, “Китмим әле яшьлегемнән”, “Без бит Арчалылар” һәм башка бик күп җырларны сәнгать яратучылар яратып кабул итәләр.

Ә Арча кияве Фәрит Хәнәфи улы Хатыйпов 1948 елның 1 гыйнварында Теләче районы Югары Кибәхуҗа авылында туа. Яшьлек еллары Теләче, Саба, Арчада уза. 16 яшеннән баянчы, музыка мәктәбе укытучысы, сәнгать җитәкчесе булып эшли башлый. Халык иҗат йортында баянчылар әзерләү курсында һәм Казан музыка училищесында белем ала, халык иҗатын өйрәнү өстендә эшли. 1972 елдан алып хәзерге вакытка кадәр Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә баянчы. Фәрит Хатыйповның төрле елларда көй язган җырлары тупланып 1998 елда “Һаман яратам”, 2003 елда “Моңлану”, 2008 елда “Синең нурың”, “2008 елда “Парлы гашыйк”, 2014 елда “Күңелем җырдан тора”исемле китаплары басылып чыкты.

Безнең музеебызда бу китаплар һәм Рәбига Сибгатуллинаның җырлары тупланган аудио, видео дисклар, иҗат концертларының афишалары, фоторәсемнәр, газета-журналларда басылган мәкаләләр саклана.

Фәрит абый белән Рәбига апаның сәхнәдәге чыгышлары, үз-үзләрен тотышлары бик табигый. Аларның бер-берсенә хөрмәт тулы карашлары, елмаюларыннан залга үзеннән — үзе җылылык, җанга рәхәтлек тарала. Сәхнәдә нинди булсалар, көндәлек тормышта да шундый алар: гади, мөлаем, кешелекле, ярдәмчел… Алар бүгенге көндә дә иҗади очрашуларда, концертларда актив катнашалар һәм тамашачыларны сөендереп яшиләр.

Без аларны юбилейлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, иҗат уңышлары, уллары Илнар, киленнәре Динара һәм оныкларының кайгыртучанлыгын, дусларының ихтирамын һәм игътибарын тоеп яшәүләрен телибез.

“Казан арты” тарих-этнография музее

директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов

Солтан Гыйлемхановның тууына 105 ел

Бүген Утар-Аты авылы мәктәбендә, «Казан арты» тарих-этнография музее хезмәткәрләре белән берлектә, РСФСРның мәгариф отличнигы, язучы, шагыйрь Солтан Гыйлемхановның тууына 105 ел тулу уңаеннан иҗат кичәсе булды. Әлеге чарада хезмәттәшләре Илсум Садыйков, Сәвия Вәлиева, Дамира Сафина һәм шагыйрьнең улы, журналист Риман Гыйлемханов катнашты.

“Мәүлид әл-Мәрҗани”

“Һәр елның үз календаре”

Музеебызның әдәбият һәм сәнгать бүлегендә “Һәр елның үз календаре” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Яңа ел бәйрәме көннәрендә музейга килүчеләр аны зур кызыксыну белән карадылар һәм үзләре дә төрле елларда чыккан календарьлар бүләк иттеләр.

Оренбург кунаклары музейда

Кышкы каникул вакытында Арча районына Оренбургтан бер төркем кунак килде. Алар районыбызның икътисади-мәдәни тормышы, крестьян-фермер хуҗалыклары белән танышты һәм, әлбәттә, «Казан арты» тарих-этнография музеенда булды.

Аудио


Башка язмалар
вход
Яндекс.Метрика